Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Газизләребез рухына бер дога - 3

    Өлкән  сержант Фәйзерахман  Габдерахманов  җиде  елдан соң,  аяусыз  үлемне җиңеп, ниһаять,  туган  җиренә кайта.   Шул ук  елны  авылның  чибәр  кызы –  минем булачак  әнием  Тәгъзимә  белән  никахлашалар,  йорт-җир  булдыралар.  Бер-бер  артлы  дүрт балалары – кызлары  мин,  уллары  Фарук, Фәнил, Фидаил дөньяга  килә.  Әтиебез  туган  колхозында кырчылык  һәм  урманчылык бригадирлары,  ферма мөдире  булды,  соңрак  ат та карады. Җәмәгать  эшләрендә дә  катнашты, берничә  мәртәбә  халык  утырышчысы  итеп  сайланды,  "Хезмәт  ветераны” медале иясе буларак  лаеклы  ялга  чыкты. Әмма  әтиебез  фронтта  кичергәннәренең  һәм тыныч  тормышта  эшләгәннәренең  игелеген,  балаларының  хөрмәтен  күрә алмады. Каһәр  суккан  сугыш  яраларыннан  сыкрый-сыкрый  65 яшендә  бакыйлыкка күчте. Ярый  әле,  әниебез  озын гомерле булды,  аннан соң  20  ел  яши  алды. Әтине югалту  кайгысын  бик авыр  кичерде,  ләкин  сынмады-сыгылмады, гомер иткән иренең  рухы, балалары  һәм  оныклары  өчен җан атты.  Әмма, ни кызганыч, толларга булган  бүгенге  игътибарны ул да күрә алмады.

   Үзем  авылыбызның  уңган-булган  Рафаил  исемле  егеткә кияүгә  чыктым. Өч кыз һәм өч  малай  үстердек. Балаларыбыз  тормышта  үз урыннарын  таптылар. Кече улыбыз Надил генә өйләнмәгән  хәзергә,  Казан дәүләт  ветеринария академиясен  тәмамларга  җыена.  Бертуган  энеләрем Фарук, Фәнил һәм Фидаил  дә  туган авылыбызны  үз иттеләр,  әти-әни  туфрагын ташлап китмәделәр. Кыскасы,  әтиебез  үрнәге һәм  әниебезнең  киңәшләре – безнең  өчен  мәңгелек  гомер  юлдашлары.  Хәзер инде  яткан  туфраклары  йомшак,  урыннары  оҗмахта  булсын  дип теләргә генә  кала.  Чөнки  аның кебек  каһарман  җаннарның  үзләрен  дә, каберләрен дә  онытырга  ярамый.  Әгәр дә  Фәйзерахманнардай  сугыш  геройлары  булмаса,  бүгенге рәхәт  тормышны  күрә алмас идек.  Мәңгелек  дан һәм  хөрмәт аларга!

   Язмам ахырында Башкорстанда  яшәп  калган Зәйнәп  әбиемнең  язмышы  ничек  төгәлләнгәнен  сурәтләп  китим  инде. Аларның  асрамага  алган  кызлары  Хәкимә бик  кечкенәдән  кул  арасына  кереп,  эшчән һәм  чибәр  булып үсә. Ходайдан  вакыт  җиткәч,  авылның  алтын куллы  тимерче егете Рәсимгә кияүгә чыга. Әмма  аны  яратып  үстергән  әтисе  Закир гына  кыска  гомерле  була. Ул  үлгәч,  Зәйнәп  әбием  кызы Хәкимә  һәм  кияве  Рәсим  белән  бергә яшиләр.  Аларның  тату  гаиләсенә  күпләр  соклана. Хәкимә  сигез бала таба,  Зәйнәп  әби  аларны  үстерешергә  булыша,  биш вакыт намазын да  калдырмый. Коръән  укый,  абыстай  булып  йөри. Иске  Кодашның  гына  түгел,  бөтен  тирә-якның  мөхтәрәм  кешесенә әйләнә. Менә шуңа  бер мисал  да китерим әле.  Безнең  Шыңар  ягы,  гомумән,  Саба  районы  итекчеләре  өязгә  шул  Яңавыл районына  йөриләр. Зәйнәпнең  Олы  Шыңардагы  Әсәдулла  абыйсының  малае  Сәмигулла  да  итек  басарга  бара Яңавылга.  Болар эшли торган авылда Коръән  ашы  үткәрәләр.  "Үзегездә  мулла,  абыстай  бармы?”– дип сорыйлар  безнең  яктан  килүчеләр.

    – Мулла  бар.  Ә менә  абыстайны  утыз  биш  чакрым  ераклыктагы иске Кодаш  авылыннан  алып  киләбез. Бик  гыйлем  әби ул, аны  "Казан  корткасы”  дип йөртәләр. Сезнең  якташ булырга тиеш Зәйнәп  абыстай”,– дигән җавап  ишетәләр.

  

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (31.08.2012)
Просмотров: 411 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов