Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Тренер Илфат шәкертләре
 
  Шыңар ягы көрәшчеләре белән данлыклы. Мәдәният йортының фойе диварына эленгән ике фотостенд та моны бик ачык чагылдыра.Фотолар хронологиясе милли көрәш легендасына әверелгән пәвлеваннар Сабирҗан Шакиров һәм Әсгать Гайфуллиннан башланган. Алар Сабантуй мәйданнарында, Татарстан бәйгеләрендә келәм тоткан алтмышынчы еллардан соң Шыңар ягы көрәшчеләре сафы дистәләгән спорт осталары хисабына тулыланган. Әйтергә кирәк, шушы чылбырның хәзер дә өзелмәве, күркәм традицияның матур дәвамы булуы мөһим. Шунысы куанычлы, көчле булырга теләгән егетләр дивардагы фотостендларга сокланып карый, Сабирҗан, Әсгать, Тәфкил абыйлары кебек көрәшче булу турында хыяллана. Теләкләренң ирешергә теләүчеләр Илфат Нәбиуллин алып барган көрәш секциясенә языла. Ул инде 11 ел балалар арасында. "Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе филиалы булып саналган укыту- күнегү төркеменң 30лап яшь көрәшче йөри. "Түгәрәк эшчәнлеге көндезге сәгать берләрдә башлана. Безнең Оет авылында да бик елдам 5-6 малай бар. Өйләренә кайтасылары барын исәпкә алып, башта алар белән шөгыльләнәм. Мәктәп укучылары белән күнегәләр 3тән 5кә кадәр дәвам итә. Аннары олыраклар килә. Атнага өч көн Сабага сборга йөрибез. Республика күләмендәге ярышлар да гел булып тора. Барысына да әзерләнергә кирәк, катнашкач, уңышка да ирешәсе килә”,– ди Илфат.
Уңышка сукмак, әлбәттә, мәдәният йорты залына түшәлгән маталар өстендәге күнегүләрдән башлана. Башта укучыларның "көндәшләре” – кешене хәтерләткән манекеннар. Яшь көрәшчеләр аларны бер шөгыльдә 10-20 шәр тапкыр баш аркылы әйләндереп салып, җитезлеккә өйрәнә. Тәҗрибә туплау чорында башка авыллардагы секцияләрдән килгән көндәшләре белән бил алышу да җилкендерә шыңарлылыларны. Без булган көнне тренер Дилүс Закиров Югары Симеттән көрәшчеләр алып килгән иде. Парлап күнегүләр үткәрү өчен маталар җәелгән мәйдан да тараеп калды."Иркенрәк спорт залы кирәк. Монда бер шөгыльгә 10-12 баладан артыкны җыеп та булмый. Иртәгә концерт буласын әйтсәләр дә, маталарны җыеп алырга кирәк”,– дип әйтеп куйды тренер. Секциягә йөрүчеләрнең санын арттыруга тагын бер киртә – кайбер ата-аналарның улларын көрәшкә йөртергә риза булып бетмәве. Әлбәттә, кемдер спортның башка төре белән мавыга, кемнеңдер башка шөгыле бар. Хәркем көрәшче булып бетмәс. Әйтик, IV сыйныфтан Ранил Кадыйров яшьтәшләре арасында секциягә берүзе йөри. Инде Яр Чаллыда, Кукмарада үткәрелгән бәйгеләрдә катнашкан. "Теләк бар, күнегүләргә йөрүне дәвам итәчәкмен. Әти дә, әнидә каршы килмиләр”,– ди Ранил ихластан. "Иренмичә шөгыльләнергә кирәк, күнегүләрнең файдасы бик зур. Без IV сыйныфтан түгәрәккә алты укучы йөрдек. Илфат абый барыбызны да тигез күрде, көрәшкә өйрәтте. Узган ел Татарстан беренчелегендә катнашып, 1994-1995 елгылар арасында 3нче урынны алдым. Тагын яхшы нәтиҗәләргә ирешәсе килә”,– дип сүзгә кушыла Фәннур Тимергалиев.
Теләкләр чынга аша: тренер Илфат Нәбиуллин төркемендәгеләрнең уңышлары байтак. Күптән түгел генә Олы Шыңар авыл җирлеге командасы район чемпионатында да 1нче урынны яулады. Призлы урыннарга секциягә йөреп көрәш осталыгын чарлаган 9 егет чыкты. Илфатның шәкертләре Рөстәм Шәйхетдинов, Рәмис Нигъмәтуллин, Рәдиф Галимуллин, Динар Закиров, Нияз Зарипов һәм башкалар республика ярышларында да уңышлы чыгыш ясыйлар.Әлеге шушы көннәрдә Мамадышта укучыларның IX спартакиадасы кысаларында ирекле көрәш буенча 1996-1997 елгы кызлар һәм егетләр арасында уздырылган республика беренчелегендә дә яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әнә шулай бәйгеләр туктап тормый. Февраль ахырында 1997-1998 елгыларны көрәшкә әзерләнергә кирәк, апрель аенда билбау көрәше көтелә. Тренер И.Нәбиуллин укучылар белән мәш килеп үзен дә һәрчак формада тота һәм 12 яшьлек улы Илгизәргә дә гаилә көрәш эстафетасын дәвам иттерүне итеп карый. Көрәш дип җан атып йөрү нәселдән нәселгә күчә. 
                                                                                                  Фәнил Мәүлетов. ( материал Саба Таңнары газетасыннан күчереп алынды)
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (18.03.2013)
Просмотров: 497 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов