Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Доска объявлений Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Доска объявлений » Информация

В категории объявлений: 94
Показано объявлений: 41-60
Страницы: « 1 2 3 4 5 »


Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам
   16 декабрь көнне Олы Шыңар авыл җирлеге буенча коры көн күреш калдыклары җыйналачак. Шунлыктан урамга капчык- тартмалар белән булган коры көк - күреш  калдыкларыгызны чыгарып куюыгыз сорала.
Информация | Просмотров: 235 | Дата: 03.12.2011 | Комментарии (0)

 5нче ноябрь көнне Казан каласының Чех базарында Олы Шыңар авыл җирлеге сату итәчәк. Үзегезнең хуҗалыгыгызда җитештерелгән, кулдан ясалган  ясалмалар, үстерелгән җиләк җимеш, кайнатмалар, сөт, йомырка булса авыл җирлеге бинасына алып килеп тапшыра аласыз.
Информация | Просмотров: 269 | Дата: 01.11.2011 | Комментарии (0)

  5нче ноябрь көнне Саба район үзәгендәге спорт сараенда "Саба таңнары" гәҗите призына бәйге үткәреләчәк. Анда безнең авыл җирлегеннән дә команда куелачак. Көрәштә катнашырга теләүчеләр Набиуллин Илфатка языла алалар.
Информация | Просмотров: 271 | Дата: 01.11.2011 | Комментарии (0)

 4нче ноябрь көнне Шыңар мәдәният йортының спорт залында яшьүсмерләр арасында зона ара көрәш бәйгесе үткәрелә. Карарга килергә онытмагыз. Башлана 9.00
Информация | Просмотров: 274 | Дата: 29.10.2011 | Комментарии (0)

   4 май көнне Олы Шыңар авыл җирлеге буенча коры көн күреш калдыклары җыйналачак. Шунлыктан  урамга капчык- тартмалар белән булган калдыкларыгызны чыгарып куюыгыз сорала.
Информация | Просмотров: 300 | Дата: 01.05.2011 | Комментарии (0)

Утырту өчен симәнә бәрәнгесе кирәк кешеләрнең авыл җирлеге Советына мөрәҗагат итүләре сорала.
Информация | Просмотров: 280 | Дата: 29.03.2011 | Комментарии (0)

    Барыгызны да шимбә, 19 март көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йортына нәүрүз бәйрәменә чакырып калабыз. Анда Сезне карга боткасы, чәй, шашлык һәм төрле спорт уеннары көтәчәк.
Информация | Просмотров: 423 | Дата: 17.03.2011 | Комментарии (0)

                                        Хөрмәтле хатын кызларыбыз!
 
   Язлар һәрберегезгә дә яңа куанычлар, бәхет-шатлыклар гына алып килсен, кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Һәр туган иртәдә кояш сезне сәламләп елмыйсын иде. Изге теләкләр сезгә, гүзәл затларыбыз!
        Ихтирам белән Олы Шыңар авыл җирлеге Советы.
Информация | Просмотров: 329 | Дата: 07.03.2011 | Комментарии (0)

                           Кунаклар, дуслар игътибар!
 
    23нче февраль көнне кичке 19.00 дә Оет авылы клубында Олы Шыңар авыл җирлегенең үзешчәннәре катнашында әзерләнгән зур программалы концерт куелачак. 24нче февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортына Лесхоз авыл җирлегенең үзешчәннәренең килүе көтелә. Ә инде 25нче февраль көнне Шыңарлылар Лесхоз бистәсенең мәдәният йортында отчет концерты белән чыгыш ясарлар дип көтелә. Рәхим итегез,Сезне көтеп калабыз!
Информация | Просмотров: 380 | Дата: 17.02.2011 | Комментарии (0)

                                                           Авылдашлар игътибарына!
   19нчы февраль көнне Казан каласының Чех базарында ярминкә үткәрелү сәбәпле, хуҗалыкта җитештерелеп, үзегездән артып калган  барлык төр товарларны авыл җирлеге Советына тапшыруыгыз сорала. Сезнең товарларны, үзегез куйган бәядән сатып, акчасын үзегезгә тапшырачакбыз.
Информация | Просмотров: 329 | Дата: 12.02.2011 | Комментарии (0)

 12чне февраль көнне  10.00дә Олы Шыңар авылының бозында "Шыңар" командасы белән "Вымпел" командасы очрашачак. Карарга килегез!
Информация | Просмотров: 308 | Дата: 11.02.2011 | Комментарии (0)

  12нче февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлеге буенча массакүләм чаңгыда йөрү үткәреләчәк. Җыелу урыны Олы шыңар авылында 12.00 сәгатьтә мәктә янында, Оет авылында шул ук вакытта   клуб янында.
Информация | Просмотров: 272 | Дата: 11.02.2011 | Комментарии (0)

   23нче февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  авыл җирлегенең отчет концерты булачак. Барыгызныда көтеп калабыз.
Информация | Просмотров: 352 | Дата: 07.02.2011 | Комментарии (1)

    2011 елның 25нче гыйнвар көнендә Кече Шыңар авылының мәдәният йортына Татарстан Республикасының атказанган артисты, күренекле музыкант  Закир Шаһбан концерт белән киләчәк. Тамаша карарга Сезне көтеп калабыз!
Рәхим итегез!
Информация | Просмотров: 293 | Дата: 22.01.2011 | Комментарии (0)

         Спорт сөючеләр игътибарына!
   23нче гыйнвар көнне Олы Шыңар авылының бозында"Шыңар" авылының җыелма хоккей командасы белән Тимершык авылы хоккей командасы көч сынашачаклар. Брыбызда  хоккей карарга!
Информация | Просмотров: 299 | Дата: 22.01.2011 | Комментарии (0)

 Спорт сөючеләр игътибарына!
 
   2010 елның 8нче гыйнвар көнендә Шекше авылының бозында Шыңар авылының җыелма командасы белән Шекше авылының җыелма командасы очрашуы көтелә.Карарга теләүчеләрне сәгать 10.00 мәдәният йорты каршыннан автобус алып китәчәк.
Информация | Просмотров: 331 | Дата: 07.01.2011 | Комментарии (0)

Авылдашлар, кунаклар!!!
 
   Сезне барыгызны да 8нче гыйнвар көнне 20.00 кече Шыңар мәдәният йортына лотерея уеннары уйнарга чакырып калабы. Лотерея билетларын алдан алып куюыгыз сорала.
Билет бәясе бары 100 сум.
Информация | Просмотров: 412 | Дата: 07.01.2011 | Комментарии (0)

  26нчы ноябрь көнне 17 сәгатьтә Кече Шыңар мәдәният йортының спорт залында зона ара минифутбол уеннары буенча командалар очрашуы булачак. Бәйгедә Мичән, Симет, Тимершык һәм Шыңар авыл җирлегеннән командалар катнашачак. Спорт сөючеләрне бәйгедә көтеп калабыз.  
Информация | Просмотров: 329 | Дата: 25.11.2010 | Комментарии (0)

 6нчы ноябрь көнне Саба спорт  - мәдәни үзәгендә татар көрәше буенча  команда ярышлары үтәчәк. Шунлыктан, "Шыңар" командасында катнашырга теләгән барлык спорт сөючеләрнең Набиуллин Илфатка язылуларын сорыйбыз.
Информация | Просмотров: 281 | Дата: 25.10.2010 | Комментарии (0)

    2010 елның 10нчы октябрь  көнне "Олы Шыңар авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органы депутатларын сайлау булачак. Сезне, барыгызны да сайлау участокларында көтеп калабыз.
                                                                                                                        Сайлау комиссиясе.
Информация | Просмотров: 301 | Дата: 04.10.2010 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов