Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Оет авылы тарихы
Авыллар, авыллар ...
 Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моң зары, кайгысы – шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Аларның һәрберсенең үз тарихы
үз мохите, үз атамасы бар. Авыл атамалары безнең борын- гы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра.Оет авылы кайчан барлыкка килгән ? Бу сорауга Җавап табу максаты белән авыл аксакаллары , өлкәннәр белән әңгәмәләр үткәрелде . Беренче риваять : Күршедәге Шыңар авылына нигез салучының туганнан туган энесе авыл төзеләсе урынны бик ошата, шушы урынга килеп төпләнә . Әйтүләренә караган- да, авылның ул чордагы атамасы "Якты Шыңар " булган. Икенче риваять : 18 гасырда авылга бер төркем кешеләр килеп төпләнә. Алар авыл буласы урынның матурлыгына сокланып " Как уютно " дигәннәр. Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалекты сөйләшләрендә һәм урта тау ягы сөйләшендә урын алган уй "түбән җир, иңкүлек” орфографик терминының генезисы да алтай телләре туганлыгы лексик хәзинәсенә кайтып кала. Гомуми татар телендә әлеге уй тамырыннан уем "җир өстендә казылган, ашалган урын, чокыр орографик термины ясалган. Төрки телләрдә : өй – " ике тау арасындагы киң һәм тирән үзән” һ.б лар. (Г.Ф.Саттаров "Атамалар дөньясына сәяхәт” китабы .188 бит .) Кем белә, Оет атамасы бәлки географик урнашуына карап уй, уем терминнарыннан килеп чыккандыр . Болай уйларга сәбәп бар, чөнки авыл таулар астында чокырда, иңкүлектә урнашкан бит. Оет авылы турында И. А .Износковның "Список населенных мест по сведениям 1859 года "дип аталган китабында "Починокъ Уютъ” исеме белән телгә алына.Ул елларда авылда 82 хуҗалык булган, 260 ир, 250 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет булган. Уют (Оет ), село на р.М .Меша (правый приток р.Меша ), в 14 км Ю – З от с. Богатые Сабы . 1892г -277 жит.(татары). Основано в 18 в. Известен портняжно –шапочным промыс- лом (19 в ). Полеводство, скотоводство. (кулланылган әдәбият :Населенные пункты республики Татарстан . Казан. 1997. краткий справочник ) . Төрле елларда Оет авыл Советын җитәкләгән кешеләр: Минһаҗев Мансур (Шекше авылыннан ) Ногманов Мехәммәтхан Хаҗиев Заһир Харисов Вагыйз Галимов Әһли Багавиев Зәйни Шайхин Йосып Мубараков Хәким Корбанов Билал Мөхәммәтдинов Таһир Мәдәният, тарих һәм динебезнең нигезе булып гомер - гомергә мәчет торган. Мөселман халкы аны зурлап "Бәйтул- лах (Аллах йорты ) дип атый. 1850 – 1860 елларда Казан бае мәчет салдырган. 1898 елда янгын чыгып мәчет яна. Халыктан һәм җирле байлардан җыелган акчага яңа 2 кат- лы мәчет эшләнә. 1915 елгы мәгълүматләргә караганда Оет авылында (русча кулланышта”Починокъ Уют ") хатиб вазыйфаларын Шаһимәрдән Шаһиәхмәтов башкарган (хатиб – вәгазь сөйләүче, мәчеттә хөтбә укуга хаклы мулла. Хөтбә - мөнбәрдә басып чыгыш ясау, нотык сөйләү). Ул елларда авыл Поновка волостена кергән . Оет авылында төрле елларда мулла вазыйфаларын башкарган кешеләр : Саттаров Йосыф Минһаҗев Галиәхмәт (Сатыш мәдрәсәсендә белем алган указлы мулла ,1886елгы.) Галиәхмәт (Карачтау кешесе ,Саҗидә исемле Оет хатынына йортка кереп торган ) Шәрипов Гариф Галимов Сабир Гатауллин Һидият Шакиров Рафик (авылда бүгенге көндә мулла вазыйфаларын башкара). Халыкны гарәп хәрефенә Гыйлембанат исемле абыстай өендә укыткан. Авылда Мубарак дигән кеше мулла булып торган елларда дин бик көчле була. Муллалар сүзе өстен вакытта, үзләренә каршы чыгучы кешеләргә яла ягып, зиратка күмдермәү очрагы да булган. Авыл читендәге ялгыз кабер шул елларның әче хәтирәсе. 1934 елда авылның мәчет манарасын Садыйков Шәйхелис-лам һәм урман каравылчысы керәшен Носов кисеп аудара . Мәчет бинасы мәктәп, клуб ролен үти башлый. Берникадәр вакыт үткәч, халык мәчет сорап Казанга вәкил җибәрә. Мәчет ачыла: халыктан ай саен налог өчен дип акча җыялар. Болай да төрле налоглардан җафа чиккән ярлы ха- лык бинаны авыл советы карамагына тапшыра. Дингә караш үзгәрү, игътибар кимү халык арасында тәртипсезлек артуга китерә (эчкечелек, караклык , азгынлык ). Аллаһы Тәгалә турында, Җан турында сүз каттык. Тәңрене читкә җибәреп , Шайтан кочаклап яттык. Авылның мәчете булмаганлыктан корбан, ураза гаетләре башта кеше өендә, соңрак клубта укыла башлый. Соңгы елларда районыбызда мәчетләр төзелә, халык иман- га кайта, дин юлына баса башлады. Авыл җыенында киңәшләшкәннән соң, Оет халкы да 2008 елда эллекеге мәчет урынына яңа мәчетнең нигезен салды. Бу эшне авылдашыбыз Хабибрахманов Рифкать абый авырлыкларга, төшенкелеккә бирешмичә оештырып йөри. Мәчет төзегәндә кайбер эшләр өмә ясап башкарылды. Оештыручыларның сүзлә- ренә караганда: ничә тапкыр өмә ясап бер тапкыр да катнашмаучы авылдашлар булган. Халыктан мәчет төзелеше өчен акча җыелды. Тормышта үзен матди байлык белән түгел, инсан рухи байлык белән бәхетле дип уйлаучылар күбрәк булса, мәчетебез тизрәк төзелеп бетәр иде . 2009 елның 28 август, җомга көнне иртәнге сәгать тугызда Оет авылы мәчетенә манара куелды . Мәчет манарасы күтәрелгәч, Җанда туды якты куаныч Еллар буе сүнәр-сүнмәс торган Игелеккә кайтты ышаныч. Бүгене көндә мәчет төзелеше ярты юлда туктап калган. Иншалла, 2010 елда мәчетебез Аллаһының рәхмәте, авылдашлар тырышлыгы белән төзелеп бетәр. Авылда мәчет булса, халык иманлы, балаларыбыз тәүфыйклы, шәфкатле булыр иде. Зәгыйфь җанлылардан гаиләсенә дә, хөкүмәткә дә, кешеләргәдә файда тимәс . Авылда иң зур сәүдәгәрләрнең берсе Әхмәтша бай булган Аның хатыны Шекше кызы була. Әхмәтша хатынының әти- сеннән акча алып торып, Чепья базарыннан атлар алып кайтып, Теләче базарында сату итә башлый. Аның сәүдә эше уңышлы бара, ул баеп китә. Әхмәтшаның 2 малае, 1кызы була. Еллар болганганын сизеп, Керенский Әхмәтша байга җирен сатып, алтыннарын алып чит илгә кача. Әхмәтша байны революциядән соң төрмәгә япканнар, байлыклары конфискацияләнгән. Ул туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган. Аның 2 этажлы өе күп еллар халыкка хезмәт итте : китапханә, клуб, колхоз конторасы ролен үтәде. Әлеге тарихи бина 2006 елда сүтелде. Хәбибуллин Әхмәтгалим – эре сәүдәгәр булган (авылдашларыбыз Гыйльметдинова Фирая апа һәм Усманов Рәүф абыйның бабасы.) 1889нчы елгы сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгән. Казанга барып икмәк белән сату иткән. Ул урыс боярлары белән дус булган. Аның атлары, сыерлары, умарталары күп була .Өйләре ике катлы : асты таштан, өсте бүрәнәдән салынган була Хуҗалыкларында хезмәтче тотканнар. 1937елда "кулак " дип байлыкларын : кибетен, келәтләрен, умарталарын, җирләрен тартып алганнар. Аны ятимнәргә ярдәм итеп яшәгәне өчен төрмәгә утыртмаганнар. Әхмәтгалимнең хатыны Бибигайшә исемле була. Хәҗибуллин Ибраһим (Әхмәтгалимнең энесе ) – сәүдәгәр булган. Ул кибет тоткан. Хатыны Зарифулла бай кызы бул- ган. Аны 4 баласы белән сөргенгә җибәрәләр. Алар Нагорный дигән җиргә беренчеләрдән булып барып төпләнәләр, урман кисүдә эшлиләр. Дөньялар тынычланып, тормышлар җайлангач, авылга кунакка кайта. Сафин Садыйк -1877 елгы, Оет авылында туган. Сәүдәгәр булган: промышленность товарлары белән сату иткән, игенчелек белән шөгыльләнгән. 1931елда Совет властена һәм колхоз оештыруга каршы чыкканы өчен 8 елга төрмәгә утыртыла, милеге тартып алына. 1937 елда аңа тагын 10ел төрмә срогы бирелә. Ул 1940 елның 21февралендә Свияжск шәһәренең №5 хезмәттөзәтү колониясендә вафат була. 1996 елда аклана. Әхмәтов Мәхмүт - 1895елда Оет авылында туган ярлы крестьян. 1931елның 14 июнендә кулга алынган. Җинаятьләр Кодексының 58-11 м. буенча гаепләү белдерелгән. Шул елның 14 декабрендә дәлилләр җитмәү сәбәпле, эш туктатылган . Әхмәтшин Шаһимөбәрәк – 1985елгы . Эре сәүдәгәр булган. Өч баласы була. 1931нче елда 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Булган барлык мөлкәте : 2катлы өй, 2 амбар, сарай, ат абзары, складлар (ашлык саклау өчен ), 4ат , 2сыер , 60 сарык, 100 каз, дача, урман, 5 гектар җир, 100 баш умартасы булган пасека, ашамлыклар һәм өй кирәк –яраклары тартып алына. Бай Шаһи улы Галиәхмәт. Хатыны Маһрибикә исемле , 5 балалары була. Алар атлар, сыер, сарык күп асраган, умарта тоткан. Аларны суеп, итен сатып акча эшләгәннәр. Малларын талап аласыларын белгәч, төнлә качып суйган- нар. Ул бөтен семьясын төяп авылдан чыгып киткән. Әхмәтгалимов Нургали – Оет авылында туган, шунда яшә- гән. Совет властена каршы чыкканы өчен Җ К 58 -11 м. буенча читтән торып хөкем ителә. 1932 елның 9 маенда эзләү игълан ителгән . Авыл халкы Садыйкова Әлфениса исемле кызның сөргенгә сөрелүен әледә булса аны кызганып искә төшерә. Ул көнне мәктәп балалары, яшьләр агач утыртуда була. 1926 елгы кызны ураза тотуда, спекулянтлыкта гаеплиләр. Аңа шул көнне комсомол җыелышы ясыйлар; һәр кешегә кул куйдыралар, каршы килүчеләргә янаганнар. Аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Авылдашлары аңа атап бәет чыгарган (авторы билгесез , Хаелова Сәгыйдә апаның Себер дә яшәүче апрасы Хафизә апада сакланган ):
Бисмиллаһи вә биллаһи ,
 Җитте корбан гаете .
Мин әйтәмен сез тыңлагыз,
Әлфениса бәетен .
Оет авылын чыккан чакта,
Карадым мин каерылып Әнекәем ,
туганнарым rалдыгыз бит аерылып.
 Көз җиткәчтен кояр инде
Агач яфракларын.
Җиде мең чакрым җирдә
Булган туфракларым.
Җир астында черер инде
 Минем бөдрә чәчләрем,
Җиде мең чакрым җирдә
rалды газиз башларым .
 Әнекәем мин үлгәнгә
Һич бер елау ярамый,
Себергә куылган кеше
 Һич берседә кайталмый.
 
                                           (материалны Оет авылы киапханә мөдире Әлфинә Сафуан кызы әзерләде).
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (28.05.2010) | Автор: Загидуллин Рустем
Просмотров: 1338 | Комментарии: 1 | Теги: ХаеловаСагида, Усманов Рауф, Сафин Садыйк, ГильмутдиноваФирая, село уют сабинского района, Хазиуллин Ибрагим, Ахметов Махмут, Садыйкова Ахметгалимов Нургали | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов