Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Доска объявлений Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Доска объявлений » Информация

В категории объявлений: 94
Показано объявлений: 21-40
Страницы: « 1 2 3 4 5 »


Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам
                                                                 Чулпыч авыл халкы игътибарына!
 
   Чулпыч авылының зиратында корган агачларны кисү өчен алгы яктагы чардуганнарны алып куюыгыз сорала. Сентябрь ае ахрында зиратта агачларны кисү буенча өмә үткәреләчәк.
Информация | Просмотров: 250 | Дата: 18.09.2012 | Комментарии (0)

Саба районы Шыңар авылында туып, читтә яшәүче авылдашлар игътибарына! Хөрмәтле авылдашлар, Кече Шыңар авылының зират коймасы нык тузганлыктан, тимердән эшләү өчен матди ярдәм сорала. Әгәр Сез, Кече Шыңар авыл зиратын ремонтлауда үзегездән өлеш кертәсегез килсә түбәндәге счетка акча сала аласыз:

ОАО "Ак Барс”
Банк БИК 049205805
ИНН 1653001805
Кор.счет 30101810000000000805
ОГРН 1021600000124
КПП165801001
Фонд "Шинар”
Расчетный счет № 40703810945200000149
Информация | Просмотров: 266 | Дата: 18.09.2012 | Комментарии (0)

 Шыңар авылының мишә буенда 12.06.2012 көнне көндезге 12дә Сабантуе булачак. Сезне анда җырчылар, уен көлке, төрле уеннар, күп итеп бүләк һәм салют көтәчәк.
Информация | Просмотров: 299 | Дата: 09.06.2012 | Комментарии (0)

   9нчы июнь  көнне Кече Шыңар, Оет һәм Чулпыч авылларында, 10нчы июнь  көнне Олы Шыңар авылында  бирнә җыелачак.
Информация | Просмотров: 273 | Дата: 09.06.2012 | Комментарии (0)

4 - 19 июнь көннәрендә авылларда коры көн күреш калдыкларын җыйнау оештырыла. Булган чүп - чарны капчыкларга тутурып урамга чыгарып куюыгыә сорала.
Информация | Просмотров: 305 | Дата: 04.06.2012 | Комментарии (0)

                                                                ИПТӘШЛӘР!
 
 
    1 май көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч авыл зиратында, ә 2 май көнне Оет авыл зиратында өмәләр үткәрелә. Һәр хуҗалыктан кимендә 1 кеше катнашу сорала ( балалар һәм хатын кызлар да ярый).
Информация | Просмотров: 251 | Дата: 27.04.2012 | Комментарии (0)

  30 апрель көнне, Шыңар мәдәният йортында, кичке 20.00, Арча педогогик көллияте коллективы көче белән әзерләнгән зур концерт булачак. Керү бәясе бары 50 сум. Көтәбез.
Информация | Просмотров: 294 | Дата: 26.04.2012 | Комментарии (0)

  27 -29 март көннәрендә Олы Шыңар авылында ( клуб каршында) күчмә мобиль флюрография кабинеты тикшерү үткәрәчәк. Тикшерү вакыты җиткән барлык кешеләрнең килүләре сорала.
Информация | Просмотров: 286 | Дата: 28.03.2012 | Комментарии (0)

  Шибә, 31 март көнне Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу көнне сезне шашлык, карга боткасы, ярминкә, төрле спорт уеннары ( шашка, көрәш, кызыклы эстафета) һәм башкалар көтәчәк.
Информация | Просмотров: 299 | Дата: 26.03.2012 | Комментарии (0)

  17 нче март көнне Кече Шыңар мәдәният йортына кичке сәгать сигездә җырчы Тәслимә Низами үзенең иҗатташ дуслары белән килә. Концерт карарга килегез. Бәясе нибары 100 сум.
Информация | Просмотров: 287 | Дата: 12.03.2012 | Комментарии (0)

   2 март көнне Оет авылының клубында сәгать 15.00дә район башлыгы Рәис Минниханов  авыл халкы белән очрашачак. Булган сорауларыгыз белән соңа калмыйча клубка килүегез сорала.

Информация | Просмотров: 232 | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

  3 март көнне 2011 - 2012 хоккей сезонын ябу уңаеннан Шыңар авылындагы бозда сәгать 11. 00  "Шыңар" авыл яшьләре командасы "Шәмәрдән" командасы белән, ә 13.00 "Шыңар" укучылары командасы "Шәмәрдән"  укучылары командасы белән очрашачак. Килегез, монда эссе булачак!!!
Информация | Просмотров: 262 | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

 4 март көнне Россия Президентын сайлау булачак. 4 март көнне иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 кадәр барыгызда паспорт белән сайлауларга!
Информация | Просмотров: 299 | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

11.02.2012 көнне авылларда чүп җыйналачак. булган коры көн күреш калдыкларын капчыкларга тутырып юлга чыгарып куюыгыз сорала.
Информация | Просмотров: 264 | Дата: 10.02.2012 | Комментарии (0)

 Мини футбол уенынды  Саба районының Шыңар зонасында беренчелекне яулаган "Шыңар" командасы Шәмәрдән авылында 3,6,7,8 февраль көннәрендә уеннарны дәвам итәчәк. Катнашырга һәм уеннарны карарга теләүчеләрне кич белән сәгать җидедә мәдәният йорты каршыннан автобус алып китәчәк.
Информация | Просмотров: 278 | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

 Урамда 30 градустан түбән салкыннар тору сәбәпле 3.02.2012 көнне авылларда чүп җыйнау һәм "Шыңар" командасының хоккей уеннары кичектерелеп торачак.
Информация | Просмотров: 279 | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

 Пассаҗирлар булмау сәбәпле бу  атнадан Саба - Шыңар -Оет автобус маршруты туктатыла.
Информация | Просмотров: 260 | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

  Иртәгә, 11нче гыйнвар көнне сәг. 10.00 алып 11.00 кадәр Олы Шыңар авыл җирлеге Советында Саба районы полиция бүлеге җитәкчесе Гильманов  Р.А. гражданнарны борчыган сораулары белән кабул итә.
Информация | Просмотров: 278 | Дата: 09.01.2012 | Комментарии (0)

 5нче гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында сәгать 9.00 балалар өчен чыршы бәйрәме үткәреләчәк. Бәйрәмдә лотерея уены, кыш бабайны каршы алу, чыршы тирәли уен- җырлар һәм башка кызыклы уеннар булыр дип көтелә. Көтеп калабыз.
Информация | Просмотров: 283 | Дата: 04.01.2012 | Комментарии (0)

 5нче гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл җирлегенә кергә авыллардан чүп җыйналачак. Булган коры көн күреш калдыкларыгызны урамга тартма, капчыкларда чыгарып куюыгыз сорала.
Информация | Просмотров: 251 | Дата: 04.01.2012 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов