Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2013 » Февраль » 07
   7 февраль көнне Шыңар мәдәният йортында "Туган як" җәмгыятенең еллык отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта Саба район азык - төлек идарәсе начальнигы Гафур Шәйхулла улы катнашты. Җәмгыятнең җитәкчесе Алмаз Гариповның чыгышыннан күренгәнчә җәмгыяттә отчет елында терлекләргә азык хәзерләү, иген уңышы алдагы ел белән чагыштырганда  нык кимегән. Оешма кадрларга нык кытлык кичерә, бу бигрәк тә Оет авылында сизелә. Җәмгыят бүгенге көндә айныкын айга  хезмәт хакларын биреп баруга да карамастан  механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр һәм пешекчеләр җитешми.
  Халыктан бирелгән сорауларга Гафур Хасаншин җаваплар җиткерде. Сорауларга килгәндә  мал азыгының үз эшчеләренә бәянең тигез булуы, Оет авылындагы биналарның буш торуы, ашханәне Шыңарга күчерү турындагы кебек сораулар бар иде.
Просмотров: 406 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.02.2013 | Комментарии (0)

   Шимбә көнне, Саба район үзәгендәге спорт комплексында булып узган милли көрәш буенча район команда чемпионатында безнең Олы Шыңар авыл җирлеге командасы беренче призлы урынга лаек булды. Шәхси урыннар буенча:
70 кг авырлыкта 1 урынны Олы Шыңардан Рөстәм Шәйхетдинов,
75 кг авырлыкта 1 урынны Олы Шыңардан Рәлиф Галимуллин,
85 кг авырлыкта 1 урынны Олы Шыңар авылыннан Илдар Ермолаев,
90 кг авырлыкта 1 урынны Олы Шыңар авырлыкта Рузил Ахунҗанов,
Ветераннар арасында 80 кг кадәр авырлыкта Олы Шыңардан Илфат Нәбиуллин 1 урынга лаек булды.
Просмотров: 402 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.02.2013 | Комментарии (0)

   Мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә  бию сәнгәтен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Шыңар мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Кыяметдин кызы Шәйдуллина Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының  "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Просмотров: 357 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.02.2013 | Комментарии (0)

  3 февраль көнне Шыңар хоккей бозында Тимершык, Көек һәм Шыңар авылларының хоккей җыелма командалары иптәшләрчә очраштылар. Нәтиҗәләргә килгәндә Шыңарлылар "Көек" командасына 12:9 , ә Тимершыклыларга 7:4 исәбе белән  оттырдылар.

Просмотров: 413 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.02.2013 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов