Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Сентябрь » 4 » 1 нче сентябрь иртәсе ...
1 нче сентябрь иртәсе ...
08:38

 

           1 нче сентябрь  иртәсе ... Һәркемнең күңелендә якты бер истәлек булып сакланучы мизгелләр... Олы тормышка юл нәкъ менә мәктәп бусагасыннан башлана да инде.

            Җәйге озын яллардан соң Олы Шынар урта мәктәбе укучылары да,укытучылар да бу бәйрәмне сөенеп көтеп алдылар.Ничек инде сөенмисең,яңача җиһазландырылган, якты,матур,гөл – чәчәклэргә күмелгән мәктәп каршы ала ич аларны!

            Бәйрәмне чыгарылыш сыйныф укучылары башлап җибәрде.Шигъри юллар һәм котлаулардан соң сузне мәктәп директоры Хәмит Габдерәшит улы Гаптерафиков алды. Ул узенең чыгышында укучылар,укытучылар,килгән кунакларны бәйрәм  белән котлады,уз- ган уку елында олимпиадаларда,иҗади эшлэрдэ,”Зирәк тиен”конкурсында алдынгы урын- нарны яулаган  укучыларга мактау кәгазьлэре тапшырды.

            Җирле җитәкчеләр һәм районнан килгән кунаклар арасыннан да тэбрикләүләр күп булды. Саба районы финанс бүлеге мөдире Шәмсүн Әкбәрович Сөнгәтов Олы Шынар авылыннан биш бала анасы Галимова Гөлнур Гәбделбәр кызына “Ана даны”медале тап- шырды һәм авылның киләчәге – балаларда,туучылар саны күп булса,мәктәп һәм балалар бакчасы эшләп торса, авыл яшәячэк,-дип сузен тәмамлады.

             Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин 1 сыйныфка килүче укучыларны тәбрикләп,Олы Шыңар авыл җирлеге Советы депутаты җитәкләгән “Сабагаз” оешмасы началнигы Исмәгыйль  Ибраевич тарафыннан бирелгән  1 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды.

             “Туган як”акционерлык  җәмгыяте һәм Оет бригадасы  җитәкчеләре Рөстәм Мәҗит улы һәм Алмаз Габделхак улы җәй көне күмәк хуҗалыкта тырышып эшләгән укучыларга премиялэр тапшырып үттеләр.

               Котлаулардан соң сүзне 1нче сыйныф укучылары алды.Аларнын чыгышлары җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.Чыгарылыш сыйныфта укучы кызы хэм тәүге тап- кыр мәктәпкә килгэн улын тәбрикләп башкарылган 4 бала атасы Галинур Хуҗиәхмәтов-ның “Мин кырларга гашыйк” дип аталган җыры кичәгә ямь  өстәде.

               Барлык чыгышлардан соң  әти-әниләре,беренче укытучылары хәерле юл теләп  “беренчеләр”не олы юлга,белем иленә озатып калдылар.

 

                                                                                                                                                (материалны Фәридә Хәйдәр кызы әзерләде)
Просмотров: 836 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Исмагил Ибраевич Мухутдинов, Сабы, Сунгатов Шамсун Акберович, ГАЗ, праздник, Сабыгаз, депутат, Шинар, 1 сентября, Галимова Гульнур | Рейтинг: 4.3/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов