13 июль – балыкчылар көне. Шул унайдан без, мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы хәм Кече Шыңар малайлары арасында балык тоту ярышы уткәрдек. Хәбәрне ишетү белән малайлар җыелышып, велосипедларына атландылар да, Мишә буена ашыктылар. Көн дә кояшлы, матур! Табигать кочагында балык тотып, су кереп, күңел ачу өчен менә дигән!
«Балык кап, кап, кап,
Яр өстендә ялтырап ят!»
Шушы тылсымлы сузләрдән соң кармаклар салынды.Көтәбез…кайсы бәхетлесенә әләгер икән беренче балык? Ә ул озак көттермәде-е-е. Данис шул арада кечкенә генә булса да балык тотты. Аның артыннан бүтәннәр дә калышмады. Ярышны төшерергә Саба телерадиокомпаниясе дә килгән иде. Безнең кечкенә балыкчыларыбыз белән кызыксынды алар.
Хәр ярышның нәтиҗәсе була бит. Без дә иң күп балык тотучыбызны билгеләдек. Ул – 10 балык тоткан малаебыз – Гыйлметдинов Данис. Аннан әз генә калышып, 7 балык каптырып, икенче урынны Загидуллин Рәмис алды. Калганнар исә «Иң оста балыкчы», «Иң яшь балыкчы», «Иң тәвэккәл балыкчы» исемнәрен бүлештеләр. Балыкчыларыбызга истәлекле буләкләр тапшырылды. Ә ярыштан соң су коенып, күңелле генә өйләргә таралыштык.
(материалны Алисә Билалова әзрләде)
|