Әйе, күңеле сизә Сәмигулланың, ул аның туган тиешле кеше булуын чамалый һәм кайтыр алдыннан Иске Кодашка килеп, абыстайны эзләп табалар, кич буе сөйләшеп, бик күп хатирәләрне яңарталар һәм Зәйнәп әбине туган авылына кунакка кайтырга күндерәләр. Өч итекчене һәм әбисен Рәсим кияү ат белән Яңавыл станциясенә китереп куя. Поезд белән Курса разъездына төнлә килеп төшә болар. Үзләренең кайтасын Сәмигулла әтием Фәйзрахманга да хәбәр итә. Ул ат җигеп каршы алырга чыккан була. Юлда очраша ана белән бала. Әйе, күңеле
сизә Сәмигулланың, ул аның
туган тиешле кеше булуын
чамалый һәм кайтыр алдыннан Иске Кодашка
килеп, абыстайны эзләп табалар,
кич буе сөйләшеп,
бик күп хатирәләрне яңарталар һәм
Зәйнәп әбине туган авылына
кунакка кайтырга күндерәләр. Өч итекчене
һәм әбисен Рәсим
кияү ат белән Яңавыл
станциясенә китереп куя. Поезд
белән Курса разъездына
төнлә килеп төшә болар. Үзләренең кайтасын
Сәмигулла әтием Фәйзрахманга да хәбәр итә. Ул ат
җигеп каршы алырга чыккан була. Юлда очраша
ана белән бала. Бу
минутларда нинди хисләр кичергәндер
алар, анысы безгә мәгълүм түгел...
һәм өч-дүрт ай тора, олы
кунак була.
Шулай итеп,
Зәйнәп әби туган
авылына 1960 елда
кайта. Үз гомерендә кичергән
михнәтләре, тугыз ай карынында
йөрткән Фәйзерахманы өчен ничек
өзгәләнүе, әмма бернәрсә дә
эшли алмавы турында
елый-елый сөйли, улының,
булдыра алса, кичерүен
сорый... Ана белән бала үзара
аңлашып, уртак фикергә киләләр...
Бу әбиемнең
соңгы кайтуы була,
яңадан җиде елдан, 1967 елда үзе
үстергән кызы һәм оныклары
тәрбиясендә бакыйлыкка күчә ул.
Бик олылап озаталар Казан абыстаен
Иске Кодаш авылында.
Менә шулай
итеп, уй-фикерләрнең тезгене
булмагач, күңелем белән бик күп
вакыйгаларны айкадым. Бу
язмамда телгә алган өлкән буын
кешеләренең күбесе юк инде. Әмма алар барысы да
изге догага лаек. Мин мәрхүм-мәрхүмәләрнең аяныч
язмышларын сезгә җиткерә алган
булсам, үз гомеремдәге
шушы олы бурычымны үтәдем
дип санар идем.
Гөлнур Әхмәтова.
Олы Шыңар авылы.
|