Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Җылы очрашулар.
6 ноябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Укытучылар елы уңаеннан зур чара оешты-рылды. Ул көнне бирегә шушы мәктәптә берен-че хезмәт юлларын башлап, гомерләрен яшь бу-ынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган чын педагоглар жыйналды. Бер-берсе белән 20-З0ар ел күрешмәгән хезмәттәшләрнең очрашу-күрешү мизгелләрендәге хисләр ташкынын сөйләп-аңлатып булмый. Алар өчен бүгенге Олы Шыңарның заман тех-никасы белән компьютерлашкан ике катлы мәктәбеннән күңел канатларында үзләре үткән чорга кайтып,шул вакыттагы истәлек-хатирәләрне яңарту өчен ярты көн дә аз тоелды. Яшьлек эзләре буйлап кайткан укытучыларның күңел күген ул көнне бертөрле охшашлык - их-ласлык берләштерде. Буыннар очрашуының төп тантанасы мәктәп ашханәсендә мәктәп директоры Альфред Хә-бибуллинның кунакларны укытучылар елы белән тәбрикләү сүзләре һәм коллективның, эш-чәнлеге белән таныштырудан башланды. Аннан соң, кичәне Олы Шыңар мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Билалова үз кулына алды. Яңа мәктәпкә, элекке елларда укыткан мөгаллимнәрне чакыру инициативасын ул тәкъдим иткәнлеге аңлашылды. Хатирәләр белән уртаклашуны өлкән буын укытучылар башлады. -Мин бүген хыялымда күккә аштым, яшәрдем мин сезне күргәч, яшьлегемә кире кайттым. Без укыткан чордагы мәктәпне сагынудан, бүгенге заман проекты белән сафка баскан гыйлем йортын күреп, шатлыгымнан еладым,-дип башлады сүзен, Олы Шыңар мәктәбендә 1962-1985 елларда биологиядән укыткан, хәзер Иштуган авылында яшәүче 87 яшьлек Хаҗи ага Бәширов. Аның әйтеп бетермәгән фикерләрен җәмәгате 85 яшьлек Саимә ханым дәвам итте: "Минем әтием Мөхәммәт Салихов Олы Шыңар мәктбендә укытучылык эшен башлаган. 1934 елда ул үзенә йорт салырга дип алып кайткан бураны мәктәп төзетү өчен бирә һәм үзе төзеткән мәктәптә Бөек Ватан сугышына кадәр директор булып эшли. Безнең нәселдән-нәселгә укытучылар династиясе дәвам итә. Мин дә гоме-ремне балаларга белем бирүгә багышладым, кы-зым Әнисә, энеләребез дә укытучылык һөнәрен сайладылар. Энем Марсель Мөхәммәтов шушы мәктәптә укыта. Хәзер Арча районында яшәүче Әнисә дә очрашуга бик теләп кайтты. Кайда гына яшәсәк тә, без хезмәт юлыбыз узган Олы Шыңар урта мәктәбен һәрвакыт сагынып искә алабыз",-диде ул күңел түрендәге изге хатирәләрне яңартып. Очрашуда катнашучы өлкән буын ветеран-мөгаллимнәр Мөхәммәтхан абый Миңнеханов, Хәйдәр абый Тимергалиев, Лира апа Галләмова, Клара апа Галимова, Тәскирә апа Шәйхетдинова, Мөнир абый Газизҗанов хезмәт юлларын тулысынча Олы Шыңар урта мәктәбендә эшләүгә багышлаганнар. Рәхимә Сафиуллина Көек авылыннан, Нурия Рәфыйкова Керәннедән, Солтания Мостафина Казаннан шушы мәктәпкә эшкә килеп, авыл егетләренә кияүгә чыкканнар. Рәхимә ханым лаеклы ялга чыкканчы Саба гимназиясендә биология укытты, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен югары дәүләт бүләкләренә, Сорос премиясенә лаек булды. Нурия Рәфыйкова Казанның 60нчы мәктәбендә, Солтания Мостафина Түбән Кама политехника көллиятендә укыталар. Очрашуга нигездә илле яшьтән югары буын педагоглар килгән иде. Аларның һәрберсе Рәсимә Минһаҗева, Илһамия Ибраһимова, Рәмзия Сафина һәм башкалар Олы Шыңар мәктәбе белән, бәйле истәлекләрне яңарттылар. Очрашудагы кырыкка якын кешенең, барысының да исем-фамилияләрен монда язып бетерү мөмкин түгел. Иң мөһиме, алар педагог дигән бөек исемгә тугры калганнар. Шуңа күрә сөйләшер сүзләре, уртаклашырдай уй-фикерләре, бер-берсенә җиткерәсе килгән теләкләре бихисап булды. Кешенең рухын күтәрү өчен җанны дәвалый торган шушындый мәгънәле чаралар бик кирәк. Олы Шыңар мәктәбендәге әлеге очрашу кичәсе дә, еллар узган саен сагынып искә ала торган якты нур булып калачак.
|
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (20.12.2010)
|
Просмотров: 481
| Теги: Мингазова Расима, Султания Мустафина, Хази Баширов, Лира Галлямова, Клара Галимова, Сафина Рамзиа, Шайхутдинова Таскира, Тимергалиев Хайдар, Сафиуллина Рахима
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|