Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Июль » 28 » Күңелле ял итәбез!
Күңелле ял итәбез!
15:43

Эш үз урынында, ә ял итү... Дөрес, тырышып эшлибез, вакытында күңелле ял да итәбез без. Менә инде өченче ел рәттән  Казан шәһәренә, җәйге экскурсиягә юл алдык. Арабызда Олы Шыңар авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәп, медицина  хезмәткәрләре дә бар иде. Баруыбызның максаты – теплоход белән Идел буйлап сәяхәт итү. Әле теплоход кузгалырга хәйран гына вакыт бар иде, шуңа күрә без “Туган авылым” күңел ачу үзәгенә юл алдык. Күпләребезнең монда булганы, авыл йортлары, күренешләре белән эшләнгән ял итү урынының шундый матур, чиста булганын күз алдына китергәне дә булмаган. Чыннан да, сихерләндек без бу матурлык белән!..

   Ә Иделдә алган хис-кичерешләрне әйтеп, язып бетерерлек кенә түгел. Җәйге җылы, рәхәт көн... Бөтен тирә-якны яңгыратып татарча бию көе яңгырый... Ә татар моңы берәүне дә битараф калдырмады. Теплоходтагы кешеләр генә түгел, хәтта причалда торганнары да көйгә кушылып бии башладылар. Теплоход кузгалып китте... Теплоходта концерт башланды. Җырчыларыбыз Резедә Төхвәтуллина һәм Эльвира Разали үзләренең матур җырлары белән безне биеттеләр, күңелебезне ачтылар. Аннан бер утрауга туктап су коендык, истәлеккә фотога төштек. Кирегә кайту юлы да шулай ук күңелле булды.Бии-бии хәлдән тайдык, аяксыз кала яздык. Әмма күңелләр шат, йөзлзрдә елмаю калды.

Безгә шундый күңелле ял оештырганы өчен Җирле үзидарә башлыгы Рөстәм Фидәилевичка һәр кеше үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
                                                                               ( материалны Алисә Билалова әзерләде)
Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 628 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Казан, Туган авылым, Идел | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 1
1 Дуслар  
0
Эше барнын ашы бар.Ашы барнын ялы бар!Молодцы!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов