Иртәнге җиденче ярты. Әле әтәч кычкыра, әле эт өреп куя.Һавада кыр казлары тавышы. Кояш чыкмас борын урам чатлары балачага белән тулган. Төркем-төркем 3-12 яшьлек бәләкәчләр,кулларына аллы-гөлле матур пакетлар тотып, йорттан йортка кереп, йомырка җыеп йөри. Бу үзенчәлекле традиция бик борынгыдан килә. «Без дә шулай йомырка җыеп йөри идек», - дип исенә төшерә әбием. Бу йола якындагы керәшен авылларында уза торган Пасха бәйрәменнән килеп чыккан дип сөйлиләр. Ләкин татар авылларында ул йомырка алыштырудан башланган. Әби-бабаларыбыз күршеләр белән йомырка алмашып, тавык астына салып куя торган булганнар. Алар уйлавынча, шулай эшләгәндә, чебешләр яхшы үрчегән. Бу күренеш йолага кереп киткән. Хәзер исә ул берникадәр үзгәрешләр кичергән: 1 май алдыннан авыл халкы йомырка кызартып, печенье, кәнфитләр әзерләп куя. Йомыркаларны буяганда күбесенчә кызыл, зәңгәр, яшел, сары төсләргә өстенлек бирәләр. Хәзер шулай ук төрле чәчәк рәсемнәре ябыштырылганнарын да очратырга була. Бәйрәм җитүгә, иртүк торып, балалар үзләренең иң матур киемнәрен киеп, йорттан йортка кереп йөри башлый. Йөреп бетергәннән соң бәләкәчләр үзара көч сынашып, күпме йомырка җыйганнарын санап, мактанышып та алалар. Без кечкенә чакта йомырка күбрәк эләгә иде. Хәзер халык чупа-чупс, шоколад, печенье,вафли, сагыз, кәнфит кебек тәм-томнар өләшә. Йомырканы исә күбрәк туган-тумачаларга, күршеләргә, якын кешеләргә генә бирәләр. Йомырка җыю белән генә бәйрәм тәмамланмый! Авыл ир-атлары җыелышып, зират чистартырга бара.Аннары урамда зур тамаша башлана. Җыр-биюләрдән соң халык бергәләшеп елга буена уен уйнарга төшеп китә.
Альбина Шиһапова, Казан-Саба, Кече Шыңар
|