Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Өлкәннәр көне уңаеннан радиочыгыш.

  -Алып баручы – Хәерле көн, Рөстәм Фидәилевич!

 

-         Хәерле көн исәнмесез, хөрмәтле радио тыңлаучылар.

-          

-         Алып баручы – Рөстәм әфәнде, иң элек Сез үзегез җитәкләгән авыл җирлегендәге пенсионерлар, инвалидлар саны белән һәм алар белән үзегезнең мөнәсәбәтләрне әйтеп үтсәгез иде.

 

-  Олы Шыңар авыл җирлегендә барлыгы бүгенге көндә 401 пенсионер исәпләнә. Бу барлык авыл җирлегендә яшәүче халыкның 35 % дигән сүз.          401 пенсионерыбызның 249 ы инвалидлар санала.

     Өлкән яштәге кешеләребез белән без хәрдаим тыгыз элемтәдә торабыз. Авыл җирлеге Советына  төрле сорау, борчулар белән килгән кешеләрнеңдә иң күп өлешен пенсионерлар тәшкил итә. Сораулар, шатлык, кайгы килсәдә, шулай ук төрле киңәш – табыш итәргә дә иң актив халык булып безнең өлкәннәребез тора.

 

 Алып баручы -  Сезнең авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан нинди чаралар үткәрү күздә тотыла?

 

    Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Шыңар авыл җирлегендә инде кичә ягъни 30нчы сентябрь көнне үк безнең чаралар үткәрелә башлады. Мәсәлән: Оет авылында  кичә Оет авылы буенча бюдҗет оешмаларында эшләп лаеклы ялга чыккан  өлкәннәребезне бергә чәй табыны  артында очрашу мәҗлесе оештырдык. Уннан артык  килгән пенсионерларыбыз табын артында җырлап, күңел ачып , концерт номерлары карап кунак булдылар. Шулай ук Олы Шыңар авылы мәдәният йортында чәй табыны әзерләнеп анда авыл Советында, мәдәният йортында һәм китапханәдә эшләп пенсиягә киткән өлкәннәребез җырлы – биюле табын дип аталган кичәгә чакырылдылар. Өлкәннәр үзләредә җырлап, биеп  оештырылган уеннарга актив катнашып күңелле ял итеп, безгә зур рәхмәтләрен  җиткереп матур ял иттеләр.

 Шыңар  балалр бакчасы коллективыдагын үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәрен онытмадылар, алар алты  пенсионерларын яңа төзелгән балалр бакчасына  экскурсиягә чакырып, балалар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары күрсәтеп, чәй эчертеп хөрмәтләделәр.

   Шулай ук бүген  Шыңар урта мәктәбе коллективы үзләрендә эшләп чыккан 28 пенсинерны һәм фельдшер акушерлык пунктыннан өч лаеклы ялга киткән пенсионерларын үзләрендә чәй табыны артына чакырып хөрмәт күрсәтәләр.

 Безнең авыл җирлегендә тагын әле читтән кайтып өлкәнәйгән көннәрендә авылда төпләнгән 10  өлкән кешебез бар. Алар да читә калмадылар. Аларга без  акчалата конвертлар өләшәбез.  Аннан безнең ликвидацияләнгән  Саба  (бытовой)  оешмасында эшләп пенсиягә чыккан 1 өлкән кешебез бар, аңа да без авыл җирлеге Советы тарафыннан акчалата конверт бирәчәкбез.

  Инде безнең иң күп эшләп пенсиягә киткән оешмалар булып элекеге колхозлар тора. Хәзер алар безнең Саба оешмасы “Сатыш” филиалының  “Оет” бригадасы дип атала, анда барлыгы 93 пенсинер, һәм  Шыңарда “Туган як” ачык акционерлык жәмгыятендә эшләп киткән 213 пенсионер исәпләнә. Алар да безнең шушы көннәрдә өлкәннәрен искә алу максатыннан акчалата ярдәм күрсәтәчәкбез диделәр. Акчалата ярдәм инде ул безнең барлык бюдҗет оешмаларындагы пенсионерларга һәм крестьян хуҗалыкларындада 200 сум күләмендә башкарылачак.

Тагын бүген  50 ел бергә тигезлектә торган 5 парны, шулай ук иң озак 59 ел  бергә торган 1 парны без  Саба мәдәният йортына алып мендек.Анда аларны район башлыгы Рәис Минниханов котлап истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук без, авыл җирлеге Советы һәм “Туган як” ачык акционерлык жәмгыятедә, аның җитәкчесе Рөстәм Ганиев истәлекле бүләкләр тапшырдык.

   Шулай ук өлкәннәр көне уңаеннан район күләмендә үткәрелгән радиомарафонда  халыкны адреслы социаль  яклау “Кайгырту” фондына да үзебездән өлеш керттек. Аңа үзләре теләп безнең авыл җирлеге буенча иң күп өлешне –

“Туган як” ачык акционерлык жәмгыяте  кертте -500 сум

аннан кала:

Шыңар авыл җирлеге Советы – 320 сум

Шыңар мәдәният йорты, Оет клубы һүм китапханәләре коллективы  – 370 сум

Олы Шыңар урта мәктәп коллективы – 300 сум

Шыңар балалар бакчасы коллективы – 250 сум

Оет, Шыңар фелдшер пунктлары – 200 сум

Шыңар почта бүлекчәсе коллективы – 150 сум

Оет башлангыч мәктәбе – 100 сум

Һәм Оет авыл кибете – 50 сум күләмендә.

   Авыл җирлегендәге өлкәннәрнең кышкы ягу сезонына  әзерлегендәген контрольдә тотабыз һәм  газ пичләре яраксызга әйләнгән ике кешегә, һәм бер  газ плитәсе  тузган кешегә газ плитәләре алып кайтып бирдек. Бу газ котелларын районның пенсия фонды аша алдык.

 Инде чыгышым ахырында барлык өлкәннәребезгәдә саулык – сәләмәтлек, балалар игелеге телибез. Өлкәнәйгән көннәрегездә балаларыгызның сөйгән әти - әниләре булуыгызны, оныкларыгызның сөйгән әби – бабайлары булуыгызны теләп Сезне барчагызныда 3 нче октябрь көнне сәгать кичке 8дә Шыңар мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан үткәреләчәк “Алтын туй” кичәсенә чакырып калабыз. Бәйрәм белән хөрмәтлеләребез. Исән һәм сау булыгыз. Киләсе елга да Сезнең белән исәнлектә очрашырга язсын иде.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (08.10.2009)
Просмотров: 717 | Теги: Оет клубы, Оет башлангыч мәктәбе, Шыңар балалар бакчасы, Шыңар мәдәният йорты, Шыңар авыл җирлеге Советы, “Туган як” ачык акционерлы, Олы Шыңар урта мәктәбе | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов