Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

“Нинди кеше үстерәбез?”
 

Һәрберебезнең үсеше гаиләдә башлана. Үз-үзеңә, үзеңнең көчеңә, мөмкинлекләреңә ышану, авырлыкларны җиңә белү – болар барысы да дус, җылы мөнәсәбәтле гаилә атмосферасында барлыкка килә.

Тәрбиядә гаилә климаты дип әти-әнинең тормышын, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, гаиләнең рухын әйтергә була 

Гаилә – катлаулы үзара мөнәсәбәтләр дөньясы. Төрле гаиләләрдәге уңышсызлыкларның сәбәпләре дә төрле. Болар – балага карата чын игътибар, чын кызыксыну, чын хөрмәт булмау. Әгәр гаиләдә балага ышаныч белдерсәләр, аның эшчән булуын хупласалар, баланың табигый сәләтләре нинди булуга карамастан әти-әнисе аның укуына, үсешенә уңай тәэсир итә алалар.

Бала рухи яктан сәламәт булып үссен өчен гаиләдәге тормышны, бала белән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә?

Балагызның шәхес булуын, мөстәкыйльлеген , гадәти булмавын хөрмәт итегез. Балада горурлык хисе тәрбияләгез. Үз-үзен хөрмәт итүче кешене башкалар да хөрмәт итәләр, яраталар. Үзен хөрмәт итмәүне бала кичерә алмый. Шуны истә тотыгыз: ярату өчен нәрсә дә булса кирәк түгел, ә хөрмәт итүне ниндидер гамәлләр, эшләр белән яулап алалар.

Баланы башкаларга ошатырга тырышып, 5-кә,4-кә генә укуын таләп итеп аның шәхесен ирексезләмәгез, җәберләмәгез.

Уңышсызлыклары өчен, дуслары белән аралары бозылу өчен, яисә өйгә эш күп бирелгән булса балагызны кызгана белегез. Әгәр  сез аны кызгансагыз, ул да сезне кызганырга өйрәнер.Кызгану хисен белмәгән кеше үзе кызганыч.

Баланы кешеләрнең хаталарын кичерергә өйрәтегез. Һәр кешенең хаталанырга хакы бар, көчсез кеше генә башкаларның хаталарын гафу итми, көчле кеше хатаны аңлый, кичерә. Әгәр сез хаксыз булсагыз баладан гафу үтенә белегез, шулай эшләсәгез балагыз да гафу үтенә белер. Башкаларның ялгышларын, кимчелекләрен кайвакытта күрмәскә кирәклеген дә аңлатыгыз. Кеше хатасын күреп гыйбрәт алырга, үз-үзе өстендә эшләргә өйрәтегез.

Үз-үзегезне дә, балагызны да нинди булса шундый итеп кабул итегез. Яхшы укырлык сәләте юк икән баланың, аны мәктәптәге уңышсызлыклары өчен битәрләмәгез. Бу гамәлегез белән аның балачагын бозмагыз.

Эшчән булу, сәламәтлек, яхшы кәеф – гаиләнең яхшы психологик климатының күрсәткечләре.

Нормаль  эмоциональ үсеш алу өчен балага әти-әнисенең яратуы, игътибары кирәк.

Бала белән каты чаралар кулланып мөгамәлә итү аның кимчелекләрен көчәйтә генә. Балага бирелгән җәзалар һәм әйтелгән әрләү сүзләре аның баш мие структурасын бик нык үзгәртергә һәм моның нәтиҗәләре гомере буена үзен белгертергә мөмкин. Галимнәр фикеренчә, психик  җәрәхәтләр, тән җәзалары, хәтта балага җиңелчә генә сугу, шулай ук тавыш күтәрү һәм әрләү нәтиҗәсендә дә хасил була икән. Мондый гамәлләр баланың баш миенең мөһим зоналарына зарар китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә күңел төшенкелеге, һәрчак борчылу тойгысы һәм башка хисси кәефсезлекләр барлыкка килә.

Тикшеренүләр раслаганча, начар мөгамәләгә дучар булган балаларның баш мие яхшы шартларда тәрбияләнгән балаларның миеннән шактый аерыла. Мәсәлән, беренчеләренең баш миенең ике ярымшарын тоташтыручы нерв төене – ә ул төп мәгълүмат тапшыру юлы булып тора – уртачадан 40% ка кечерәк икән. Нәтиҗәдә мондый балаларда бер ярымшардан икенче ярымшарга мәгълүмат зур кыенлык белән һәм акрын тизлектә күчә.

Галимнәрнең тикшеренүләре балаларның чит йогынтыларга ни дәрәҗәдә сизгер булуын күрсәтә. Баш мие нигездә бала вакытта үсә, һәм ул шактый дәрәҗәдә әйләнә-тирәгә бәйле.

Бер психолог берничә төрмәдә тикшеренүләр үткәргән һәм шундый нәтиҗәгә килгән: иң рәхимсез җинаятьләрне эшләүчеләрнең барысы да балачакларында кыйналган булганнар.

Әгәр балагызга физик җәза бирәсез икән, сез аның ин мөһим әйберсен – туган йортының җылысын, яшәү рәхәтен тартып аласыз. Бала әти-әнисе исән булуга карамастан үзен ятим итеп тоя.

Курку булган җирдә дуслык та, ышану да була алмый. Үзләре һәм балалары арасындагы рухи якынлыкны җимереп әти-әниләр үзләрен киләчәктә ялгызлыкка дучар итәләр.

Балагызны тормышта көчле булырга өйрәтегез. Аны авырлыктан сакламагыз, авырлыкны җиңергә өйрәтегез. Кешенең рухи дөньясы җыр белән, елмаюлар белән генә түгел, уйланулар, күз яшьләре белән дә төзелә.

Кыз бала белән ешрак сөйләшегез, кызлар сүзгә игътибар итәләр. Ир бала белән күбрәк эшләгез, малайлар практик эшкә тәэсир итәләр.

Баланың гамәлләренә тискәре бәя бирүне чикләгез: бу гамәл аның күңелен яралый, ачулы итә. Гамәлләренә тискәре бәя бирү еш кабатланса бала әкренләп бөтен нәрсәгә битараф була башлый. Кешеләргә тискәре бәя бирүдән тыелыгыз. Балалар өчен бу авыр күренеш.

Әтинең, әнинең сүзе иң беренче чиратта тынычландырырга, өмет бирергә тиеш. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче ата-аналарның гаиләсендә тәрбия эше үзеннән-үзе яхшы, җиңел бара. Ярату – тәрбия бирүнең иң яхшы, ышанычлы коралы. 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (07.10.2009)
Просмотров: 562 | Комментарии: 1 | Теги: Олы Шыңар, Саба районы, оет мәктәбе, Шыңар авылы, Оет авылы | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 1
1 капель  
0
Очень хорошая статья. Предлагаю всем пользоваться.

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов