Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Август » 27 » "Яшьләрнеке яшьләрчә”
"Яшьләрнеке яшьләрчә”
08:28

    Авыллар буйлап район яшьләре  катнашындагы концерт йөргәнен ишетеп, бик кызыксынган идек. Ә менә 20 август көнне “Яшьләрнеке яшьләрчә” дип аталган концерты карау бәхетенә без – шыңарлылар да ирештек.

  Концерт Кече Шыңар мәдәният йорты каршында үтте. Кеше җыелмас дип куркуларыбыз да юкка гына булган икән. Мәдәният йорты каршысы тулы халык иде. Тамашаны күрергә дип яше, карты килгән бүген. Бер сулышта карап, җырларга кышылып биеп,катнашучыларыбызны алкышларга, чәчәкләргә күмеп, рәхәтләнеп ял итте ул көнне Шыңар халкы. Аеруча күрше авылыбыз егете Линур Биктимеров, Фәннур Гариповның җырлауларын җылы кабул иттеләр. Концертны алып баручы Гөлназ белән Айнур исә төрле кызыклы уеннар уйнатып, халыкны уятып, аларның күңелләрен күтәрделәр.Бер-бер артлы килгән машиналарга да,  соңыннан гына ява башлаган яңгырга да исе китмәде юлны тутырып торган тамашачының.”Безне шулай җылы каршы алуыгызга зур рәхмәт. Әле болай чәчәкләргә күмгән авыл юк иде, сез - беренчеләр.кабат шулай очрашулар насыйп булсын”,- дип төгәлләде алар үзләренең чыгышларын.

 Ә без, үз чиратыбызда, аларга алга таба да иҗатларында зур уңышлар,сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

                                                                                             (материалны Алисә Билалова әзерләде)                                                                                                                                              

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 584 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Гульназ, Фанур Гарипов, концерт, молодежь Сабы, Линур Биктимеров, Большой Шинар, Сабинский район, Шинар, Айнур | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов