Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Октябрь » 9 » АЛТЫН НИКАХЛАР.
АЛТЫН НИКАХЛАР.
10:02

Көз- никахлашу тантаналарының ешайган чагы. Ә 1 октябрь ул яктан, гомумән рекордлы көнгә әйләнде. Менә сигезенче ел инде Халыкара өлкәннәр көнендә Саба мәдәният йортында 50 ел бергә ттигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлә. Быел да Саба муниципаль районының ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Әхмәтшина үзенә йөкләнгән шушы вазифаны тантаналы шартларда үтәде. Барлыгы 41 бәхетле пар “Алтын никахлар”китабына кул куйды ул көнне. Өлкәннәрне хөрмәләүгә багышланган “Гомер юлың белән үрнәк булып, яши алуларга ни житә” дип исемләнгән кичә әнә шулай башланды.

   Һәркем килешер: тормышыбызда төрле очрашу мизгелләре көндәлек хезмәт- мәшәкать агышы бертөрлелегеннән кайчагында төсен җуя башлаган яшәешебезне бизәми калмый. Ярты гасыр гомерне бергә яшәп, алтын уйларын бәйрәм итүчеләрне тәбрикләү дә әнә шундый бизәк, күркәм гадәт. Өлкәннәр өчен тормыш бертөрлелегеннән качу, аралашу чарасы булып әверелде ул. Тантанада авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие житәкчеләре, кадет мәктәбе укучылары, юбилярларның балалары, оныклары һәм башка якыннары катнашты. Ә 1959 елда гайлә корып, быел алтын туйларын билгеләп үтүчеләр, бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булып, сәхнә түрендә урын алдылар. Кичәне алып баручы М. Кәримов белән З. Вәлиева, иң беренче сүзне бәйрәмне оештыру комитеты рәисе Т. Шәрәфиевка биреп, аларның катлаулы да, соклангыч та булган тормыш юлларын бәян иткәндә 1-2 минутка сыешырга тырыштылар. Ә моннан ярты гасыр элек язмышларын бергә бәйләп, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагы буйлап атлап барган, күбесенең 35-45 ел хезмәт стажы булган ветераннарның һәрберсе турында аерым очерк-мәкалә язарлык.

    Бәйрәм кичәсенең иң тантаналы, иң күңелле мизгелләре якынлашып, сәхнә түренә Олы Шыңар авылыннан 58 ел бергә гомер иткән, бриллиант туйларына да житеп килуче Заһидә апа белән Габделхак абый Габделхаевлар чакырылды. Алар дүрт бала тәрбияләп үстереп, жиде онык, биш оныкчык куанычын тоеп яшиләр. Габделхак ага биш ел армиядә булган, япон милитаристларына каршы сугышта төбәүче-артиллерист булып хезмәт иткән, орден-медальләр белән бүләкләнгән.Ветеран фронт истәлекләре белән уртаклашып, сугыштан соңгы еллардагы авыр тормышны да хәтереннән үткәреп, яшьләргә киңәшләрен бирде, хәмер белән дус булмаска чакырды. Әле сентябрь аенда яшьлек туйларын уздырган парлар Диләрә һәм Нияз Хәбибрахмановларга Коръән китабын тапшырды. Шулай ук бу тантанада Олы Шыңар авылынан Гарифуллин Нурсаит белән Гамбария апа, Закиров Җиһангир белән Флүрә апа, Шайхетдинов Нуретдин белән Фалиянур апа, Хаҗиев Равил белән Дания апа, Гатиятуллин Рахимулла белән Галия апалар да катнашты.

Просмотров: 553 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Хаҗиев Равил, Гатиятуллин Рахимулла, Нияз Хәбибрахманов, Шайхетдинов Нуретдин, Гарифуллин Нурсаит, Таһир Шәрәфиев Гаптрахманович, Оет авылы, Шыңар авылы | Рейтинг: 4.5/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов