Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Оет авылында колхозлашу чоры.
 Колхозлашу Оетта 1930 елларда башлана. Колхозны оештыруда Шогаепов Шәнгәрәй, Сөләйман исемле кешеләр активлык күрсәтә. Колхозга күп кеше икеләнеп кенә керә. 1935 елда авылда 208 хуҗалык булса, шуның 157 се колхозга керә. Колхоз төзү өчен һәр хуҗалыктан мал җыялар. Кешеләрнең атлары, сыерлары амбар өчен келәтләре алына. Бу чорларда авылның иң тәҗрибәле, акыллы, тырыш кешеләре, дин әһелләре, таза тормышлы гаиләләр, кулак тамгасы тагылып, төрмәләргә, сөргеннәргә җибәрелгән. Беренче колхоз рәисе Әсәт Дәминов, Урта Саба кешесе булган. Бу вакытларда колхозны өстерәп бару кыен була. Шуңа күрә җитәкчеләр еш алышынып тора. 1935 елларда Яңа Оет колхозына беренче трактор кайта. Беренче тракторчылар Закиров Шәмсимөхәммәт, Хисаметдинов Кашаф абыйлар булган. Ул елларда авыл халкы көне – төне бушка тир түгә. Бу хакта өлкәннәр " Без таякка эшләдек " – дип искә алалар. 1941 елда бөтен кешелек дөньясы өчен дәһшәтле көннәр Бөек Ватан сугышы башлана. Болай да көч хәл белән генә тәгәрәгән колхозны алып бару тагын да кыенлаша. Авылдагы эшкә яраклы бөтен ирләр сугышка китә. 1941-42 елларда колхоз белән Ибатуллин Хәли, 1943-44 елларда Гайнетдинов Гыйльман идарә итә. Авылда тормыш алып бару хатын-кыз, карт-коры, бала-чага җилкәсенә төшә. Сугыш вакытында тракторда Галимуллина Вадига һәм Шогаепова Расиха апалар эшли. Ул елларда хатын-кызлар симәнәне Шәмәрдәннән кечкенә чана белән өстерәп алып кайтканнар. Аларга колхозны алып бару белән беррәттән, балаларны ачтан үтермәскә, төрле-төрле налоглар түләргә , сугышка носки, бияләй бәйләргә, бәрәңге киптерергә кирәк иде. 1946 - 47нче сугыштан соңгы авыр елларда КПСС райкомы бюросы карары белән " Яңа Оет " колхозына җитәкчелек итү өчен Мөбарәков Галимҗан билгеләнә. Ул эшкә килгәндә колхозның чәчәргә симәнәсе, ашатырга терлек азыгы булмый. Авыл халкы аны оста оештыручы, акыллы җитәкче буларак искә ала. Ул елларда икмәк уңышы мактанырлык булмый. Икмәк –кеше хезмәтенең иң югары җимеше, аннан да зуррак байлык булмаган. Симәнәне бабайлар тубал белән чәчкәннәр, малайлар ат белән тырмалап барган. Ашлыкны үстерүгә караганда киптерү, саклап калу өчен дә зур көч куярга туры килә. Ашлыкны уру өчен лабогрейка дигән эш коралыннан файдаланганнар. Лабогрейкага ике кеше утырган, аның берсе атны куып барган, икенчесе озын таяк белән урылган саламны төшереп бара. Хатын –кызлар көлтә бәйли, яшүсмер кызлар коелган башакны тырмалап ала. Аннары "марҗа башы " куйганнар. Ул ун көлтәдән ясала : аска 9 көлтә бастырып куела өскә бер көлтәне чәч формасында тараткалап куйганнар. Сугышка кадәр колхозчылар икмәк киптерү өчен "әвен” дигән корылмадан файдаланганнар. Башта ашлык җитешкәнче үк урак белән урып, көлтә ясала. Көннәр яхшы булса бераз басуда киптерәләр. Аннары Әвен тавында (бүгенге көндә дә авылда шундый исемдә тау бар ) әвен ясаганнар. Ул болай ясалган: 1,5 -2 метр тирәнлектә чокыр казыла, өстенә тимер балкалар салына, һава йөрерлек итеп таш тезелә. Астына утын ягар өчен җайланма эшләнә, өстенә чатыр рәвешендә көлтә тезү җайланмасы ясала.  Ашлык кипкәч аны чабагач белән суктырып сала-мыннан аералар,  җилгәрәләр. Колхозчылар бу көннәрне зарыгып көтә торган булган, чөнки халыкка да берничә кило он тигән ипигә дә туймаган халыкка моннан да зур сөенеч булмаган. Сугыштан соң колхозга молотилка кайта. Молотилка ындыр табагында урнаштырыла, аңа ат җигелә. Ат йөргән саен аның барабаны әйләнә, бер кеше тиз - тиз шуңа көлтә тыгып тора. Башкалар көлтәне ташып өлгертергә тиеш була. Молотилкада Галиахметов Шәйхразый абый эшли. Аңа яхшы эшләгәне, ягулык - майлау материалларына сакчыл булганы өчен район җитәкчеләре биргән рәхмәт хатын кызы Нәсимәапа кадерләп саклый . Колхозга беренче "Коммунар” комбайны кайткан көн авылда сабантуйны хәтерләткән. Комбайнны колесный трактор өстерәп йөргән. Беренче комбайнер Алметов Йосыф дигән кеше була Аны башта Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбендә укыталар. 