Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Терлекләр рәхәткә чыкты.

   «Саба жәмгыяте «Сатыш» филиалының «Оет» бригадасы терлекчелек фермасы сонгы ике елда танып булмаслык үзгәрешлэр кичерде.Биредә узган 4,5 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Быел да хезмәт кешесенә уңай шартлар тудыру юнәлешендә эш дәвам итә.  “Оет” бригадасы житәкчесе Алмаз Гарипов хәм ферма мөдире Вакыйф Мифтахов белән иң элек 150 баш сыер һәм 35баш тана асрала торган торакка уздык. “Күрәсезме, идәне җылытылгач, аслыклары коры, чиста, мал-туаргада рәхәт. Ел әйләнә биш кг фураҗдан өзмибез.Бу көннәрдә бөртеге белән туратылып әзерләнгән кукуруз силосы бирәбез –дип ихтибарыбызны тагаракларына җәлеп итте А.Гарипов. Сыер саучылар М.Сафиуллина белән З.Фәйзрахманова да: “Мал-туарга гына түгел,терлекчеләргә дә уңай шартлар тудырылды”,-дия-дия безне дә артларыннан иярттеләр. Торакка төттереп эшләнгән галереяне күргәч бер мәлгә югалып калгандай булдык.Озын коридор буйлап бүлмәләр төзелгән. Миләүшә Белән Зөлфия, берсен-берсе уздыра-уздыра, тизрәк әйтеп калырга ашыккандай, беренче ишекне ачтылар. “Менә монсы безнең киенү-чишенү бүлмәсе. Хәзер инде эшкә сәләмә киемнән йөрүче юк.,- дип көлешеп алдылар. Зооветеринария белгечләре, терлекләрне ясалма орлыкландыру технигы, ферма мөдире өчен  дә аерым бүлмәләр булдырылган. Сөт блогыда терлекләргә уңайлаштырылып, өр-яңадан җиһазландырылган. “Монсы юыну бүлмәсе итеп эшләнде. Раковина белән унитазны урнаштырып бетерәсе бар. Дөрес, ”Саба” җәмгыяте составына кушмаган булсалар, безнең терлекчелек тораклары ишелеп төшәчәк иде. Ике ел эчендә ферма өр-яңадан корылган кебек булды. Барысыда алдынгы технологияләргә нигезләнеп эшләнде-ди Алмаз. Былтыр төзелгән торакта урнаштырылган дүрт айга кадәрге 63 бозау да рәхәткә тиенгән. Кардага чыгып йөри торган ишекләр җил турыга кермәсен өчен әйләнмәле чолан белән эшләнгән. Бу торакта яңадан бер яңалыкка игътибар иттек: кышлату чоры өчен бозаулларның алларында автоматлаштырылган җылы су җайланмалары урнаштырылган.Кыскасы Оет фермасында кайсы гына торакка керсәк тә,саләмәт терлек үстерү өчен шартлар тудырылганлыгын күрдек.

Таналар әзерләү белән дә максатчан эшлибез.Быел “Сатыш” һәм “Кибәче”филиалларына 76 баш әзерләп бирдек.Үзебезнең көтүне яңарту өчен 35 баш буаз тана керттек.Алар ноябрь,декабр айларында бозаулаячак. Бүгенге көндә 86 танабыз үгез белән каплатылды.

Техник осеменатор Гөлнара Гарипованың үз вазифасына җаваплы каравы,учет эшен төгәл алып баруы нәтиҗәсендә көтүдә кысыр сыерлар юк,-ди ферма мөдире Вакыйф Мифтахов.

Терлекчелек коллективы кышлату чорына да тыныч күңел белән кергән.Ферма биләмәсен төргәкләнгән печән,салам кибәннәре әйләндереп алган.30403ц сенаҗ салынган.Игеннәр-

Дән 24525ц тулай җыем,ягъни һәр гектардан 40,9ц уңыш җыйнап алынган. Кышлату чорына һәр баш шартлы терлеккә 37ц азык берәмлеге әзерләнгән.

Терлекләргә җитәрлек күләмдә азык булу, хезмәт кешесенә шартлар тудырылу коллектив-

ның эш күрсәткечләрендә дә уңай чагылыш таба. Алар тугыз айда сөт җитештерүне узган елга карата 10 процентка арттырдылар.Шушы чорда һәр сыерның продуктлылыгын 4566кг га җиткерделәр.

Эшләгәнебез үзебез өчен бит.Җәйге айларда хезмәт хакыбыз уртача 12мең сумнан ким булмады,ә кышлау чорында 23әр мең сум алабыз. Сыер чисталыгына ,вакытында каплаткан өчен,саләмәт бозау алганга да өстәмә түләнә.Шуңа күрә “Саба” җәмгыяте җитәкчеләренә рәхмәтебез бик зур. Сыер саучылар гына түгел,бозау үстерүчеләр дә,терлек симертүчеләр дәүз вазифаларына җаваплы карыйлар.Чөнки һәркемнең югары хезмәт хакы аласы килә,шуңа омтыла,-диләр сыер саучылар.

     Дөрестән дә, эш күрсәткечләренә игътибар итсәк, мәсәлән, ирле-хатынлы Илһамия һәм ФәргатьХәбибрахмановлар октябрь аенда симертү үгезләреннән 903грамм тәүлеклек үсеш алганнар. Алар группасыннан айга уртача дәүләткә 450 кг авырлыктагы ун үгез сатыла. Терлекләргә азык кертүчеләр дә күп вакытларын фермада үткәрәләр.Сыерлар торагына трактор,калган мал-туарга атлардан файдаланыла. Авылда ат җигәрдәй ир-атлар булганда,бик яхшы.Үзләре әйтмешли,техника белән чагыштырганда уңай яклары күбрәк: ватылмый  ягулык сорамый. Кыскасы,”Оет” бригадасы терлекчеләре үз хезмәтләреннән бик канәгать.
                                                                                                                                               (Саба таңнары.5.11.2009 ел, №87-88)
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (09.11.2009)
Просмотров: 967 | Комментарии: 1 | Теги: Гөлнара Гарипова, «Саба жәмгыяте «Сатыш» филиалының «, М.Сафиуллина, ФәргатьХәбибрахмановлар, З.Фәйзрахманова, Сатыш, Илһамия, Вакыйф Мифтахов | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов