Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Газизләребез рухына бер дога

   Бөек Җиңү бәйрәме, аннары Кайгы һәм Хәтер көннәре алдыннан матбугатта сагышлы да, гыйбрәтле дә язмалар еш басыла. Мин аларны тетрәнеп укыйм.Шул минутларда  үзебезнең  нәселгә – әби, бабайларга, әти-әниләргә кагылышлы җан өзгеч хәлләр  яңара  күңелемдә. Менә ничә  еллар инде  шуларны ак кәгазь  битләренә  төшерәсем килә иде.

   Башта  сүземне  әбием Зәйнәптән  башлыйм әле. Аның  күргәннәрен  аерым әсәр итеп язарлык.  Ул 1896 елда Олы Шыңар  авылында  туган. Зәйнәп  әбиемне  21 яшендә  ун балалы  Ахунҗан  байның  олы улы  Габдерахманга  кияүгә  бирәләр. Әмма  аларга  тигез  һәм  бәхетле  тормышта  озак  яшәргә насыйп  булмый.  Габдерахман  бабайны  беренче  бөтендөнья  сугышына  алалар. 1918 елда  уллары  Фәйзерахман туа. Әмма  фронттагы  әти кеше  үзенең  нәсел дәвамчысын  күрә  алмый,  сугышта  шәһит  китә. Шулай итеп,  яшьли  тол калган Зәйнәп ишле  гаиләле биатасы  Ахунҗан  йортында  "артык  кашык”ка  әйләнә  һәм аңа  баласын алып,  килгән  җиренә  китәргә кушалар. Зәйнап  өч  яшьлек  йөрәк  пәрасы  Фәйзерахманы,  ягъни  минем булачак  әтием  белән абыйсы  Әсәдулла  һәм   җиңгәсе  Миңзифа  йортына  кайта. Тол хатынны  монда да  якты  чырай белән  каршы  алмыйлар, билгеле. Чөнки  авыр чор – 1921 елгы  ачлык  башлана. Яңа гына  теле  ачылган  сабый:  "Әни, ашыйсы бик  килә”, – дип  өзгәләнә.  Менә шундый  коточкыч  заманда  башлана  беренче бөтендөнья  сугышында  һәлак  булган  Габдрахман  малаеның  бәхетсез  балачагы.  Кая барып  бәрелергә  белмичә  йөргән  көннәрдә  Зәйнәпне  күрше  Сабай  авылыннан  җәмәгате  үлгән  бер тегүче (исемен  белмибез)  үзенә кияүгә  чыгарга сорап килә.  Нишләсен,  ризалаша Зәйнәп.  Болар,  Фәйзерахманны  яңадан  кайтып  алу  нияте белән  Әсәдулла  абыйларында  калдыралар да, алар да  Башкортстан  якларына  тегү  тегәргә китеп,  ачлыктан   исән  калырга  уйлыйлар. Әмма "иртә  уңмаган – кич  уңмас,  кич  уңмаган һич  уңмас” дигән  шикелле,  поездда  барганда  Зәйнәпнең  икенче ире дә  тиф  авыруыннан  үлә. Җитмәсә, үзләре  белән  алган  көнкүреш  кирәк-яракларын  контейнерга  тапшырган  квитанциясен дә  югалта икенче  мәртәбә  тол калган  хатын. Бернәрсәсез, япа ялгызы  Казан –Свердлау  поездында  утырып кала ул. Билгеле,  дөнья  гел  тар  күңелле  кешеләрдән  генә  тормый  бит.  Шәфкатьле, иманлы  юлдашлар  очрый  вагонда  Зәйнәпкә.  Аңа үзләре  белән  Башкортстанның  Яңавыл  станциясендә  төшеп, Иске  Кодаш  дигән  авылга  кайтырга  тәкъдим  итәләр

   Тукай әйтмешли:  "Бара  болар,  бара  һаман  бара,  күренмидер күзләренә ак һәм  кара... " Зәйнәпкә  бу  ара  бик  ерак  булып  тоела. Ниһаять, Кодашка  кайтып җитәләр.

  Минем бу  язмам,  озынгарак та китәр,  бәлки. Әмма  вакытыннан  элек  олыгайган Зәйнәп  әбиемнең Иске  Кодаштагы  яшәешен  сурәтләми  кала  алмыйм  инде,  ачуланмагыз.  Гомумән,  күрше  республиканың  Яңавыл районы белән  без, сабалылар,  туганлашып та  алдык  бит  әле. 1993 елда  хакимият  башлыгыбыз Фәрит Гыйльмиев  җитәкчелегендәге  район  делегациясе Яңавылда шаулатып-гөрләтеп  әдәбият-сәнгать  көннәре  үткәрде. Аннары Сабага  Башкортстанда  яшәүче  милләттәшләребез  килде.  Яңавыл  районын  озак еллар  җитәкләгән  Нәзир Заһит  улы  Зыязовның  тумышы белән  шушы Иске Кодаштан  икәнен дә искәртү  кирәктер.    Явыз Иван Казанны  алгач,  чукындырудан  качкан безнең  төбәк  кешеләре бу авылга  нигез  салуы  турында  да сүзләр йөри халык арасында. Шуңа күрә Кодаш яклары  турында  иркенләбрәк  тасвирларга  җыенуым  юкка  түгел.

                           (Дәвамы алдагы текста)

 

  

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (31.08.2012)
Просмотров: 404 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов