Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2009 » Июль » 22 » Һөнәргә тугрылык
Һөнәргә тугрылык | 22:39 |
“Туган як” акционерлык җәмгыятенең аграр хуҗалыгы баш бухгалтеры Наилә Исмәгыйль кызы Гапрерәфыйкова әлеге җаваплы вазифада инде 22 ел фидакарь хезмәт күрсәтә. Ул читтән торып Мәскәү кооперация институтының Чабаксар филиалын тәмамлаган. Башта “Авангард” колхозында хисапчы булып эшләсә, 1992 елдан аңа баш бухгалтер вазифалары йөкләнә. Найлә Гаптерәфыйковага үзгәртеп кору, базар икътисадына күчеш сынауларын узарга туры килгән. Әмма үз эшенә тугрылык, күндәмлек һәм тырышлык кебек сыйфатларга ия булган Наилә ханымны андый гына авырлыклыр куркытмаган. Бүгенге эш шартларын ул еллар еллардагы белән чагыштырсаң - җир белән күк аермасы. Хәзер бухгалтерия эшләре тулысынча компьютер ярдәмендә алып барыла. “Элекке кебек исәп-хисап, язу-сызулар папка-папка булып өйгә кайтмый инде, замана техникасы эшебезне күпкә җиңеләйтте”,- дип елмая Наилә ханым. Авыл хуҗалгы җитештерүендә исәп-хисап өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм олы юбилее уңаеннан Наилә Гаптерәфыйкова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
|
Просмотров: 622 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: Туган як, Шыңар, Исмәгыйль, авангард, Наилә, Саба
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|