Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Газизләребез рухына бер дога - 2

 ...Зәйнәпне  яхшы  һәм  киң күңелле юлдашлары  Иске Кодашка  алып кайтып,  бер  баерак  кешегә  бала  карарга  урнаштыралар. Үзенә  тапшырылган  эшләрне үтә дә  җиренә  җиткереп  башкара  ул. Кеше  баласын  иркәләгәндә-юатканда үзенең  Олы  Шыңарда  үксез  булып  калган Фәйзерахманы  турында  ниләр  уйлаганын,  йөрәге ничек телгәләнгәнен ана кеше үзе генә  белә

   Күпмедер вакыт  үткәч,  Закир дигән  кешенең  җәмәгате  вафат  була. Зәйнәпне  шул  тол калган иргә кияүгә бирәләр. Матур гына яшәп  китә болар, тормышлары  әйбәт  була. Әмма, ни  сәбәпледер,  туган балалары бер-бер артлы  бакыйлыкка күчә  баралар. Барысы  җиде  сабыйны җирли Зәйнәп  белән  Закир. Менә шул  вакытта  боларның  күршесендә  күңелсез  бер  вакыйга  килеп чыга.  Сара  исемле  кыз  колхоз рәисе, мәчет  манараларын  кистерүче  ата  коммунист Фәхразый белән  йөреп,  авырга уза.  "Текә  егет”  Сара  белән  бераз  гына  тора да, балалары  туганчы  ук аерып  җибәрә. Кыз бала  дөньяга  килә.  Хәкимә  дип исем кушалар аңа.  Фәхразый  сабыйдан  баш тарта,  билгеле.  Шуннан соң  яшь  ана  Хәкимәсен  туган  бер  балалары  үлеп  баручы  Зәйнәп  белән  Закирга  тәкъдим итә.  Чөнки күрше  авылдагы  бер ир-ат  Сараны  кияүгә  ала. Әмма  баласын үз  атасына – Фәхразыйга бирүне төп  шарт  итеп  куя ул. Шуннан соң  Сара  Закирларга  керә дә: "Зинһар, баламны  алыгыз”,– ди өзми дә, куймый да елый. Ризалаша  болар һәм  Хәкимәне  балалыкка алалар. Аллаһы Тәгаләнең  рәхмәте белән  бу кыз исән-сау, чибәр  генә булып үсә.

  ...Ә хәзер  үзебезнең  Шыңар  якларына  кайтып,   тома  ятимлекне  тирән  җан һәм тән  газаплары белән кичерә-кичерә,  якты чырай  биргән  туганнарында  чираттан  йөреп дигәндәй, үсеп килә  минем булачак  әтием Фәйзерахман.

   Кыскасы,  ул Тукаебыз  язмышын кабатлый  дисәк тә,  арттыру булмас. Башкортстан  якларына итек басарга  чыгучыларга  ияреп,  әнисе  янына  ике  тапкыр –  тугыз  һәм унөч  яшендә  бара.  Үги  әтисе  Закир  белән  тапкан  әнисе  Зәйнәп  аны  якын итеп,  яратып кабул итәләр,  үзләрендә  калырга кыстыйлар. Әмма рәхәт булса да  торган җир, сагындыра  туган  ил дигәндәй, кире  Олы  Шыңарына  кайтып  китә  Фәйзерахман  һәм  озакламый  егет  булып та  җитешә ул. Шуннан соң  бер төркем  авылдашына  ияреп  китеп, Тула  шәһәрендәге  хәрби  заводка  эшкә  урнаша  һәм югары  квалификацияле  эшчегә әйләнә.  Өс-башын бик әйбәтләп  карый,  туган авылына  ялга  кайтканда үзен үстергән  туганнарына бер  чемодан  бүләк  алып кайтып тарата. Яхшылык  барыбер җирдә  ятмый шул.

   1939 елның 27 декабрендә  армия сафларына  алына  Фәйзерахман.  Хәрби хезмәт срогын  тутырырга өч-дүрт  ай кала Бөек Ватан сугышы  башлана.  Чик  буендагы  Брест шәһәрендәге  разведчиклар  частенда  хезмәт иткән Фәйзерахман  солдат  сугышның  беренче сәгатьләреннән  үк  фронтның  алгы  сызыгында булып  чыга. Нинди  гарасатлар, чигенү  ачылары  күрми алар. Канлы  бәрелешләрнең  чираттагысында Фәйзерахман  бик  каты яралана.  Аңсыз, ярым  үлгән  хәлдә  яткан  солдатны нимецлар  мәеткә санап,  тереләрне  әсирлеккә  алган вакытта  калдырып  китәләр.  Гомере, эчәсе  суы, җыясы  ризыгы  бетмәгән  булгач,  аны  шәһит  киткәннәр арасыннан табып алалар һәм  хәрби  госпитальгә  озаталар.  Дошман  ядрәсе  Фәйзерахман  солдатның  үпкәсен үтәли  тишеп  чыккан була. Ул өч  ай  дәваланып,  яңадан  сафка  баса һәм  фронтка  озатыла. Үлем  үзәннәренең   ниндиен генә  күрми әтием.  Атаклы  полководец А.В. Суворов  исемендәге  хәрби  полк  составында гвардия  өлкән  сержант  дәрәҗәсе  алып,  танк  командиры  сыйфатында  ярты Европаны  фашистлардан азат  итә-итә  Берлинга кадәр  барып җитә.  Будапешт, Вена,  Прага  шәһәрләрен  немец-фашист  илбасарларыннан  арындыруда  кан койган  солдат "Германияне  җиңгәне  өчен”. "Батырлык өчен”  медальләре, II  дәрәҗә  Бөек Ватан  сугышы   ордены белән  бүләкләнә.  Солдатларны  батырлыкка  рухландырап  торган  Башкомандующий И.В.Сталинның  тугыз (!)  Рәхмәт  хатына  лаек  була ул.

 


Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (31.08.2012)
Просмотров: 395 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов