Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Доска объявлений Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Доска объявлений » Предложение

В категории объявлений: 10
Показано объявлений: 1-10


Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам
                Хөрмәтле авылдашлар, дин кәрдәшләр!
 2010 елның 31нче июль көнендә, сәгать 10.00 Саба районының Оет авылында мәчет ачу тантанасы  булачак. Сезне барыгызны да бу чарада катнашуда көтеп калабыз.
   Сезне көтеп Оет авыл халкы.
Предложение | Просмотров: 336 | Дата: 22.07.2010 | Комментарии (0)

                                Гражданнар игътибарына.
   Һава торышы явымсыз һәм югары температурада тору сәбәпле янгын чыгу куркынычы артты. Шунлыктан хуҗалыкларда электр приборлары белән эшләүгә игътибарны арттыруны, өйдә караучысыз балаларны калдырмауны, хуҗалыклкта ачык ут белән эш итмәүне сорыйбыз.
Урманда, посадкаларда һәм коры елгаларда учак ягу катгый тыела.
                                                                                                   Авыл җирлеге башлыгы.
 
Предложение | Просмотров: 400 | Дата: 21.06.2010 | Комментарии (0)

                                Көрәш була!
 
 29нчы ноябрь көнне Олы Шыңар мәдәният йортында 1995 – 1997 нче елгылар һәм аннан да түбән яшьтәге малайлар арасында (26,33,40,43,46,50,55,60,65,70,75 килограммлы үлчәү категорияләрендә) милли көрәш буенча район ярышы үткәрелә, Бәйгенең башлану вакыты – 9 сәгать 30 минутта.
Предложение | Просмотров: 383 | Дата: 28.11.2009 | Комментарии (0)

                                        Хөрмәтле Хәмит Гаптерәшитович!

 
       Сезне 50 яшьлек алтын юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның  игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. 
  
        Илленче көз Сезнең бусагада
        Илленчесе, түгел йөзенче
        Узсын әйдә, картайсыннар еллар
        Тик картайтмасын бары күңелләр
.
                                                       Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
                                                       Янып торсын җәйге учактай
                                                       Саулык, байлык, күп шатлыклар
                                                       Чиксез булсын язгы офыктай    
 
                      Иһтирам белән Олы Шыңар авыл җирлеге Советы коллективы.                                                         .
 
Предложение | Просмотров: 3880 | Дата: 10.10.2009 | Комментарии (1)

Хөрмәтле Олы Шыңар урта һәм Оет башлангыч мәктәбе укытучылары!

  Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була.
  Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
   Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.

                                                            Иһтирам белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин.

Предложение | Просмотров: 56411 | Дата: 05.10.2009 | Комментарии (392)

Коммерческое предложение
Предприятие "Промтрактор" поставляет трактора и трубоукладчики на рынок России с собственного склада в Чебоксарах.
ООО "Промтрактор",город Чебоксары, организовано в 2003 году. Начинали свою деятельность с поставок запасных частей на гусеничные трактора Т-25, Т-35-01, Т-330, Т-321, Т-500, ТГ-503, Т-502.С 2004 года компания начала самостоятельную сборку и ремонт тракторов. Преимущества покупки в "Промтрактор":
надёжность
 оперативность
100% комплектация заявки
поставка только качественных тракторов
низкие цены
гарантии
индивидуальный взаимовыгодный подход к каждому заказчику
Перечень тракторов и их стоимость
 Трактор Т-25.01 - 7 000 000-00
 Трактор Т-35.01 - 9 000 000-00
 Трактор Т-170  ---  2 000 000-00
 Трактор Т-330   -   5 000 000-00
 Трактор Т-500   -   7 000 000-00
 Трактор Б-10     -   3 000 000-00
 Трактор Т-11     -   5 500 000-00
 Трубоукладчик Т-321 - 7 000 000-00
Классификаторы
Классификатор спиральный   КМ 1 КСН - 12х65                                             96/18                    1652000,00
Классификатор спиральный   КМ 1 КСН -  15х82                                             120/23                  2282000,00
Классификатор спиральный   КМ 1 КСН -  20х85                                             220/37                  3080000,00
Классификатор спиральный   КМ 1 КСН - 24х92                                             300/51                  3675000,00
Конвейер ленточный                           КЛ 10/30                                                                                1120000,00

Предложение | Просмотров: 418 | Дата: 23.09.2009 | Комментарии (1)

                                     Олы Шыңар авыл җирлеге граҗданнары игътибарына!
 
 
   Алдагы көннәрдә район үзәгеннән бер төркем, махсус оешкан чисталык буенча комиссия Олы Шыңар авыл җирлегенә төшүе көтелә. Комиссия составында экология инспекторы, экология милиционеры телевидение хезмәткәрләре булачак. Соңыннан күңелсез хәлдә калмавыгыз өчен  хәр хуҗалыкның урам ягындагы төзелеш материалларын алып бетерүен, койма каршындагы чүп үләннәрен чабуын сорыйбыз.
                                                                               
 
                                                                              Авыл җирлеге Советы.
Предложение | Просмотров: 450 | Дата: 25.07.2009 | Комментарии (2)

                               Гражданнар ихтибарына!
   Хөрмәтле Шыңарлылар. Авыл эчендәге чүп уләннәре усеп, авылларыбызны ямьсезләп тору сәбәпле, хәр гайләгәдә узенең хужалыгы тирэсен хэм йорт каршындагы юл кырыйларын чуп уләннәреннән арындыруы сорала.
  Ихтирам белэн Олы Шыңар авыл җирлеге Советы. 
Предложение | Просмотров: 515 | Дата: 17.06.2009 | Комментарии (3)

                                            Гражданнар ихтибарына!
   Соңгы көннәрдә һава температурасының нык кутәрелеп коры көннәр  тору сәбәпле авылларда ут чыгу куркынычы артты. Шуны истә тотып тубәндәгеләрне тәкъдим итәм:
1. Өйдә ялгызы гына балаларны калдырмаска;
2. Балаларга янгын куркынычсызлыгы тәртипләрен аңлатырга;
3. Хуҗалык янында чуп яндырмаска хәм ачык ут белэн эшләмәскә;
4. Хәр йорт каршында запас су хәм ком булдырыга.
                    
                                     Авыл жирлеге башлыгы : Рөстәм Заһидуллин
 
Предложение | Просмотров: 524 | Дата: 15.06.2009 | Комментарии (0)

     Хөрмәтле Шыңарлылар, кайткан кунаклар!
Сезне 2009 елның 13 нче июнь көнне, сәгать 12.00  Шыңар авылы  сабан туена чакырабыз.Бэйрәм белән сезне.
         
                                                                       Сабантуй комиссиясе.
Предложение | Просмотров: 570 | Дата: 06.06.2009 | Комментарии (6)

Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов