Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Август » 8 » Оет башлангыч мәктәбе тормышыннан борылыш.
Оет башлангыч мәктәбе тормышыннан борылыш.
10:39

2009-2010 уку елында Оет башлангыч мәктәбендә 2 класста -10 укучы белем алачак.Аларга 1,5 ставкада -2 укытучы ,0,5 ст.-оператор, 0,5 ст.- техничка  хезмәт күрсәтәчәк.

Оет башлангыч мәктәбендә уку-укыту тәрбия эшләре программа нигезендә алып барыла.Ул уку елы башында СанПин һәм А.Ахунҗанов исемендәге О.Шыңар урта  мәктәбе тарафыннан  расланып алына һәм шуның буенча  ел дәвамында  балаларга белем һәм тәрбия бирелә.

    Мәктәп ата-аналар  белән дә нык элемтәдә тора.Тормыш- ул зур конкурентлык мәйданы.Шул дөньяда югалып калмасын өчен  укучыларны  мәктәптә үк тормышка  өйрәтергә,ягъни  конкурент  булырга сәләтле шәхес  итеп тәрбияләргә кирәк.

    Баланың әтисе яки әнисе мәктәпкә алуларын сорап  гариза  язган көннән без укытучылар һәммәбез  дә гаилә белән ныклы элемтә чараларын күрергә керешәбез.Тәрбия  чараларын тормышка  ашыруда гаилә мәктәпнең  нык терәге.

      Баланың  гаиләдә дөрес тәрбияләнүе  мәктәпнең эш сыйфатын  күтәрә,ә мәктәп исә укыту-тәрбия эшләрен   тиешле дәрәҗәдә  оештыруы белән ата-аналарда балаларның  тормышта үз юлларын  табуга  сәләтле булуларына  ышаныч    тудыра. Шуңа күрә , мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыруны иң беренче     бурыч итеп  куябыз.Гаиләнең тормыш шартларын, гаиләдә    бала тәрбияләүнең торышын бик җентекләп өйрәнәбез.

      Әти-әниләрне төзелгән программа белән  таныштырабыз.Дөрес программада күрсәтелгәнчә генә эшләргә һәм тәрбияләргә мөмкин түгел,чөнки һәр бала һәм һәр  гаилә бер-берсенә охшамаган.Әмма  программасыз эшләү дә  үзен акламый ,чөнки бер зур эшне дә төпле  плансыз җиренә  җиткереп башкарып булмый.

      Планда ата-анага бердәм таләпләр куела,алар исә үз чиратында күп кенә  ялгышлар һәм низагларны булдырмый  калырга булыша.

       Әти-әниләргә шулай ук бала өчен хезмәт  ,эстетик  һәм экологик  тәрбия бирүдә  мәктәп яны тәҗрибә       участогының әһәмиятле  булуын     аңлатабыз.  Бакчадагы аллы-гөлле чәчәкләр  тирә - юньгә ямь биреп тора . Укучылар  матурлыкны  тоя белергә , нечкә күңелле,саф хисле булырга өйрәнә. Участок укучыларны  тукландыру   өччен  кирәкле җиләк-җимеш, яшелчә белән тәэмин итүдә мөһим урын тота .

 Ашханә өчен ел дәвамын өстәмә ашату өчен яшелчәне тозлап, варенье кайнатып , кишер, суган , чөгендер әзнрләп  куябыз  . Монда барлык хезмәт тынгысыз, үз эшләренең осталары булган коллегалары , ырыясыз,хезмәт сөячән укучыларыбыз , ярдәм итәргә

 һәрвакыт  әзер торучы әти-әниләр көче белән башкарыла.Беренче

уңышны һәрвакыт бергә җыелып ,түгәрәкләнеп ,матур табын артында  авыз итәбез .

      Без шулай итеп, кечкенәдән үк хезмәтнең  әһәмиятен  аңлый белергә ,башкарган эшнең нәтиҗәсе өчен җаваплылык тоярга, хезмәтне сөяргә, башкаларның  хезмәтен  игътибар итәргә өйрәтәбез.

      Үз хезмәтенең  җимешен күрү һәркемне сөендерә.Форсаттан файдаланып эшегездә уңышлар , җаныгызга тынычлык , тәнегезгә 

сәламәтлек , бәхете телим.  

 

                                                                                                                              (материалны Оет башлангыч мәктәбе мөдире Гөлзәмия Музаффарова әзерләде)

 

 


Просмотров: 1017 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Саба, Уютска начальная школа, Уют, мәктәп, Оет, оет мәктәбе, Саба районы, Гөлзәмия, Гульзамия | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов