Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Техник иҗатка һәвәслык.
    Рационализаторлык, уйлап табу эшчәнлеге өлкәсенә сәләтле яшьләрне җәлеп итү – бүгенге инновацияле икътисадның, фәнни һәм югары технологияле тармаклар үсешенең мөһим шарты. Техник иҗатка тартылучы "яшь Кулибиннар” һәр мәктәптә, һәр сыйныфта диярлек бар һәм аларны күреп ала белергә,үсендерергә кирәк. Олы Шыңар авыл җирлегенә баргач та, техникага хирыс яшьләр белән кызыксынган идек, безгә X сыйныф укучысы Инсаф Мөхәммәтовны тәкъдим иттеләр. Инсаф газета буенча безгә "таныш” егет булып чыкты. Аның турында "Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе” филиаллары арасында автомногоборье буенча республика конкурсы призеры буларак язганыбыз бар иде инде. Баксаң, Инсаф шулар өстенә техник иҗат бәйгеләрендә дә катнаша һәм призлы урыннар яулый икән. Әйтик, 2011 ел октябрь аенда технологиядән Алабуга уздырылган "Мәктәп укучыларының иҗади хезмәте” III төбәкара бәйгесендә үзе ясаган электр каминын презентацияләп, 1нче урынны алган. Быел апрель аенда И.Мөхәммәтовны (җитәкчесе технология укытучысы Фәнзир Мөхетдинов) "Нобелевские надежды КНИТУ-2012” конкурсында "Механика-Техника-Технология” номинациясендә ачык конференциядә тикшерү эшенң иҗади якын килгәне өчен Грамота белән бүләклиләр. Моннан тыш иҗади идеяләргә сәләтле укучылар өчен Кукмарада үткәрелгән I төбәкара фестивальдә II дәрәҗә Дипломга лаек була. Инсаф кулына эш коралын башлангыч сыйныфта укыганда ук ала. Башкаларга читенсенмичә күрсәтерлек беренче иҗат җимеше – йорт макетын әле дә күргәзмәләргә куярлык. Егет аны бар күңел җылысын салып башкарган. Ә быел ясаган автомобиль аккумуляторы белән эшләүче тимерче җайланмасын күнкүрештә берничә төрле максатта кулланырга мөмкин. Тимер кызыдырып чүкисең киләме – рәхим ит, аккумулятор кечкенә дивгательне хәрәкәткә китерә һәм казанга салынган ягулыкны һава өрдереп кыздыра башлый. Табигаткә чыкканда да алыштыргысыз: казан өстендә тиз арада чәй кайнатырга, аш-уха пешерергә була. Хуҗалыктагы "Т-25” тракторын да тулысы белән Инсаф карамагында дияргә мљмкин. "Яшь кулибин” инде аны техник яктан шактый камилләштергән. "Кабинасының тәрәзә пыяласы ката иде, двигатель биргән җылыны кабинаны җылытуга җайлагач, мәсьәлә хәл ителде. Хәзер алдына күрәткеч ясап, трактор белән халыкка хезмәт итәсе, урамнарны, капка тәпләрен кардан чистартуда файдаланасы килә”,– ди Инсаф техник иҗат планнары белән уртаклашып. Иң мөһиме, егет техник иҗатчы буларак, вакытын мәңгелек двигатель уйлап табу кебек файдасыз гамәлгә исраф итми. Практикада кулланырлык кирәк-яраклар ясый. "Без эштән кайтып кермибез. Улым хуҗалыкта үтисе һәм бабасы урынына калган кеше. Йорт эшләрендә кул көчен җиңеләйтергә тырышуы да төрле уйлап чыгаруларга китерә торгандыр. Моны хуплыйбыз, кулыннан эш килгәненә сөенәбез генә, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – Илфат Мөхәммәтов улы турында. Укучыларга техник иҗатын үстерергә мөмкинлек бирәләр икән, бу, әлбәттә, аңа алга таба һөнәр үзләштерер өчен дә ярдәм итәчәк һәм ул беркайда да югалып калмаячак. ТР Президенты Р.Миңнеханов та "Дәрестән соң мәктәп” проектыннан мөмкин кадәр киңрәк файдалануны, класстан тыш алып барыла торган эшчәнлектә балаларның һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерүгә өстенлек бирүне таләп итә. Әлегә бу мәсьәләгә карашны спортка булган игътибар дәрәҗәсенә күтәрә өчен шактый кайгыртырга кирәк. Җәмгыять техника өлкәсендә яңа ачыш ясаучыларны көтә.
                                   (материал "Саба Таңнары гәҗитеннән күчерелеп алынды Ф.Мәүлетов.)
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (19.12.2012)
Просмотров: 428 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов