1август – Студентлар һәм авыл яшьләре концерты -“Яңа дулкын-2009”, яңа дуэтлар, җырлар, дәртле биюләр, тамашачы белән кызыклы уеннар үткәрелде.
20 кеше,Рабгетдинова Г.Ә. , 21.00 сәг.
4 август - 1август-Тынычлык көне уңаеннан, “Күгәрчен – тынычлык кошы” дигән исем астында асфальтка рәсем төшерү конкурсы. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп каршындагы асфальтка рәсем ясап ярыштылар. Билалова Ә.К. , 15кеше, 09.00-11.00
9 август – Физкультурачылар көне уңаеннан спорт-тайм “Хәрәкәттә-бәрәкәт”. 10 кешелек команда велосипедлар белән Оет авылына барды. 2 командага бүленеп төрле ярышлар,кызыклы уеннар үткәрелде. Билалова Ә.К., Рабгетдинова Г. Ә., 14.00-16.30
13, 15 август – “Җырлый бүген бөтен дөнья” исемендә урам концертлары үтте. Кибеткә ипигә җыйналган халык алдында укучыларыбыз концерт-тамаша куйдылар. Рабгетдинова Г.Ә., 15 кеше, 10.00-11.00
17, 19 август – Иген кырында, ындыр табагында “Рәшә” агитбригадасы чыгышы:”Икмәк исе”. Үзешчәннәребез эшчеләрнең төшке аш вакытында күңелле, тирән эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Билалова Ә.К., Рабгетлинова Г.Ә., 20 кеше, 11.00-13.00
21 август - Драма коллективы чыгышы - “Утлы күмер” дип исемләнгән театраль тамаша күрсәтелде.Рабгетдинова Г.Ә., 10 кеше, 15.00-16.00
26 август – Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан “Батырлар елмаеп үлделәр” – шигъри кичә үткәрелде.”Моабит дәфтәрләре”нә күзәтү ясадык. Зиннатова, 10 кеше, 14.00- 16.00
30 август – Татарстан республикасы көненә багышлап тематик кичә: “И Казан!Серле Казан!”. Кросворд, сканвордлар чишү, викториналар үткәрелде. Билалова Ә.К., 15 кеше, 9.00-10.00
31 август – Яшьләр кичәсе: “Сау бул, ямьле җәй” исемле дискотека үткәрелде.Төрле кызыклы уеннар уйнатылды. “Тере музыкага” биюләр оештырылды. Рабгетдинова Г.Ә., 30кеше, 21.00-24.00
Яшьләр өчен бию кичәләре,дискотекалар даими үткәрдек. Шыңарның сайты өчен мәгълүматлар әзерләдек. Территорияне чистартып, гөлләрне, чәчәкләрне тәрбияләп торабыз.
Мәдәният йорты директоры Ф.Х. Садыкова
Раслыйм Олы Шынар авыл жирлеге башлыгы Р.Ф.Загидуллин
|