Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Шыңарның ак әбисе

   Үткән гомер юлы, эш-гамәлләре, бөтен булмышы белән авылның горурлыгы, йөз аклыгы булып яшәүчеләр бар. Олы Шыңарда гомер кичерүче Мәдинә апа Гәрәева да – шундый затлардан. Үткән атнаның җомгасында аны 90 яшьлек юбилее белән хөрмәтләделәр. Ил башлыгының котлау хатын, ТР Президентының "Фидакарь хезмәте өчен” медален, истәлек бүләге һәм чәчәкләрне аңа район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Таһир Шәрәфиев тапшырды.
Мәдинә апаның күңел байлыгына, рух ныклыгына хәйран каласың. Сөйләм теле матур, фикере төгәл, тормышка үз карашы, бүген дә күпләргә яшәү маягы итеп алырлык уй-теләкләре бар. Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтле озын гомер биргән. "Балаларым бик әйбәт булды, менә шуңа күрә яшәп торам әле, Аллага шөкер,” – ди әбекәй.
Ә балаларның әйбәт булуы, картлыгыңда кадер-хөрмәттә яшәвең өчен, яшьлегеңә күп тырышлык куярга кирәклеген тормыш үзе исбатлаган. Төпле, тәрбияле гаиләдә алты малайга бер кыз булып үскән ул. Сугыш башланганда 18 яшь кенә була үзенә. Тылда гына калырга язмаган, гаиләләреннән дүртенче кеше булып, 1943 елда сугышка алына џђм зенитчы була. Ак әбинең сөйкемле йөзенә, ипле карашына карыйсың да, ирексездән, бу гүзәл зат сугыш кырларында ничек хезмәт итте икән дип уйлап куясың. Зәңгәр күзле зенитчы кыз Мәдинәнең күңелен сугыш бик нык тетрәндергән, әмма дошман самолетларының очып килгәнен көтеп алырлык түземлеккә дә өйрәнергә туры килә. 1944 елның сентябрендә яраланып, туган ягы Олы Арташка кайта. Савыгып аякка баскач идарәдә учетчы булып эшли. Булачак тормыш иптәше колхоз рәисе Мәүлет Гәрәев белән шунда таныша да инде. Бер-бер артлы балалары - Люция, Ләлә, Флера, Наил, Наилә, Камил, Марат, Раилә туа. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ђмма янәшәдә таянырлык ир солтаны булганда, тырышып, хезмәт куеп гомер иткәч, тормышлар да җайланып китә. "Балаларны үстерәсе бар бит, 62 яшемә кадәр почтада эшләдем. Безнең балаларыбыз да эшләп үсте, кечкенәдән бердәмләшеп, хезмәт яратып үстеләр. Хәзер дә бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Бер-берсен күрә алмаган кешеләргә аптырыйбыз без”, - ди туганлык җепләрен саклап яшәүгә кирәклеккә өндәп.
Картлык көнеңдә балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, алар хакында җылы сүзләр ишетеп яшисең икән, шуннан да олы бәхет юктыр инде ул. Мәдинә Гәрәеваның уллары һәм кызлары ил-кљн алдында да ихтирамга лаек. Туган авыллары өчен уллары кылган изге гамәлләре санап бетергесез. Мәдинә апаныңнәсел агачы тармакланып үсә, яңа ботакларын чыгара. Ә аның бөтен теләге шул: еллар тыныч булсын, балалар хәсрәте күрергә язмасын.
                                                                                                                                                       Замирә Сәмигуллина.
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (18.03.2013)
Просмотров: 474 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов