Элек-электән үк эшне өмә белән эшләү гәдате булган. Бергәлектә - көч, дигәннәр бит безнең борынгы бабаларыбыз. Чыннан да, бергә-бергә эшләү тиз дә, шул ук вакытта күңелле дә. Мондый җирдә уен-көлке, шаярулар да, берсен-берсе узып, ярышып эшләүләр дә була.
Узган шимбә көнендә, тирә-ягыбызны, авылыбызны чүп үләннәреннән, печәннән чистарту өчен, Олы Шыңар авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә чыктык. Төшкә кадәр, бердәм рәвештә, эшне җиңеп тә чыктык. Тирә-ягыбыз чистарып, матурланып калды.Матурлык дөньяны коткарыр, дигэн бит бөек бер фәлсәфәче.
(материалны Алисә Билалова әзерләде)
|