1952 елда колхоз яшелчәчелек белән шөгыльләнә баш- лый. Болында помидор, кыяр, кишер һ.б төр яшелчәләр үстерелә. Аларны үстерү, су сибү чүбен утауны хатын – кызларга йөклиләр, һәрберсенә түтәлләрне бүлеп бирәләр. 1959 елда " Оет " колхозы бетә, аны "Авангард " колхозына кушалар. Савым сыерлары Шыңарга күчерелә, авылдан яшьләр китә башлый, чөнки авылда эш урыны кими. 1990 елның 20 июлендә колхозылар соравы буенча "Оет”колхозы "Авангард” колхозыннан аерылып чыга. Колхоз рәисе итеп Миннеханов Фәритне сайлыйлар. Колхоз оешкач, төзелешләр киңрәк колач ала. Сыер тораклары, пилорама, ашханә, балалар бакчасы, мәктәп, медпункт, балалар бакчасы сафка баса. Хуҗалыкка яңа техникалар бирелә. Фәрит Ханович авылга газ, су кертүдә зур тырышлык куя. Ул 1997 елның 17 мартына хәтле "Оет” колхозында эшләп үзен тәҗрибәле җитәкче итеп танытты . " Оет " колхозы тарихына күз салсаң аның җитәкчеләренең еш алышынып торуы күзәтелә. Хуҗалык рәисләре эшләгән елы Әсәт Дәминов 1935 -1940, Сөләйманов Хәлим 1940 -1941, Ибатуллин Хәли 1941 -1942, Гайнетдинов Гыйлъман 1943 -1945, Гыйльманов Гаптери 1945 -1946, Мубараков Галимҗан 1946 -1948, Гараев Исхак 1948 -1950, Бәширов Фәйзерахман 1951 -1954, Фатыйхов Нәҗип 1954, Габдерахманов Хаҗи 1955 -1958, Габдерахманов Мөхәммәт 1958 -1959,  "Авангард " (Йомгалак ) Степанов Петр,  Ульянов Петр, Мубараков Хәким,              " Кызыл Чулпан " ( Чулпыч ) Вафин Тимершаех,  Гайфуллин Мөхәммәди, Гарипов Габделбарый, Ханафиев Яхья, Баһавиев Зәйнетдин, Бикиев Нургали, " Авангард " (Чулпыч , Йомгалак ) Мубараков Хәким, Нургалиев Һашим, Гаптерахманов Мөхәммәтҗан, " Авангард " (Чулпыч, Йомгалак, Оет, Олы Шыңар, Кече Шыңар) Мингазов Әхкам, Кәримуллин Габделхак, Зәйнетдинов Илдус, Талипов Марсель, 1990 ел "Оет " колхозы Миннеханов Фәрит 1990-1997, Мухаметгалиев Рафик 1997 -1998,  Галимов Расим 1998, Газизов Азат 1998 – 2008,  2008 елдан ООО "Саба "№ 1 "Сатыш " филиалы Оет бригадасы Җитәкчесе : Гарипов Алмаз Колхозлашу һәм сугыш вакытында исәп –хисапны алып бару җиңелләрдән булмый. Ул елларда счетовод дип аталган һөнәрне башкару өчен укыган кадрлар булмый Беренче колхоз рәисе Гыймадиева Мәгъмүрә апага укыр- га тәк дим ясый. 1934 елда аны Мамадышка хисапчылар курсына җибәрәләр . Ул колхозда 1937 елга хәтле хисап- чы булып эшли . Аннан соң Мәгъмүрә апа Саба , Теләче МТС ында бухгалтер булып эшли. 1942 -43 счетовод булып Кадыйров Нәкыйп эшли. Аннан соң хисапчы бу- лып Хабибрахманов Гаптери, бриадир булып Галиахметов Габделбәр абыйлар эшли . 1959 елның 5 маенда Гыймадиева Мәгъмүрә апа кабат колхозга хисапчы булып эшкә урна-ша. Аның белән Гарипов Габделхак абый табельчик булып эшли. Шул елларда Саба һәм Теләче районнары берләшә . Озакламый колхозларны кушу башлана. Бүгенге көндә колхозда эш гөрләп бара. Колхозчыларның эш шартлары яхшы, хезмәт хакын вакытында алып баралар .
                                                                        Материалны Оет авылы китапханәсе мөдире Әлфинә Сафуан кызы әзерләде)
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (28.05.2010) | Автор: Glavapocelenya
Просмотров: 703 | Теги: Мухаметгалиев Рафик, Газизов Азат Абдуллович, Оетколхозы, Минниханов Фарид Ханович, Теләче, Оет авылы, Гарипов Габдулхак, село Уют, Тюлячинский район | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов