Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Укытучыларның август киңәшмәсендә авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинның чыгышы.

   Хәерле көн хөрмәтле президиум, укытучылар һәм бүгенге август киңәшмәсендә катнашучылар!

   Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем бирү – дәүләтнең мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычы.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод - алымнар нык - үзгәреш кичерә, камилләшә.
Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына, укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.
Белем бирүнең сыйфаты илнең икътисадый үсешен, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен, социаль казанышларын билгели.
  Бүгенге көндә безнең Олы Шыңар авыл җирлегендә, бер урта мәктәп, бер башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшләп килә. Балалар бакчасында 35 бала тәрбияләнә, аларга иҗади эшләүче педогогик коллектив хезмәт күрсәтә. 
Олы Шыңар урта мәктәбендә 147 укучыга 24 педагог белем һәм тәрбия бирә. Хәзерге вакытта урта мәктәп укучыларга белем һәм тәрбия бирү буенча дәүләт заказын кәнәгатьләнерлек дәрәҗәдә үтәп килә. Укучылар фән олимпиадаларында яхшы гына күрсәткечләргә ирешәләр. Узган уку елында район буенча 8 призлы урын яуладылар. Бердәм Дәүләт Имтиханнарында да сынатмады укучылар.
 Мәктәпне 2010 елда 17 укучы тәмамалады. Алар арасында 3 укучы көмеш медальгә лаек булган иде. Бу укучыларның бүгенге көндә 1 се армия сафларында хезмәт итә, 1се авыл хуҗалыгы оешмасында эшли, ә инде калган 15е төрле уку йортларында белемнәрен күтәрәләр. Аларның барысыда бу тормышта үз юлларын дөрес сайлаганнар дип ышанасы килә. Кыскасы, бала уңышка ирешеп, биек үрләргә менсен, югары дәрәҗәләргә ирешсен өчен - ныклы белем, белгәнеңне дөрес куллана белү һәм лидерлык сыйфатлары кирәк. Болар өчесе дә булган очракта, бала кая гына яшәсә дә – авылдамы әллә шәһәрдәме, ул, һичшиксез, омтылышларын тормышка ашыра һәм югары казанышларга ирешә алачак.
Авыл җирлегендә күбесенчә шунда ук туып үскән кешеләр яши. Туган ягына хезмәт итү, күп кешеләрнең тормыш максатына әверелә. Авылларыбызның киләчәге дә үзебезнең кулда, укытучылар һәм тәрбиячеләр кулында икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Хәзерге авыл мәктәбенең төп бурычы – яшь буынны алга таба белем алырга инандыру, хезмәткә әзерләү генә түгел, ә бәлки үз авылында төпләнеп калырлык җир хуҗасы итеп тәрбияләү!!! 
Шул максаттан һәр баланы шәхси әһәмиятле һәм социаль файдалы эшчәнлеккә тартырга тырышабыз. Мәктәптә, авыл җирлегендә оештырылган һәртөрле өмәләр, һәр гаиләнең үз каралтысын төзекләндерү эшләрендә балаларның көчтән килгәнчә булышулары, ел саен "Авылның иң күркәм йорт”ын билгеләү, мәктәп янын яшелләндерү, тәҗрибә участогында яшелчә, җиләк – җимешләр үстерү, кышка әзерләү кебек эшләр укучыларда хезмәткә омтылу, җирне ярату, тырышлык сыйфатлары ды тәрбияли.
Әмммә ни кызганыч бүгенге көндә күпчелек авыл мәктәпләрен тәмамлаган укучылар, югары белем алганнан соң, авылда эш юклыкны сылтау итеп туган авылга кайтырга ашкынмыйлар, шунлыктан авылларыбыз нык картая. Әйтәсе килгән фикерем шул - безгә сезнең белән берлектә балаларга кечкенә чактан ук туган авылны яратырга, җирне яратырга һәм газиз әниләрнең ни дәрәҗәдә кадерле кешеләр икәнен аңлатып үстерсәк – бәлки алар туган авылларыннан аерылып чыгып китмәсләр иде. Бәлки алар кире авылга, туган йортларына кайтып - туган җиребездә хезмәт итәрләр иде. Ә бит хөкүмәтебез бүгенге көндә авыл җирендә шәхси эшен башларга теләгән бар кешегәдә мөмкинлек бирә. Мәсәлән: Россия Федерациясе хөкүмәте яклаган кризиска каршы чараларның берсе эшмәкәрлекне башлап җибәрергә, бизнес план нигезендә 58 800 сум күләмендә акча алырга була, шулай ук җитештерүне оештыру өчен хөкүмәт ярдәмендәге коммерция банкларындагы ким ставкалы кредит чыганаклары алу мөмкинлеге һәм Татарстан Республикасында эшләп килгән кече бизнез лизинг компаниясе уңай шартларда җиһаз һәм башка төр кулланмаларны сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Боларга шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын, мал сатып алу өчен, мал тораклары төзү өчен бирелә торган аз процентлы авыл хуҗалыгы кредитын һәм лизинг грант программасын кертеп булыр иде.  
       Авылда мәгариф, сәламәтләндерү эшен, социаль эшне һәм ялны оештыру өчен шартлар тудырылган. Авыл мәдәният йорты, китапханә белән бергә халыкның ялын, аны сәламәтләндерү эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга тырышабыз. Әлбәттә бу эшләрдә мәктәп коллективы: укучылар һәм укытучылар төп таянычыбыз. 
Мәктәп һәм авыл традицияләре камилләшә бара. Яшь буынга милли тәрбия бирүдә гореф – гадәтләребезне өйрәнү, аларны яңарту,саклау эше зур роль уйный.Бу юнәлештә мәктәп һәм мәдәният йорты бердәм эшли. Югары сыйныф укучыларыннан мәдәният йортында оешкан "Наза” фольклор ансамбле берничә ел рәттән "Ватан”респулика конкурсында җиңүче булды. "Түгәрәк уен”I нче Бөтенроссия фольклор фестивалендә укучылар 3 нче урынны яулаган иделәр. Быел да фестивальнең республика турында 1 урынна алып, Екатеринбург шәһәрендә узачак "Түгәрәк уенда ” катнашу хокукын яуладылар. Шушы көннәрдә генә махсус тапшыру әзерләү өчен авылга Мәскәү шәһәреннән "МИР” телерадиокомпаниясе килде. Алар авылда яшьләр белән бирнә җыю, йомырка тәбәсе пешерү кебек борынгыдан килгән горыф гәдәтләр турында телетапшыру әзерләү өчен сюҗетлар төшереп киттеләр. Мондый чараларда катнашу, балаларда үз авылы, аның халкы белән горурлану хисләре тәрбияли – дип саныйм мин. 
  Хөрмәтле тәрбиячеләр, укытучылар!
Алдагы көннәрдә безгә, хөкүмәтебез тарафыннан зур бурычлар йөкләнелә. Октябрь аенда үтәчәк муниципаль сайлаулар һәм халык исәбен алу көтелә. Шушындый җаваплы эшне, ахырына кадәр, матур итеп алып барып чыгар өчен, без - авыл җирлекләре башлыклары, авылның иң мөхтәрәм кешеләре булган СЕЗ укытучы – тәрбиячеләрдән ярдәм көтеп калабыз. Без бергә булганда барысында булдырачакбыз!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (16.09.2010)
Просмотров: 928 | Теги: Шыңар мәктәбе, укытучы, Саба районы, киңәшмә, рөстәм загидуллин, доклад, педагог | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов