Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

ГӨРЛӘП УЗГАН ҖӘЙ...

                      Кояшлы  җәй,ягымлы җәй,

                      Салкын көзгә калдырып китмә.

                      Ник бик азга киләсең,

                      Сине сагынып гомер үтә...

 

      Җәй чынлап та кояшлы,матур булды быел.Безнең мәдәният тормышына ямь өстәп ике яшь кыз – Билалова Алисә һәм Хуҗиәхмәтова Чулпан “мәдәният йорты хезмәткәре” ди- гән җаваплы эшне үз җилкәләрендә татып карадылар,безнең чын дусларыбызга,булыш- чыларыбызга әйләнделәр.Алисә - Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының филология булеге студенты,Чулпан – Казан дәүләт университетында белем ала.

    Иң беренче эшне “Туган якны өйрәнү” музееннан башладык.Челтәр-кашагаларны юып,тузаннарны сөртеп,самавырларны агартып,агачтан  ясалган экспонатларны лаклап, тимерләрен кара буяуга буяп куйганнан соң “өебез” ямьләнеп,матурланып калды. Кызлар,күңел җылыларын салып мендәр тышларына,ашъяулыкка чәчәкләр төшерделәр.

Менә ичмасам якты,ягымлы,нурлы татар өе!

     Үткәннәрне күпме генә сагынсак та,соклансак та тормыш һаман алга бара. Чигәм,бәй- лим дисәң,нинди генә җепләр,чигү-бәйләү кирәк яраклары юк! Ыргак белән матур-матур чәчәк букетлары,гөлләр ясау кебек четерекле эшләрне дә башкарып чыктык.Менә алар- миләүшә,ромашка.мәк, дәһлияләр, ала миләүшә,нәүруз,күгәрчен  күзе,маргариткалар матур килеп чыктылар, бер дигән күргәзмә булды!

      Яшьләрнеке-яшьләрчә шул инде.Кызлар да,аларга ияреп без дә бер дә тик тормадык. Җәй буе мәдәният йорты тирәсендәге чәчәкләрне тәрбияләп үстердек.Үзебезнең террито- риядә генә туктап калмадык,дамба читләрен,чишмә,күпер буйларын да чистартырга,чүп үләннәреннән арындырырга өлгердек.Чистарту,тәртиптә тоту әйбәт анысы,тик әле бит халыкка мәдәният хезмәте күрсәтәсе,балаларның җәйге ялларын файдалы һәм күңелле итеп оештырасы да бар.Инде традициягә кереп киткән эшне дәвам итәргә булдык – ялга кайткан студентлар белән кызларыбыз менә дигән концерт куйдылар!Халык  кич белән йормәс,килмәсләр инде дип борчылсак та,зал шыгрым тулы,200 ләп кеше бар иде.

       Идел буйлап сәяхәткә барып кайту да күңелләрдә якты эз калдырды.Рәхмәт Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидаилевичка! Ел саен безне  оештырып культ- походка алып бара.Югыйсә көндәлек эшләрдән,бәрәңге бакчасы һәм сыерларыбыздан аерылып беркая чыгып китә алмас идек.

        Менә шундыйрак хәлләр. Әле моның өстенә “Балыкчылар конкурсы”,терлекчеләр алдында балалар агитбригадасы чыгышы,Тимершыкта студентлар концерты,асфальтка рәсем төшерү конкурсы,яшь парларны тантаналы язылыштыру кичәләре,урам концерт- лары,физкультурачылар көне уңаеннан велосипедларда Оет авылына барып ярышларда катнашу,көн саен дискотекалар һ.б.,сез инде болар белән таныш.

       Шулай итеп җәй үзенең күңелле мәшәкатьләре  белән җырлап-гөрләп үтеп китте. Кызлар да уку йортларына белем өстәргә дип,студент тормышын сагынып калага китеп бардылар.Чулпан,Алисә!Сезгә укуыгызда уңышлар,сәламәтлек телибез.Безне дә онытып бетермәгез,киләсе җәйдә тагын бергәләп эшләргә насыйп булсын!

                                                                                                                                                     Фәридә Садыкова.

                                                                                                                                                                                           Кече Шыңар авыл мәдәният йорты.

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (22.10.2009)
Просмотров: 598 | Теги: Билалова Алисә, Чулпан Хуҗиахмәтова, Фәридә Садыкова, дискотека, Олы Шыңар авыл җирлеге, Тимершык, Рөстәм Фидаилевич, Казан, Хузиахметова Чулпан, Идел | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов