Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

СЕЗОН АЧЫЛДЫ.

          Җәйге,көзге мәшәкатьләрдән соң  мәдәният тормышы икенче сулыш алып кайный башлады. 1 октябрь - өлкәннәр көне белән кышкы сезонны ачып җибәрдек.Бу көнне үзе- безгә кунакка күп еллар мәдәният өлкәсендә һәм җирле үзидарә  органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан әби-бабайларны чакырдык.

             “Бер утыру – бер гомер,дип

               Дога кыла ак әбиләр...”

      Әйе,бу чынлап та шулай.Түгәрәк өстәл артында барган җылы сөйләшүдә өлкәннәр үзләренең йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләрен белдерделәр.”Кыйммәтле  бүләкләр,күч- тәнәчләр бер читтә торсын,безне искә алып чакыруыгыз иң зур хөрмәт,иң зур бәхет,”- диделәр алар.Күп елларын яраткан хезмәтләренә багышланган,инде гомерләренең көзенә җиткән өлкәннәребез,дөрестән дә игътибарга  мохтаҗ,ихтирамга лаек.

      Кичәне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Загидуллин башлап җибәрде.Үзенең чыгышында ул кунакларга рәхмәтен җиткерде һәм сүзне аларга тапшырды.

       Хаҗиева Илһамия апа элеккеге җыештыручы хезмәте авыр булса да яратып эшләвен,хәзер гаиләдә үзенең  яраткан,кадерле әби булуын белдерде.

      Нигъмәтҗанова Наилә апа  элек клубны утын белән ягып җылытып идән юган вакыт-ларын искә алды.

       Латыйпова Гайшәбикә апа балалар бакчасында да,Авыл Советында да ,клубта да җыештыру эшен яратып,җиренә җиткереп башкарган.Хәзер иң яраткан шөгыле – онык-ларына,балаларына җылы оекбашлар,башмаклар бәйләү.

       Гарифуллина Гамбәрия апа сүзгә бик җор,хәтере яхшы.Ире белән бергә яшәүләренә 50 ел тулуын,элекке туй йолаларын искә алды,10 йортлыкларга агитатор булып йөргән- нәрен,Чүриледән җәяүләп эшчеләргә хезмәт хакы алып кайтып өләшүләрен сөйләде.

       Әминә апа Ибраһимова данлыклы китапханәче булу өстенә җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнашкан.Ул урмандагы бөтен сукмакны белә,шифалы үләннәр хәстәрләп, шулар белән дәваланып яши,шуңа күрә бер дә картаймый.

       Рамазан абый Кадыйров мичкә күмер ягып җылыткан вакытларын искә алды,хәзерге газ кергән,рәхәт вакытларга шөкерана кылып яшәгез дигән теләктә калды.

    Габделхак абый Гарипов 10 ел буе авыл Советы рәисе булып эшләгән,үзенең кеше- лекле җитәкче булуы белән аерылып торган.Эчендәге хисләрен ул тальян гармун аша белдерде.

     Мәгъмүрә апа 92 яшьтә булса да хәтере бик яхшы.Яшь вакытта, Казанда эшләгәндә аңа зур сынау килә,трамвай астында калып бер аягын өздерә.Протез аяклар белән гомер кичергән бу апа яшәүгә өметен өзмәгән,нык ихтыярлы булган. Авыл Советы рәисе дә,  хисапчы да булып эшләгән дәвердә ир-ат эшен дә,хатын-кыз эшен дә башкарырга туры килгән аңа.Ул  бөтен сынауларны да җиңеп бугенге көндә кызы тәрбиясендә гомер ки-черә.

      Менә шундый,авырлыкларга бирешмәгән көр күңелле,йөрәкләре белән гел яшь әби- бабайлар белән очрашу,чынлап та үзе бер гомер.

      Кичә җыр-бию,уен-көлке белән аралашып барды.Рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачты өлкәннәр.Без,мәдәният хезмәткәрләре үз чиратыбызда аларга җыр-биюләребезне бүләк иттек.Кичәдән барыбыз да зур канәгатьләнү белән,икенче елга да очрашырга насыйп булсын дип,таралыштык.
 

                                                                                    Фәридә Садыйкова,

                                                                                     Октябрь,2009 ел.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (22.10.2009)
Просмотров: 514 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов