Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Казаннан бар да күренә

 Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидәил улы белән тип-тигез асфальт юлдан элдерәбез, шоферыбыз –профессионал, машинасы да әйбәт. Сабай, Миңгәр авылларын үтеп, Тимершыкка якынлашабыз. Элегрәк Шыңар белән Саба арасын язгы һәм көзге пычракларда фәкать ат йә трактор белән генә үтеп була иде. Берсендә, шул юл өзегендә, райкомга җыеп, Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч, Түлешкә һәм Оет авылларын берләштергән "Авангард” колхозына барырга куштылар. Турыдан йөрерлек түгеллеге тиз ачыкланды, әйләнгечтән юл яхшы диләр бит. Киттек башта Теләчегә, аннары Казакларга, шуннан Шыңарга килеп чыктык. Ә хәзер... ике араны узу өчен унбиш-егерме минут вакыт җитә.
– Тәлгат абый, ярый әле бу якта игелекле кешеләр бар, – дип, Рөстәм тирән уйларымнан бүлдерде. – Корбановлар – Кече Шыңарны, Мәҗит Гатиятуллин Чулпычны мәчетле итте. Ә инде Наил, Камил, Марат Гәрәевләрдән күргән яхшылыкны сөйләп бетерә торган түгел. Әллә кайдан балкып утыра торган зәвыклы мәчет мин эшли башлаганчы ук төзелгән иде инде. Бертуган Гәрәевләр газ керткәндә дә ярдәм иткәннәр, Олы Шыңар авылының төп урамына асфальт җәюдә дә башлап йөргәннәр. Заманында Ленин орденына лаек булган мөгаллимебез Әсхәт Ахунҗанов исемендәге ике катлы мәктәп, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты комплексын ачканда автобус кадәр автобус бүләк итте бит алар. Олы Шыңарның зират коймасы әйбәт түгел иде. Яз көне туксан алты мең сумлык смета сызгаладым да, киттем әлеге дә баягы "Барс-Медиа” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Мәүлет улы янына.
– Не пойдет! Хәзер агач рәшәткә тота торган заман түгел, – дип каршы төште ул сызымга күз салуга. – Мәңгелек итеп, тимердән эшлик, әйбәт булсын.
Шуннан сон Сабага кайттым да, "ПМК-159” җәмгыяте директоры Фәргать Нәбиуллин белән киңәшләшеп, бер миллион да ике йөз меңгә(!) смета ясаттым. Курка-курка яңадан киттем авылдаш янына. Монысын ошатты Марат Мәүлетович, имзасын да сырлады һәм бер ай эчендә акча күчте. Егетләр эшләп тә бирде. Чудо бит!!!”
Сабага якынаеп киләбез икән. Рөстәм тиз-тиз генә Гәрәевләрнең Сабантуй үткәргәндә, хоккей мәйданчыгын ачканда ничек итеп ярдәм итүләрен, спортчыларга берьюлы йөз кәшәкә, үзешчәннәргә радиомикрофон кебек кирәк-яраклар алып бирүләрен тасвирлый-тасвирлый машинасын капка төбебезгә китереп тә туктатты...
Юлдашымны озатканнан соң хәйран гына вакыт Гәрәевләр турында уйланып утырдым. Бу гаилә белән мин якыннан таныш. "Сөембикә” журналы заказы буенча Бөек Ватан сугышы ветераны Мәдинә апа турында очерк язарга да насыйп иткән иде. Тарихка күз салсак, Олы Арташ авылында гомер итүче Мөхәммәтжан белән Әминәнең алты ир баласы арасында үскән бер бөртек кызларын да алалар фронтка. Зенитчы-пулеметчы итеп әзерлиләр аларны. Кызлар алгы сызыкка Житомир өлкәсендә кертелә. Ә Мәдинә өчен Клинцы шәһәре янында барган коточкыч бәрелеш соңгысы була. Күкрәгенә снаряд ярчыгы тигән кызны госпитальгә озаталар. Бераз рәтләнгәч, кайтарып та җибәрәләр. Туган авылына аяк басып, бераз рәтләнгәч, колхоз идарәсенә хисапчы булып эшкә урнаша Мәдинә. Менә шунда хуҗалык рәисе – булачак ире белән очраштыра аны язмыш. Ә Мәүлет Гәрәев унҗиде яшендә укытучылык эшеннән башлаган икән рәсми хезмәт юлын. Аннары ВЛКСМ райкомы секретаре, армияда кече политрук, өлкә партия мәктәбе тыңлаучысы була. Фин сугышыннан гарипләнеп кайткан иптәш Гәрәев 1941 елда "Беренче Май” колхозы рәисе итеп сайлана. Шуннан Олы Арташ авылына күчерелә һәм фронттан кайткан Мәдинә белән никахлашып, тәүге кызлары Люция тугач, Кече Шыңар авылындагы күмәк хуҗалыкка рәис итеп сайлана, аннары – Олы Шыңарда нигезләнәләр. Кайда буш өй бар, шунда яшиләр. Икенче кызлары Ләлә Кече Шыңарда дөньяга килә. Менә шулай тормыш дәвам итә. Мәүлет яңадан турыдан-туры укытучылык эшенә 1959 елда әйләнеп кайта. Байтак еллар Миңгәр, Сабай авылларында укыта. Ә Мәдинә апа алтмыш ике яшенә кадәр хат ташучы булып эшли. Яралы күкрәк белән сигез бала үстерә, алар әниләренә генә түгел, авылларына, районга, гомумән, милләткә хезмәт итә. (Шушы урында, форсаттан яхшы ният белән файдаланып, Бөек Ватан сугышы ветеранын, игелекле балаларның әниләрен – Мәдинә Мөхәммәтҗан кызын 23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә булачак 90 яшьлек юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, куанычлардан гына торган көннәр телик әле). Гәрәевләр оештырган "Татар радиосы”н тыңламаган кеше юктыр. Соңгы унөч ел дәвамында үтә торган Татар җыры фестиваленең төп оештыручысы Марат Мәүлет улы бит. Наил белән Камилнең үз кәсепләре, фирмалары бар. Әниләре белән Ләлә апалары гомер итә торган төп нигезгә еш кайтып йөри егетләр. Кече Шыңар, Олы Шыңар һәм Түлешкә авылларын берләштергән, элеккечә колхоз, хәзергечә әйтсәк, "Туган як” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен (ООО) үз карамакларына алгач, Марат бик еш булды Шыңарда. Берсендә кичке планлаштыруга, ягъни нәрәткә кайткан ул. Җыелыш кара төнгә кадәр сузылган. Шуңа күрә бу юлы, икенче көнне дә кайтасы буласын истә тотып, өйләренә сугылып тормаган. Китеп барганда капка төпләрендәге электр баганасындагы лампочканың яндырылмаганын күреп, Ләлә апасына чылтыраткан. Икенче көнне Мәдинә ападан кызы болай дип сораган:
– Әни, безнең багана башында ут янмавы Казаннан күренә микәнни?..
                                                                                                                                                                              Тәлгат НӘҖМИЕВ
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (27.02.2013)
Просмотров: 483 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов