Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Август » 15 » "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"
10:59
2009 елның 14 август, җомга көнендә сәгать көндезге 11 дә Саба районы иҗат үзәге бинасында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип исмләнгән акция үткәрелде. Залга районыбызның төрле авылларыннан утызлап гайлә чакырылган иде. Алар арасында безнең Олы Шыңар авыл җирлегеннәндә өч гайлә бар иде. Алар Олы Шыңар авылыннан Хузиахметовалар, Шараповалар һәм Кече Шыңардан Тимергалиевлар гайләсе  иде.
   Тантананы район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов ачып җибәрде, һәм беренче тапкыр быел мәктәп бусагасын атлап керәчәк сабыйларның аркаларыннан сөеп аларга акчалата ярдәм күрсәтте. Район башлыгы дөньякүләм барган финанс кризисы вакытында, шушындый матур акцияне оештыруга һәм һәрдаим ярдәменнән ташламаган  Республикабыз президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка рәхмәт әйтүдән сүзен башлады. Рәис Нургалиевич  -"бүгенге көндә барлык гайләләрнеңдә табышлары бертигез түгел, шулай ук гайләләрдә тигез түгел, әмма сабыйларда гаеп юк, без булдыра алганча Сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз, чөнки балалар безнең киләчәгебез,- дип ассызыклады.Шулай ук районның төрле учреждение, предприятия җитәкчеләредә үз коллективларында эшләүче гайләләргә ярдәм йөзеннән акчалата ярдәм күрсәттеләр.
  Олы Шыңар авыл җирлеге Советы депутаты Исмәгыйл Ибрай улы Мөхетдиновта үзе җитәкләгән "Сабагаз" оешмасы исеменнән, безнең авыл җирлеге буенча укырга баручы сабыйларга акчалата премия бирде.
Просмотров: 608 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Исмагил Ибраевич Мухутдинов, Раис Нургалиевич Минниханов, помоги собраться в школу, акция, Шарапов, Хузиахметов, Сабыгаз | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов