Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Утыз ел сәхнәдә
     Вак яңгырлы, томанлы кич. Көзге пычрак аяк киемнәренә сумала кебек ябыша. "Ай-хай, мондый ямьсез көндә Кече Шыңар мәдәният йортына халык килерме икән?”– дигән икеләнүле уйлар белән юлга кузгалдык. "Әлфия” халык бию коллективы эшчәнлегенә 45 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәгә чакырганда Әлфия Шәйдуллина: "Сигездән дә иртә җыйналмый халык”,– дигән иде. Нәкъ шулай булды, шул сгатькә тамаша залында бер буш урын да калмады. Кешеләрдән: "Биеп тә күрсәтәләр инде шыңарлылар!”– дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. "Әлфия” бию коллективы чыгышын беренче тапкыр хезмәттәшебез Нәгыйм Нигъмәтҗановның (сүзем рухына дога булып ирешсен) Саба мәдәният йортында узган иҗат кичәсендә күреп сокланган идем. Ул елларда авылларда мондый дәрәҗәдә тупланган бию коллективлары юк иде әле. Егерме биш ел элек һәр биюнең алгы сызыгында кояш кебек елмайган Әлфия шул вакыттан ук күңел түренә кереп калды. Ул Кече Шыңар мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлауга, үзе биеп үскән хореография эшчәнлеген үз кулына ала. "Сөмбел” исеме "Әлфия” бию коллективы дип үзгәртелә. 1987 елларда "Авангард” колхозы (хәзер "Туган як” җәмгыяте) җитәкчелеге белән уртак тел табып, күп төрле бию киемнәре тектерелә. Матур киемле Шыңар биючеләре район, республика, Бөтенроссия күләмендәге конкурсларда мәртәбәле жюриларның игътибарын җәлеп итү башлый, бер-бер артлы яуланган призлы урыннар яңа җиңүләргә рухландыра. 1993 елда "Әлфия” бию коллективына халык исеме бирелә. 1994 елда беренче зур җиңү – III Бөтенсоюз конкурсы лауреаты булалар. Утыз еллык сәхнә эшчәнлегендә "Әлфия” бию коллективы яулаган төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнарыннан, грамоталардан зур күргәзмә оештырырлык. Бию төркемнәренә Әлфия укучыларны беренче сыйныфтан кабул итә башлый. Хәзерге көндә төрле яшьтәге балалар, яшүсмерләр, студентлар белән чыгыш ясау өчен салынган биюләр саны егермедән артып китә. Биючеләрнең юбилей кичәсендә сәхнә дер селкенеп торды. Казан кунаклары – Айрат Мөхетдинов белән Алсу Закирова авылдашларын парлы биюләре белән сөендереп, чын сәхнә бизәгенә әйләнделәр. Айрат XI сыйныфта гына укыса да, инде татарча көрәш буенча Бразилиядә узган халыкара ярышта дљнья чемпионы булырга да өлгергән. Егет чакларыннан мәдәният йорты сәхнәсендә биеп-җырлап үскән бертуган Айнур һәм Зөфәр Шиһаповларның (Казанда яшиләр) баян тартып сәхнәгә күтәрелүен тамашачы көчле алкышлар белән каршылады. Физик мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр арасында 2008 елда XXнче Бөтенроссия фестивалендә гран-прига ия булган, быел Чаллыда узган фестивальдә I дәрәҗәдә лауреат дипломы белән бүләкләнгән Инсаф Шәрәфиевның һәр чыгышын тамашачы: "Бик оста бии, булдыра безнең Инсаф”,– дип горурланып тамаша кылдылар. Әлфия Шәйдуллина үзенең һәр шәкерте белән горурлана. Мәсәлән, Сөмбел Билалова хәзер Казан мәдәният-сәнгать университетының хореография факультетында белем ала. Концертта алар Булат Әхмәтвәлиев белән берсеннән-берсе карап туйгысыз биюләр белән чыгыш ясадылар. "Йолдызлык” фестивалендә конферансье номинациясендә "Шаян кызлар” буларак танылган Энҗе Билалова, Зилә Гыйльметдинова, Алсу Зарипова сәхнә осталыкларын елдан-ел арттыра баралар. Тормышын сәхнә белән үреп яшәүче үзешчән сәнгать ветераны 72 яшьлек Дания апа Хаҗиева нәфис сүз остасы, биюче, җырчы. Кызы Алсу да әнисе кебек сәнгатькә гашыйк. Авылдашларына яшлек хисләрен җырлары аша җиткерде. Бәйрәм кичен аклык-сафлык бөркелеп торган, районыбызның талантлы җырчысы, Шыңар кияве Булат Гыймадиевның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Аның тормыш иптәше Алисә Билалова җырчы, нәфис сүз остасы, "Әлфия” бию коллективының иң якты йолдызы. Авыл мәдәният йортлары арасында бердәнбер халык бию коллективы исемен лаеклы йөртүче Әлфия Шәйдуллина адресына район мәдәният бүлеге белгече Лилия Якупова, район мәдәният йортының мәдәни-агарту эшлђре буенча әйдәп баручы методисты Минислам Кәримов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
                                                                 (материал "Саба Таңнары" гәҗитеннән алынды. Г.Галимуллина.)
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (26.01.2013)
Просмотров: 476 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов