Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

М И Ш Ә
 Казан арты районнары,аерым алганда,Саба төбәге – тарихи районнарның берсе.

    Табигатьнең дистәләгән гасырларга сузылган яме,яшьлеге һәр урында,һәр төбәктә ага торган елга-сулар,чиксез куп сандагы чишмәләргә бәйле. Елга-сулар бик борынгы һәм атамалары да ерак тарихка барып тоташалар.Мишәнең дә исеме ерак гасырларга ялгана. Мишә елгасы Кукмара районы Ятмас-Дусай авылы тирәсендәге урман массивында баш- лана.Лаеш районы Нармынка авылы көнчыгышы уңаеннан Куйбышев сусаклагычына коя. Мишә елгасының озынлыгы 204 км.,бассейн мәйданы 4180 кв.км.Төп кушылдыклары: Казкаш,Кече Мишә,Тәмтебаш,Нырсы,Нурминка,Сүлә(Өчиле).

      Мишә элек Камага койган,хәзер Куйбышев сусаклагычына  сул яктан килеп тоташа. Мишәгә - уң яктан Саба(халык телендә Казкаш яисә Саба суы,тарихи чыганакларда да Саба суы,тарихи чыганакларда да Саба суы),Кече Мишә,Тәмте баш,Норма,Сөлчә,ә сул яктан Нырсы һәм Саурыш елгалары килеп кушыла.Мишәнең озынлыгы 250 чакрым. Мишә суы ярларында Кызыл Мишә,Урта Мишә һәм Мишәбаш авыллары урнашкан. Мишә атамасы авыл һәм елга исемнәре буларак Казан ханлыгы чоры документларында искә алына.Моннан тыш Мишә тагын тарихи – статистик,тарихи-географик.Тарихи этно- график чыганакларда,писөовая кенәгәләрдә,тарихи актларда очрый,шулай ук урыс елъяз- маларында да еш телгә алына:

                                                      Ямьле Мишә буйлары,

                                                      Дулкынлана сулары;

                                                      Ярларында кошлар сайрый,

                                                      Сагындыра шулары.  

       Мишә атамасының килеп чыгышын борынгы төрки бабаларыбыз телендә кулланышта йөргән  “бишә” – “урман,куаклык,агачлык”сузе белән бәйләп карыйбыз.Татар теле сөй-

ләшләрендә “б” – “м” тәңгәллеге хас икәнлекне исәпкә алып,бишә-мишә сүзенең бер үк булуын һәм югарыда күрсәтелгән мәгьнәдә йөрүен күрәбез.Элек Мишә елгасы тирәләре калын кара урман белән әйләндереп алынган булган.Тирә-юньдәге су чыганакларына атама биргән вакытта халык аларның күзгә бәрелеп торган үзенчәлекләренә игътибар итә. Тайгага охшаган калын кара урман арасыннан аккан елганы җирле халыкның Урман ел- гасы дип атап йөртүе гаҗәп түгел.Кардәш төрки халыклар телләрендә дә “мишә” сүзе агачның төрләрен,урманны белдерә торган мәгънәдә йөри.Башкорт теленең бәрҗән һәм инзәр сөйләшләрендә “мишә-мешә” – “яшь нарат”, “мешәлек-бешәлек”,”наратлы” төшен- чәсен белдерә. Азәрбәйҗан  телендә “мешә” – “урман”.Мешеоба дип аталган авыл атама- сы,Мешәбаш дигән топоним да бар.Мишә дигән атама Кырым җирендә дә очрый.Төрки атамаларның,аерым алганда мишәнең,бу төбәктә очравы  безне һич тә аптыратмаска тиеш, чөнки тарихи чыганаклардан күренгәнчә,Ш-ХШ гасырларда хәзерге Украинаның көньяк өлешендә,бигрәк тә Кырымда һун,бәҗәнәк,угыз,Коман һ.б. исемдәге төрки халыклар яшә- гәннәр.Урта гасырларда Идел Болгарстанына килгән Әбү Хәмит Әлъ-Гарнати бу турыда менә болай дип яза: “Славяннар яши торган Куяв (хәзерге Киев)дип атала торган илгә кил- дем.Анда төрки телдә сөйләшә,укларны да төркиләр кебек ата торган,узләре дә төркиләр- гә охшаган меңнәрчә “Мәгүриблеләр”яшиләр.Бу илдә алар бәҗәнәк исеме белән билгеле”.

         Молдавиянең гагауз дигән төрки телле халыклары(ләкин алар христиан динендә) яши торган төбәгендә “мишә” термины белән туры килә торган “Мешен”берәмлеге – тау,кыр чокыр атамалары буларак очрый.Шушы төбәктә яши торган аксакаллар сөйләвенә караганда, “мешен” атамасын алар  имән мәгънәсен аңлаткан “Мишә” сүзе белән бәйләп карыйлар икән.Дезгинже авылы халкы телендә “мешен” яисә “мешеннар” – “имән ур-ман,имәннәр үсә торган урын”дип аңлатыла.Гагаузларда урман мәгънәсендәге Мишә - кеше исеме буларак та кулланыла.Төрек телендә дә “мишә”урманны аңлата.Димәк, “Ми- шә” топонимы “урман”, “нарат”, “имән”һәм  башка агач исемнәре мәгънәсендә күп урын- нарда кулланыла. “Мишә” сүзенең  азәрбайҗан,гагауз  телләрендә,татар,башкорт теле сөйләшләрендә “урман”мәгънәсендә кулланылуына нигезләп,профессор М.З.Зәкиев “ми-шәр” этнонимының мәгънәсен “урман кешеләре” дип аңлата.Шулай булгач,Мишә белән мишәр  этнонимы үзара тыгыз бәйләнгән була.Төрки этнонимнарда елга,урман мәгънә- сендә төрле диалект сүзләре су,болак,агач һәм мешә берәмлекләре кулланылган. 

        Мишә сүзе мишәр,маҗар этнонимнарының нигезендә ята.Алар төрки телгә нигезлә- неп аңлатылалар. “Мишә” сүзен фин-угыр телле балт кабиләләренә мөнәсәбәтле итеп караучылар бар.Бу фикерне үткәрү өчен башта “мишә” сүзенең төрки сүз булмавын дә- лилләргә кирәк.

         Бәҗәнәк этнонимын да “мишә” сүзе белән бәйләп аңлату очрый.”Бешә”,”бечә” – борынгы төрки телдә агач,урман булса, “мишә” – аларның фонетик варианты,-неке тар- тым кушымчасы, “урманныкылар” дигән сүз була.

          Заманасында Казан шәһәрен эчә торган су белән тәэмин итү өчен,гидротехниклар Мишәне канал ярдәмендә Кабан күле белән тоташтырмакчы булганнар.Чөнки Кабан күле суы яшелләнә,ә Казан суы известьлы булган. Бик җентекләп тикшергәч,Мишә ярлары, тыгыз урман белән капланганлыктан,бу каналның Кабан күлен киптерүе ачыкланган. Шу- лай итеп,бу план тормышка ашырылмыйча кала.

           Мишә элек мул сулы,урман белән капланган ,тирә-юнендә сазлыклар,күлләр,чиш- мәләр күп булган,тегермәннәр шаулап эшләгән елга булган.Яңа Мичән авылында(Кече Мишәнең уң кушылдыгы Мичән елгасы ярына урнашкан) Күлләр чишмәсе дигән чишмә бар.Аның тирә-ягы 1975 елларда гел күлләр иде. Чишмә суы бик тәмле,халык суны шун- нан эчә иде һәм аңа багышлап мондый җыр чыгарылган:

                                                 Ак чиләк кәкре көянтә

                                                 Суга бара Күлләргә;

                                                 Синең кебек матур булмас

                                                 Бакчада үскән гөлләр дә.

           Ләкин хәзер Мишә елдан-ел матурлыгын җуя бара. Заманасында Мишә суында ярларыннан киселгән агачлардан сал агызганнар.Димәк кайчандыр аның саллар агызыр- лык суы булган.

            Мишә һәм аның  кушылдыклары яр буйларындагы авылларда халкыбыз тарихына караган борынгы кабер ташы язмалары,Болгар, Алтын Урда чорларына мөнәсәбәтле шә- һәр,авыллар хәрабәләре,акча,ювелир хәзинәләр һәм башка күп истәлекләр табылган.

            Мишәнең түбән агымы Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган.Монда да урман,болыннар,чишмә,күлләр һәм авыл урыннарын су баскан.

            Татарстан Министрлар Советының 1978 ел 10 гыйнваренда чыгарылган 25нче номерлы карары нигезендә Мишә елгасы махсус сакланучы табигать һәйкәле дип санала.

            Мишә елгасы Кукмара,Арча,Саба,Теләче,Питрәч районнары аша ага.Мишәнең Са- ба районы аша аккан өлешенә промышленность предприятиеләре үзләренең пычрак су- ларын агызмаска,яки аның күләмен чикләргә(ягъни нык киметергә)тиешләр.  

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (22.10.2009)
Просмотров: 1341 | Комментарии: 1 | Теги: Саба, елга, Казан, ятмас дусай, Мишә, Кече мишә, Нырсы, Кукмара, Тәмтебаш, Казкаш | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов