Олы Шыңар "Әлүки" балалар бакчасындагы бүгенге көнгә яңалыклар
Бүгенге көндә Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасына 20 бала йөри. Бакчада балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Җәй айларында бакча хезмәткәрләре яшелчә бакчасы һәм чәчәклекләрдә шөгыльләнә. Балалар бакчасының тирә- ягы аллы- гөлле чәчәкләргә күмелде. Бакчадан 50 кг виктория җиләге һәм 47 кг карлыган җыеп кайнатма ясалды. Тиздән бакчада кыяр- помидор һәм башка яшелчәләр дә өлгерәчәк. Үзебезнең бакчада үскән яшелчә, җиләк- җимеш тәмле дә, шулай ук витаминнарга да бик бай.
(Материалны балалар бакчасы мөдире Сахипова Лилия Мансур кызы әзерләде)
|