Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Бездә йортлы булдык.
    Районыбыз авылларында "2012 елга кадәр авылның социаль үсеше” Федераль максатчан программасы ярдәме белән йортлы булучы гаиләләр саны арта бара. Күпән түгел Оет авылында Гөлсирин белән Расыйм Гариповларның яңа йортка күчү шатлыкларын уртаклаштык. -Күктән төшкән бәхет кебек булды. Иске йортка янкорма эшләү нияте белән төзелеш материаллары белешеп йөргәндә,”Яшь гаилә” программасы турында ишетеп,бәхетебезне сынап карарга булдык.Кирәкле документларны җыеп, тиешле урыннарга алып барып тапшырдым. Ходай тарафыннан язылган булса, була дигәннәре хак сүз. Безгә- өч балалы гаиләгә, кире кайтарыла торган 30%ын чигергәч, 1миллион 300мең сум кредит бирелде. 2008елның сентябрь аенда беренче бирелгән 300мең сум акчага йортның нигезен салдык, кирпеч, цемент алдык.Субцидия бирелгән саен йорт кутәрелә барып, ноябрь аенда өйнең тәрәзәләре куелды. Яңа елга кадәр элекр кертелде, 12февраль көнне йортка газ җибәрелде.Аннары эчке эшләрен тәмамлап,19июнь көнне күченеп яши башладык,-дип , Расыйм тугыз ай эчендә ничек итеп йорт төзеп чыгулары турында сөйләде. Расыйм белән Гөлсирин кабиналы душ, авомат кер юу машинасы белән заманча җиһазландырылган юыну бүлмәсен аерым бер канәгатьләнү хисе белән күрсәттеләр.”Яңа йорт эшләп чыксам, иң беренче душ куяр идем дигән сүзем бар иде. Абзардан ияреп кергән терлек исеннән киемне салып кына котылып булмый.Ә авыл җирендә терлек асрамыйча яшәү мөмкин түгел. Менә әле бер үгезне суеп саттык та, шуның акчасына йомшак мебель алып куйдык. Авыл җирендә башкача акча кертү юлы юк ", - ди Расыйм. Гариповларның зур тәрәзәләре аша нур уйнап торган йортларын дүрт һәм өч яшлек Динә белән Аязның шат авазлары тагын да ямьләндерә.Олысы Рафис икенче сыйныфта укый.Үзләре дә,балалары да заманнан калышмасыннар өчен түр башында компьтер һәм башка техник җиһазлар урын алган.”Хәзер бит шунсыз булмый.Кайсы гына оешмага мөрәҗәгать итсәң дә,иң элек шәхси документларның күчермәсен сорыйлар.Һич югы,шушы проблеманы хәл итү өчен принтер,ксерокс,сканерны үзебез алдык ",-дип әйтеп куйды Гөлсирин.Безнең сөйләшүне читтән генә күзәтеп йөргән әтиләре Габделбәр абый да сүзгә кушылды. -Мин үзем сугыш чоры баласы,1941 елда туганмын.Үз заманымның бөтен авырлыгын үз башымнан кчереп үстем.Колхоз фермасында 50 баш терлек караганга айга 21 сум хезмәт хакы түләнгән чорда да,җәмәгатем Гөлйөзем белән яңа йорт җиткереп чыктык.Яшәү шартларын яхшыртта-яхшырта,шул өйдә кырык ел яяшәдек.Аллага шөкер,ачлык-ялангачлыкны,мохтаҗлыкны балаларыбызга күрергә туры килмәвенә куанабыз.Хәзерге тормыш-көнкү- решне безнең чор белән чагыштырып булмый.Бүгенге заман кешесе: урман- нан агач алып кайту,утын яру,чиләк-көянтә белән чишмәдән су ташу,мичкә ягып ипи пешерү һәм башка бик күп мәшәкатьләрне белми.Чөнки авыл җирендә дә тормыш яхшырды хәзер,шәһәргә тигезләште.Юнтык суны да чыгарып түгәсе юк,хәттә,-дип,канәгать елмаеп куйды. -Улың белән киленең дә тырышлар бит, әлеге уңайлыкларның берсе дә үзеннән – үзе генә килмәгән,-дим. Аллага шөкер,оныкларга матур үрнәк күрсәтеп яшиләр.Йортыбызның һәм каралты-кураның игелеген күреп,аерым борчу-хәсрәтләр күрмичә яшәргә яссын,-дип Габделбәр абый оныгы Аязны тез башына уттыртып сөеп алды. Каралты-кура дигәннән, Гариповлар терлек абзарларын "Россельхозбан”тан АПК кредиты алып төзегәннәр. Капка-койманы да яңартканнар. Расыйм-Курса урманчылыгында урманчы, Гөлсирин Олы Шыңар урта мәктәбендә китапханәче булып эшлиләр. Авыл җиренең тәмен тоеп, булганына шөкер итеп, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәттеп, өч балаларын тәрбяләп, тулы канлы тормыш итә Гариповлар гаиләсе.
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (17.11.2009)
Просмотров: 561 | Комментарии: 1 | Теги: Олы Шыңар авыл советы, Гарипова Гульсирин, АПК. Гарипов Расим, Динә, Олы Шыңар урта мәктәбе, Оет авылы, Аяз, Рафис, Габделбәр, село Уют | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов