Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Бер йортта өч килендәш
  Авылларда тотрыклы нигезгә корылган гаиләләр Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы Дания Галимуллина җитәкләгән хатын-кызлар җәмәгать оешмасының игътибар үзәгендә. Оешма үзенең эшчәнлегендә үрнәк гаиләләр янәшәсендә сәламәт рухлы яшьләр тәрбияләүне максат итеп куя. Бүгенге заманда ата-ана йортында өч малайның үз гаиләсен корып,бергәләшеп яшәүләре сирәк очрый торган күренеш. Дөнья булгач, андый гаиләләр дә бар икән. Чулпыч авылында яшәүче Рәмзия белән Нәҗип Шәйхлисламовлар дүрт ул. Бер кыз үстергәннәр.Олы улары Фәнис Казан кызына өйләнеп,үз гаиләсен шәһәрдә корган. Кызлары Гөлия Казанда кондитерлар әзерләү училищесында укый. Уллары Марат,Илфат, Мәҗит өч ел эчендә бер-бер артлы өйләнеп, барысы бергә ата-ана йортында Гомер итәләр.Малайларның өчесе дә тормышларын авыл белән бәйләргә карар кылганнар, икесе «Болгар»,берсе «Оет» җәмгыятендә техникада эшлиләр.Тормыш юлдашлары итеп тә авыл кызларын сайлаганнар. Марат белән Лилиянең Иделия исемле кызларына ун ай булган. Илфат белән Гөлзар Илназ исемле малай үстерәләр,анысына сигез ай.Мәҗит белән Дәринә быел гыйнварның 24ендә өйләнешкәннәр. Тәрбияви күзлектән чыгып бәя бирсәк,бер йорттадүрт гаилә бергәләшеп яшәү өчен ата-ананыңРәмзия белән Нәҗип кебек төпле фикерле, зирәк акыллы, киң күңелле һәм бик тә сабыр холыкка ия булулары кирәк. Алар икесе дэ хезмәт сөючэн тырыш кешеләр . Рәмзия илле яшенә кадэр терлекчелектә эшләп биш балалы ана буларак пенсиягә чыккан. «Әле эшлисе идем , нәкъ шул елны Чулпычта ферма бетерелде» , - ди Рэмзия . Нәҗип тэ хезмәт юлын тулысынча терлекчелеккә багышлаган. Февральдә алтмыш яшемне түгәрәкләдем.Оетка җәяүләп йөреп эшләү бик кыен, туктыйсы булыр дип торам»,- диде ул. Авыл кешесенең үз хуҗалыгында да эше җитәрлек. Без килгән көнне дә үгез суеп, итен тапшырып йөриләр иде. «Әле абзарда сыер,аннан туган бозау бар. Артыгы кирәк түгел, булганын югары продукцияле итеп тәрбияләсәң әйбәт. Сыерның сөтен сатып та, гаилә бюджетына азрак акча кертәбез. Ел саен бер терлек симертеп тапшырабыз. Безнең малайлар балачактан ук ат белән «җенләнеп» үстеләр.Күп еллар чабышкы аты асрадык. Сабантуйларда күп катнаштылар, ат ярышларында беренче килеп, күп бүләкләр алып кайттылар. Быел атны суярга туры килде, аннан туган тайны үстерәбез хәзер»,- дип Рәмзия, канәгать елмаеп куйды. Рәмзия йөзендә нур балкый торган чын мөселман хатыны. Күренеп тора: Нәҗип белән өйләнешкәннән бирле тырышлыкларын йорт- җирләрен ныгытуга багышлаганнар. Балалар ишәйгән саен, өйләрен бер-берсенә төрттереп зурайтканнар. Әмма бүгенге көндә булганы гына җитми шул. Бер бүлмәдә ике яшь парга яшәү кыенгарак туры киләдер. Дөрес, алар үзләре зарланмыйлар, килендәшләр бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, дус-тату яшиләр. Ләкин дөньяның көне күп, һәр гаилә үз куышын булдыру турында да кайгыртырга тиештер. Әти, әни, әлбәттә, үз баласына башка чыгып яшәгез дип әйтә алмый. Моны яшьләр үзләре хәл итә. - Киленнәр белән бергә яшәүнең безгә бер кыенлыгы да юк. Бөтен эшне бергә башкарабыз. Минем ипи сатып алганым булмады, гел үзем пешердем. Камыр ашларын киленнәр белән бергәләп әзерлибез. Әле Арча кодагыебыз килеп, ике атна кунак булып ките. Кода-кодагыйлардан да уңдык, бер-беребезне хөрмәтләп яшибез,- ди Рәмзия. Утыз ел бергә Гомер иткән хатынының сүзен ире: « Дөнья бит ул куласа, бер әйләнә бер баса дигәндәй, Рәмзия үзе дә минем әнине бик олылап яшәде. Унөч ел әниле-кызлы кебек гомер иттеләр»,- дип куәтләп куйды. Тормышның әнә шундыйтирән мәгънәсенә төшенеп гомер иткән кешеләр генә чын бәхетнең нәрсә икәнлеген аңлый торгандыр. Нәҗип белән Рәмзия дә балаларын үзләренең яшәү рәвешләре үрнәгендә тәрбиялиләр.
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (18.03.2011)
Просмотров: 533 | Теги: Дарина, Чулпыч авылы, шайхлисламов назип, оет авлы, Болгар, рэмзия, илфат, гулзар, Шахлесламов марат | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов