Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Кунакта - ЮХИДИ инспекторы.
Безнең Оет башлангыч мәктәбендә ел әйләнәсе бәйрәмнәр булып тора. Ул чараларга без әти - әниләрне, әби - бабайларны, авылдашларны кунакка чакырабыз. Декабрь ахырында булган бәйрәмебез ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда бунча өлкән инспекторы Сәйдәш Латыйпов катнашында узды. Бәйрәмебез "Урам тулы могҗиза" дип атала һәм ул балаларның ни дәрәҗәдә юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерүгә багышланган уен - ярыш иде. Ун укучыбыз да тигез итеп "Тукталыш" һәм "Светофор" командаларына бүленеп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Ярыш араларында Сәйдәш абыйларын юл йөрү хәрәкәтенә багышланган шигырьләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Балалар өчен юл йөрү хәрәкәт иминлеге инспекциясе хезмәткәрен якынна күрү, аның белән аралашу кызыклы булса, Сәйдәш абыйлары да балалар белән җанлы әңгәмә корып, аларны район юлларында тәртип һәм иминлек тәэмин итү буенча эшнең торышы турында сөйләп узды, үзенең киңәшләрен бирде. Укучылар Сәйдәш абыйлары каршында каушап калмадылар, үзләренең белемнәрен матур итеп күрсәтә алдылар.
|
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (21.01.2010)
|
Просмотров: 571
| Теги: сабински район, Гай, ГИБДД Сабинского района, ПДД, гибдд, Сәдәш Солтанов, Сайдаш Султанов, ЮХИДИ
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|