Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Август » 1 » ВАТАНПӘРВАР ТӘРБИЯЛИБЕЗ.
ВАТАНПӘРВАР ТӘРБИЯЛИБЕЗ.
09:42
Татарстан Мәгариф министрлыгы төп максатларны һәм бурычларны Россия Федерациясенең милли сәясәте концепциясе һәм РФ мәгарифе милли доктринасы нигезендә гамәлгә ашыра. Хәрби-патриотик тәрбия эше дә игътибар үзәгендә. Яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек, гражданлык хисләре тәрбияләүнең нигезен күпмәдәниятлелек (поликультурность) тәшкил итә. Бу – түбәндәге максатларга ирешү дигән сүз:

-         армиядә хезмәт итү яшенә җиткән егетләрне Россиянең мәдәни кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәттәге шәхесләр итеп тәрбияләү;

-         төрле халыкларның мәдәни байлык үрнәкләре белән таныштыру һәм алардан файдалану өчен күпмәдәниятле җирлек (шартлар)булдыру;

-         яшүсмерләрдә армия сафларында хезмәт итүгә шәхси караш формалаштыру һ.б

Шушы максатлардан чыгып, гомуми белем бирү мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбиянең төп юнәлешләре билгеләнә, аларны тормышка ашыру өчен түбәндәге методлар һәм алымнар  кулланыла:

-         яшүсмернең үз халкы, “Кече Ватаны” белән уртак якларын ачыклауга юнәлтелгән;

-         егетләргә кораллы көчләрнең хәзерге хәле, киләчәге, хәрби хезмәт турында мәгълүмат бирә торган;

-         физик әзерлекне ныгытуны тәэмин итүче методлар һәм алымнар.

70 еллык тарихы булган Олы Шыңар урта мәктәбендә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала да. Уңай нәтиҗәләргә ирешүдә, беренче чиратта,мәктәпнең озак еллар дәвамында формалашкан күркәм традицияләре зур роль уйный. Шыңар ягы – батырлар төбәге. Хәрби-гамәли спорт төрләреннән саналган милли көрәш мәктәбебезнең визит карточкасы дисәк, һич ялгыш булмас. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында район, республика, Россия күләмендә спорт осталары белән лаеклы горурланабыз. Сабирҗан Шакиров, Әсгать Гайфуллин, Илсур Нәбиуллин, бертуган Солтановлар, Сабировлар, Шәйхетдиновлар, Фәннур Мөхетдинов, Васил Зәйнуллин кебек дистәләгән батырларның эшен дәвам итүчеләр бүген дә бар. Тренер Илфат Нәбиуллин җитәкчелегендәге “Татарча көрәш” секциясенә йөрүче яшьләрнең уңышлары турында матбугаттан укып, радио-телевидениедән ишетеп сөенәбез.

Туган якны өйрәнү музее – мәктәбебез горурлыгыУл 1995нче елда тарих укытучысы Айдар Гарипов җиткчелегендә оештырылды. Экспонатлар туплауда укучылар, әти-әниләр, авыл халкы ярдәм итте. Музей материаллары бүгенге көндә тарих, география, әдәбият, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә, класстан тыш чаралар уздырганда киң файдаланыла. Музейда сугыш темасын, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган  экспонатлар аерым урын алып тора. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә һәм Йомгалак авылларыннан сугышка 434 кеше китә, шуларның 296сы кире әйләнеп кайтмый бүгенге көндә аларның истәлегенә авыл уртасында обелиск куелган, мәдәният йорты каршысына һәлак булучылар санынча каен агачлары утыртылган. Һәр елны 9 Май – Бөек Җиңү көнендә ветераннар белән очрашу үткәрелә, тантаналы митинг уздырыла.Укучылырыбыз ел дәвамында обелискны тәртиптә тоту буенча эзлекле эш алып баралар, 9 Май көнне аның янында почетлы каравылда торалар. Җирле үзидарә Советы буеча яңа өйләнешүче бер генә парның да сугышта һәлак булган ата-бабалары истәлегенә чәчәк бәйләмнәре куймыйча киткәне юк.

Айдар Моталлапович – “Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе дә. 2003нче елда шушы түгәрәктә шөгыльләнүче 11сыйныф укучысы Илнар Гарипов Сталинград сугышының 60 еллыгына багышлап үткәрелгән “Якташыбыз Идел өчен сугышты”(“Земляк сражался за родную Волгу”) республика акциясендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Шул ук елны ул Туган якны өйрәнү хәрәкәтенең “Ватан” дип исемләнгән XI Бөтенроссия конкурсында катнашты. Мәскәүдә үзенең бабасы – Бөек Ватан сугышы ветераны Барый Галиев турында чыгыш ясап, Россия сугыш ветераннары комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое армия генералы В.Л. Говоров кулыннан 1дәрәҗә диплом алып кайтты.

Мәктәбебез елязмасында 1979-1989нчы елгы Әфганстан сугышы темасы да аерым урын алып тора. Тоталитар совет режимының зур хатасы, үзен бер яктан да акламаган  мәгънәсез сугыш булса да, аны тарихтан сызып ташлап булмый. Бу афәтне Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаган 9 егет: Наил Гәрәев, Ринат Корбанов, Әгъзам Хаҗиев, Кыяметдин Шәрәпов, Хәлим Сабиров, Раил Ханов, Эдуард Шәймәрданов, Илдус Ибраһимов, Радик Вафин кичеп чыктылар. Ә Чулпыч авылы егете Илфат Зиннәтуллин, Тенекидән Илгизәр Харисов һәм Язлы Арташтан Фердинанд Шәйдуллин кебек, интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булды.

2001нче елда, бу язманың авторы, хәрби хезмәт нигезләре укытучысы итеп билгеләнгәч, әлеге тема мәктәбебездә кабат яңартылды. Укучылар белән берлектә әфган җиредә һәлак булган Татарстан егетләре һәм райондашларыбыз турында һәм исән-имин кайткан авылдашларыбыз турында эзләүләр алып бардык. Шул хакта мәгүлүматлар тупланды һәм “Язмыш безне сайлады” дигән албом төзелде. Шушы эзләнү эше белән 2004нче елда Сиринә Вафина район мәгариф бүлеге уздырган фәнни-гамәл конференциядә катнашты һәм 1нче урынны алды.

Моннан тыш, һәр елны 15 февральдә - әфганчылар көненә мәктәбебездә И. Зиннәтуллинга һәм ветеран әфганчыларга багышлап “батырлык дәресе” һәм тантаналы митинг үткәрелә, укучыларыбыз И. Зиннәтуллин каберенә венок куюда катнашалар, аның әти-әнисе белә очрашу уздыралар.

Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә язманың башында телгә алынган мәктәп традицияләре әһәмиятле урын алып тора. Боларга 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган җыр һәм строй смотры, “Аҗаган” хәрби-спорт уены, сугыш тематикасын чагылдырган рәсем конкурсы, “Ягез әле, егетләр!”, “Ягез әле, кызлар!” бәйгеләре һәм башка шундый класстан тыш чаралар керә.

Егетләрне армия сафларына озату безнең мәктәптә аеруча зур җанлылык белән үтә. Төрле елларда хәрби хезмәткә чакырылып, армия сафларында хезмәт иткән өч егетебез Хәмзә Хөсәенов, Марсель Сәлманов һәм Фәнүс Зиннәтов, Илнур Зарипов гражданлык бурычларын Чечен Республикасында намус белән үтәп кайттылар. Мәдәният йорты белән берлектә Солдат хатларын укыганда” дигән әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәбез.

“Минем кебек эшлә” дигән, уставта язылмаган канун бар армиядә. Педагогик коллетивыбызның яртысы дип әйтерлек ир-ат укытучылар булуы да яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә уңай йогынты ясый. Үз эшләренең осталары булган яшьләр арасында һәрвакыт үрнәк булып торалар.

Хәрби комиссариат, мәгариф, физкультура-спорт учреждениеләренең, гаиләнең тәрбия эшчәнлеге үзара тыгыз элемтәдә булганда гына, эш этаплары, эчтәлеге, метод һәм алымнар, нәтиҗәне тикшерү юллары бердәм булганда гына ил алдында куелган максатка ирешергә мөмкин.  
                                                                                           (материалны Фәннүр Галимов әзерләде)
Просмотров: 1322 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Олы Шыңар, Шыңар, тәрбия | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов