Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Июль » 21 » Саба районы Кече Шыңар мәдәният йорты “Әлфия” халык бию төркеме.
Саба районы Кече Шыңар мәдәният йорты “Әлфия” халык бию төркеме.
08:12

 Шыңарда бию сәнгатенең 42 еллык данлы тарихы бар. 1968 елда Нәгыйм абый Нигъмәтҗанов оештыра беренче бию төркемен. Менә алар беренче биючеләр:

Нигъмәтҗанов Нәгыйм, Гәрәева Ләлә, Галявин Гыззетдин, Сафиуллина Рәзимә, Вафин Альберт, Садриева Мәрьям, Гыймадиев Фоат, Гәрәйханова Әлфия, Гыйззәтуллин Ильдус, Кыямова Розалия, Миннеханов Хәлит, Нуриева Гөлсинә.

Бу төркем Сабада уздырылган ярышта 1 урынны ала һәм баян белән бүләкләнә. Аннан соң Кукмарада уздырылган зона смотрында катнашалар һәм телевидениедән чыгыш ясыйлар. Күлмәк һәм алъяпкычларны үзләре тегәләр.

1974нче ел. Биючеләр Нәбиуллина рушания, Яруллина Илсөяр, Галявина Альфира, Бәширова Гөлсинә, Усманов Илдар, Солтанов Мәгъсут, Бәширов Әнәс. Биюне куючы- укытучы Әлфия Хәлиуллина.

1977нче ел биючеләре – 1962 елгылар була. Менә алар: Билалова Әлфия, Шәйдуллин Илфат, Тимергалиева Диләрә, Шигапов Зөфәр, Сахипова Фирдәвес, Зиннәтов Харис, Латыйпова Венера, Мингазов Фәнис, Сафина мәгъшия, Гарипов Мәүлет. Ул елларда Шыңар урта мәктәбенә пионервожатый булып эшләргә Сабадан Гөлсинә апа Вәлиева килә. Биюләрне дә шул куя. Бу төркем дә зур уңышларга ирешә, күп кенә авылларда концертлар белән чыгыш ясыйлар.

1985 нче ел. Ул елларда әле колхоз бухгалтериясе документларында мәдәният эшләренә фәлән сум акча тотарга дигән статья була. Ул чакта колхоз рәисе булып Зәйнетдинов Илдус Йосыпович эшли. 6 мең сумлык бию костюмнары  һәм читекләр тектерелә.(Чагыштыру өчен: ул елларда “Волга” машинасы 7 мең).

Бию түгәрәкләренә йөрүчеләрнең сәнгать юлын сайлавы куанычлы күренеш. Шундыйлардан: О.Шыңардан – Хаҗиева Алсу. Ул хәзерге вакытты Түбән Кама яшьләр театрында эшли. 1996нчы елда Питрәчтә “Питрәч чибәре” конкурсында 1урынны ала.

К.Шыңардан Ризәлә Фәттәхова. Ул Татарстан телевидениесендә “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруында баш мөхәррир булып эшли.(хәзерге көндә, кияүгә чыгу сәбәпле бу эшендә түгел).

Саба кызы- Гөлзилә Минзаһитова. Ул Алабуга мәдәният училщесын тәмамлады.Хәзер Саба мәдәният йортында эшли.

 Сабай кызы Тимерханова Роза Алабуга мәдәният училищесында читтән торып китапханә бүлегендә укый, Миңгәр клубында эшли.

О.Шыңардан – Габделхаев Марат. Казанда берничә ел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли, рольләрне матур уйнавы белән сокландыра.

О.Шыңардан - Әхмәтова Гүзәл. Ул Казан музыка училищесын тәмамлый. О.Шыңардан – Ләйлә Сөләйманова.Студентларның “Ягымлы яз” фестивалендә (1997нче ел) 2дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Аның ире дә К. Тинчурин театры артисты – Харис Хөснетдинов.

1997нче ел, февраль. Кече Шыңар кызы Рәхмәтуллина Айгөл Теләченең 5 еллык юбилей тантанасында украин кызлары биюен биеп, 2 дәрәҗәдә диплом белән бүләкләнә.

1998нче ел, март. О.Шыңардан Газизҗанова Илнара Саба районында үткәрелгән “Нәүрүз чибәре” конкурсында 1нче урынны ала.

К.Шыңардан Гөлсем Вафина(Рәбгутдинова). Алабуга мәдәният училищесының режесура бүлеген тәмамлады. Хәзерге вакытта Шыңар мәдәният йортында эшли.

К.Шыңардан Фәридә Тимергалиева. Ул Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академияснең методист-оештыручы бүлеген тәмамлады, Шыңар мәдәният йортында эшли.

1993нче елда бию төркеме оешканга  1998нче елда – 30, 2008нче елда 40 ел тулу билгеләп уздырылды.Кичәгә бик күп кунаклар килде. Бию төркеме Татарстан Республикасы Саба район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бүгенге көндә бию түгәрәгенә 50кеше йөри, 3 төркем эшли.

                                                                                                                                      (Билалова Әлфия, 2002нче ел.)

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 730 | Добавил: Glavapocelenya | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов