Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

"Бәхетле гайлә - бәхетле балачак"
       Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы ! Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра . Ул – уртак бәхет . Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын , балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр . Кошлар да ояларын парлап ясыйлар , балаларына азыкны парлап ташыйлар . Гаилә тормышы- хисапсыз-сансыз хезмәт,сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп,бер-берсен аңлап,бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләрне күреп сокланабыз һәм үрнәк алырга тырышабыз. 13 март көнне Оет башлангыч мәктәбе үзендә укучыларның әти-әниләрен "Бәхетле гаилә-бәхетле балачак " кичәсенә чакырды.Укучыларыбыз иң бәхетле гаиләләрдә тәрбияләнәләр.Барысы да диярлек тулы гаиләдә үсә,күбесенең әле әби-бабайлары да янәшә.Барлык әти-әниләр дә эш белән тәэмин ителгән,димәк гаиләнең материаль ягы да нык дигән сүз. Бу кичәбез әти-әниләргә багышланган монтаж белән башланып китте.Икенче өлештә укучылар үзләренең яраткан кешеләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар башкардылар, матур биюләрен биеп күрсәттеләр.Шигырьләр сайлауга да зур игътибар бирдек.Укучы нәкъ үзенең әтисенә,әнисенә багышланган шигырьне сөйләвенә ирешергә тырыштык.Бу әти-әниләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Кичәнең өченче өлеше "Әти-әни һәм мин-спорт сөюче гаилә” дип аталды.Әти-әниләр һәм балаларга кызыклы спорт уеннары тәкъдим ителде. Әтиләр өчен”Футболист”,”Аучылар”, кебек ярышлар,әниләргә”Җитез куллар”,”Сукыр тавык”,ә балаларга ”Пингвиннар”,”Балыкчылар” кебек кызыклы ярышлар үткәрелде,блиц-турнир сорауларына җаваплар алынды, гаиләләр үзләрен шагыйрь буларак сынап карадылар . Соңыннан ярышларга нәтиҗә ясалды,истәлек бүләкләре тапшырылды. Бу кичәдә кунак буларак катнашкан Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Фидаилевич әти-әниләргә үзенең котлауларын җиткерде.Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.Шаян сүзләр ,җырлардан мәктәбебез ул көнне гөрләп торды.
                         
                                    Материалны Оет башлангыч мәктәбе укытучысы Гараева Зимфира Магруф кызы әзерләде.
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (24.03.2010)
Просмотров: 794 | Теги: деревня Уют, Гараева Земфира магруфовна, Гараева зимфира магруфовна, село Уют, Загидуллин Рустам Фидаилевич, Оет авылы | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов