Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Сумкаңны җиңеләймә почтальон!
    Иңнәренә авыр сумка аскан хат ташучыны бүген авылның аяклы компьютеры, дияргә мөмкин. Авыл тормышын алардан да яхшы белүче юктыр. Төп бурычлары – газета-журналлар тарату, абунә үткәрү, хат - посылкалар өләшү булса да, хәзер почта бүлекчәләре кибетне дә хәтерләтеп куя. Киштәдәге товарлар еш кына хат ташучысы сумкасына да тутырыла. Шөкер, аңа карап төп бурычларын онытмыйлар. Матбугатка язылу вакыты җиткәч, авылдашлары белән : "Фәлән кем, мин син алган гәзитләргә квитанция тутырдым, яме, акчасын бирерсең”,– дип кенә сөйләшүчеләр дә шактый. Алар авылдашларының психологиясен, кире уйламаячакларын яхшы белә. Хат ташучы матбугат белән укучы арасында тоташтыручы чылбыр кебек. Әйтик, Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында агымдагы елда "Саба таңнары”н 141 гаилә алдыра. Шуларның иң-иңнәре белән танышырга безгә ярдәмгә тынгысыз мәдәният хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина килде. Сыер савучы Алмадия Салихованы фермадан кайтып килгәндә урамда ук туктактык. "Мин дә журналист бит. Алмадия апа, район газетасын кайчаннан алдырасыз? Нинди язмалар укырга яратасың?”– дип үгезне мөгезеннән алды Әлфия. "Күптәннән укыйбыз. Бер елны да язылмыйча калганыбыз юк. Белдерүләрен дә берсен дә калдырмыйча карап чыгабыз. Алары да кирәк тормыш иткән кешегә”,– диде Алмадия югалып калмыйча. Бу фикерне Ибраһимовалар гаиләсендә дә ишеттек. Кара син ә, без газетада белдерүләр күбәйгәнгә борчылып йөрибез, баксаң, аларының да үз укучысы бар. Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра, ә тормышта кеше үзенә кирәклене еш кына матбугаттан укып таба. "Безне "Саба таңнары”н алдырырга беркем дә мәҗбүриләми, үзебез теләп язылабыз. Барысы турында да язасыз. Рекламасы да бар, алары да булсын, кирәк”,– дип фикерләрен белдерделәр 7-8 төрле газета алдыручы Мәүлидә апа һәм Тимершәех абый Ибраһимовлар. Кече Шыңардан Манзут Гарипов, Олы Шыңардан Зәйтүнә Шәймәрданова, Әсхән Галимов, Җәүһәр Хаќиева һәм башкалар район матбугатын күп еллардан бирле алдыручылар булып чыктылар. "Мәҗбүри язылмыйлар, кирәк булганга алдыралар. Бигрәк тә 3-4 исемдә газета укыган кешене хөрмәт итәм”,– диде почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы И.Шиһапова. Киләсе ел өчен дә йөзгә якын гаилә "Саба таңнары”на язылган инде. Олы Шыңарда газета укучыларыбызны югалтмаячакбыз, димәк.                      
                                                               (материал "Саба Таңнары" гәҗитеннән күчереп алынды. Ф.Мәүлетов) 
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (19.12.2012)
Просмотров: 517 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов