Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Бөек Җиңү хакына...

    Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына зур югалтулар, бәла-казалар алып килгән сугыш буларак, тарих битләренә, кешеләр күңеленә уелып калган.

Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җиңү көнен күрергә насыйп булды.

Бу җиңүдә минем авылдашларымның да өлеше зур. Үзләренең тырыш хезмәтләре, сугышта күрсәткән батырлыклары белән алар да тарих битләрендә үз урыннарын алырга хаклыдыр дип саныйм.

Сугышның утлы язмышы безнең авылларны да нык өтәләгән, халыкны елаткан, каһәрләгән. Авылның һәр йортына диярлек үлем ишек каккан. Сугыш беткәнгә 70 ел вакыт үткән булса да, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә.       

Күршебездә яшәүче Әминә апа Әхмәтҗанова сугыш башланыр алдыннан гына Миңгәр авылы егетенә кияүгә чыга. Ире белән бары унбиш көнләп кенә яшәп кала ул. Сугыш башлануы турындагы хәбәр барлык яшьлек хыялларын җимерә. Тормыш иптәше сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китеп бара.

Туган якларын күрергә насыйп булмаган икән. Авыр елларда Әминә апа көпчәкле тракторда эшли. Үзенең тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайта. Соңрак, алтмышынчы еллардан башлап, авылда кибетче булып эшләде. Үз эшен тырышып башкарды. Тормышының соңгы көннәренә кадәр беренче мәхәббәтенә тугры булып калды.

Фатыйма апа балалары, килене, оныклары белән озын гомер кичерде. Аягында йөреп торса да,соңгы елларында  “ялгышкалый” башлады.Үз эченнән сөйләнә-сөйләнә авыл урамнарын әйләнә иде.Еш кына авыл башына чыгып  Саба якларына төбәлеп карап торганын да күргәләдек. Ә ире Мөхәммәтҗанның, шушы юлдан чыгып китеп, сугыш кырында ятып калганына алтмыш биш еллап вакыт узган...

      Безнең сул ягыбыздагы йорт урынында бушлык. Карт таллар, җимерелеп күмелә язган баз урыны гына бу урында хуҗалык булганын искәртә. Кайчандыр бу нигездә Шәмсебәдәр әби яши иде. Бик мөлаем, йомшак күңелле, юмарт әби иде ул. Бәләкәй генә өен һәрчак пөхтә, тәртиптә тотты. Бала-чага килеп керсә, йөзенә елмаю куна, шунда ук сандык ачыла, аннан тәмле конфет-прәннекләр чыга.

Шуңа да аңардан бала-чага бер дә өзелеп тормады. Әле соңгы вакытта гына әби күңелен аңладым мин. Сугышка кадәр  көчле, данлыклы нәсел була бу. Ире белән дүрт малай, ике кыз үстерә алар. Сугыш башлангач, улларының дүртесе дә (Гатият, Идият, Миңгол, Мәхмүт Зәйнуллиннар) фронтка китеп бара. Шуларның берсе генә 1943 елда авылга кайтып китә. Очучы, күкрәге тулы орден-медальләр була. Бу күрешү соңгысы булган икән. Дүрт баланың ник берсе сугыштан әйләнеп кайтсын! Менә ни өчен балаларны бик яратакан икән Шәмсебәдәр әби. Үз балаларына бирергә тиешле күңел җылысын безгә өләшкән икән бит ул! Шуның белән җанына тынычлык тапкан, күңелен юаткан. (Шәмсебәдәр әби, атаклы очучы, дошман тоткынлыгыннан фашист самолетын урлап качкан М.П.Девятаевның хатыны Фәүзия ханымның апасы була.)

    1941 елның 13 октябрендә СССР Дәүләт Оборона комитеты Татарстан җиренә оборона чикләрен төзү турында карар чыгара. Аның төп максаты – шул чикләрдән файдаланып, дошманны эре сәнәгать үзәгенә - Казанга якын җибәрмәү, тылга уздырмау була.

Дәүләт Оборона комитеты раслаган схема буенча әлеге чик Мари, Чувашия, Татарстан республикалары территориясе аша уза, барысы 331 км. га сузыла.

Бүләк апа Мөбәрәкованы һәм тагын берничә кызны Апас районының Күккүз, Йомралы авыллары тирәсенә окоп казырга җибәрәләр. Иртәдән кичкә кадәр япь-яшь кызлар, 3 м. тирәнлектә траншеялар казый, аларны бүрәнәләр белән ныгыта, урманда агач кисеп, атлар белән өстерәтә.

           Кече Шыңар авылында туып үскән Сания апаның әтисе, сугышның беренче көннәреннән үк, фронтка китә һәм шунда үлеп  кала. Унөч яшеннән өлкәннәр белән бергә сугыш авырлыгын татырга туры килә аңа. Үзе шикелле үсмер малайлар белән бергә, утыз-кырык  чакырымдагы Шәмәрдән станциясенә юл төзергә җибәрәләр. Ат белән ком ташый, агач кисә, шпаллар тезә.

Ундүрт яшендә  бригадир итеп куялар. Җигәргә - ат, эшләргә кеше юк. Бөтен эш бала-чага һәм карт-коры җилкәсенә кала. Урман чыгару, орлык ташу, җир сөрү – барысын да башкарырга туры килә аларга. Шул ук вакытта кешенең рухын күтәрергә, кайгылы хәбәр алганнарын юатырга, җиңүгә өметләндерергә дә тиеш була әле алар.

 Әйе, бик авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылды. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде

Сугышының беренче көннәреннән үк районга Мәскәү, Ленинград, Псков, Белоруссия һәм башка төбәкләрдән халык эвакуацияләнә башлый. Районга барысы 3346 кеше күчерелә. Шуларның 1247се – балалар. Сабада эвакуацияләнгән халык белән эшләү өчен махсус бүлек оештырыла. Төрле өлкәләрдән килгән төрле милләт вакилләрен (яһүд, рус, латыш һ.б.) авылларга тараталар. Аларны эш урыны һәм азык-төлек белән тәэмин итү оештырыла. Безнең як авылларында да дистәдән артык гаилә җибәрелә. Оет авылында Мәскәү өлкәсеннән килгән (улы фронтта) – Татьяна Петрушкина, Псковтан – Николай Юрлов (хатыны һәм кызы белән), Мәскәүдән ун яшьлек кызы белән килгән Клавдия Попова урнаша. Олы Шыңар авылы – мәскәүле Екатерина Лангны, Горький өлкәсендә туып үскән татар хатыны Зәйнәп Хәйруллинаны үзенә сыендыра. Авыл халкы күчеп килүчеләрне мунча кертә, соңгы телем икмәге белән бүлешә, кием-салымыннан өлеш чыгара.

 Саба районы архивында сакланган документтан өзек

Председателю Сабинского исполкома райсовета

Эвакпунктом гор. Москвы 9/7 – 41 года в ваш район была направлена девочка 13 лет Мещерякова Мария Ивановна. Мать данной девочки в данное время с другими детьми находится в Добровском районе Рязаньской области РСФСР и обратилась к нам с просьбой оказать ей необходимую помощь в отыскании ребёнка, так как неоднократные попытки узнать, где и в каком состоянии находится ребёнок, все же узнать ей не удалось. Поэтому Исполком Добровского Районного Совета депутатов трудящихся просит вас лично проверить и сообщить находиться ли в вашем районе девочка Мещерякова Мария Ивановна, краткое состояние здоровья и точный адрес местонахождения.

   Пред. Испол. Добровского Райсовета деп. трудящихся: Буданов. 5 август 1941 год.

Таба алдымы икән Мария үз анасын ?Җыела алдымы икән гайлә бер табынга? Җавапсыз сораулар...

Якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары да, Дан ордены кавалерлары да бар. Саба районын данга күмүче геройлар – дүртәү. Шуларның берсе – Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев безнең җирле узидарәгә кергән Оет авылыннан. Гали Закир улы Закиров – Байлар Сабасыннан. Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин – Курсабаш авылыннан, ә Иван Сергеевич Башкиров – Завод-Ныртыдан.
         Чыгышы белән Оет авылыннан булган Миңһаҗ Гыймадиев сугыш елларында Көнбатыш фронтта татар телендә чыккан “Алга, дошман өстенә!” дигән газетанын редакторы була. Ул, фронтовик татар язучылары Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт һ.б. белән сугышчыларны көрәшкә рухландырып, публицистик мәкаләләр, шигырьләр иҗат итә. Сугыштан соң, Дан ордены кавалерларына багышлап, “Солдат даны” дигән китап бастыра.
          Кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына хатын-кызларыбыз да баса. Олы Шыңар авылыннан Мәдинә апа Гәрәева да – шундый каһарман затлардан.
          Мәдинә апа 1943 елның октябрендә сугышка китә. Алар башта Казаннын Юдино бистәсе стациясенә җыелалар, аннан товар вагоннарына төяп, аларны фронтка җибәрәләр. Мәдинә апаларның төркеме төрле сугышчан бурычлар үти. Хәрби эшелоннар белән сугыш кораллары, гранаталар ташый. Киев, Житомир, Харьков шәһәрләрендә әһәмиятле объектларны, күперләрне саклауда катнаша. 1944 елга кадәр Икенче Белоруссия фронтында була. Шул елның көзендә авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Йөри алырлык хәлгә килгәч, аны туган якларына кайтарып җибәрәләр.
          Түлешкә авылында туып үскән Закиров Мөхәммәт сугыш башланганда Саба машина - трактор станциясендә шофёр булып эшли. 26 июнь көнне кулына повестка ала һәм приказ буенча үз машинасы белән Минск юнәлешендә фронтка җибәрелә. Районнан килгән полуторкасы белән корал, шартлаткычлар ташый. Соңрак аңа американың  “Студебеккер”  машинасын ышанып тапшыралар. Корыч аты белән меңнәрчә чакрым юл уза, күп үлемнән кала. Җиңү көнен Германиянең Дрезден шәһәре тирәсендә каршылый. Сугыш беткәннән соң да, Германиядән Украинага дүрт рейс ясый. Батырлыгы өчен ике “Кызыл Йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда туган авылына кайта, фронтта йөргән машинасы белән төрле оешмаларда эшли. Хезмәтләре өчен Ленин орденына лаек була.

            Харисов Вагыйз Харис улы 1918 нче елда Саба районы Оет авылында туа. 1939 елда хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башлангач немецларның беренче атакасын 1941 нче елның 28 июнендә Көнбатыш Белоруссиядә каршылый. Сугыш башында автоматчик булып хезмәт итә. Аннары Т – 34 танкының командиры вазыйфасын башкара. Техник – лейтенант.

            Борисов шәһәрен, Минскийны һәм башка шәһәрләрне азат итүдәге батырлыклары өчен Советлар Союзы маршалы Сталин тарафыннан рәхмәт белдерелә.

            “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

            Шулай итеп, Татарстанның Саба районындагы Шыңар, Чулпыч, Оет, Түлешкә авылларының эчкрсез һәм гади, дөнья күрмәгән кешеләрен сугыш зилзәләсе төрле якка тарата. Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми..

Сугыш ул – үлем.

Сугыш ул – җимереклек.

Сугыш ул – ачлык, ялангачлык.

Бер кешенең үлеме – зур кайгы, гаилә өчен зур югалту, дуслары, туганнары өчен ачы хәсрәт. Ә сугыш миллионлаган кешегә үлем алып килә. Кеше үтерү – зур җинаять, үтерүче закон тарафыннан иң югары җәзага хөкем ителә. Ә сугышта йөз меңләгән кеше үтерелә.

Кеше гашыйк була, гаилә кора, балалар үстерә, аларга белем бирә.

Сугыш гаиләләрне тарката, йөз меңләгән сабыйны ятим калдыра, хатыннарны тол итә.

Шуңа күрә сугыш китергән ачлык, бәла-казалар турында берәү дә онытырга тиеш түгел. Бу сугышта җиңеп чыгуда төп рольне уйнаган совет солдаты да, тылда көне-төне эшләгән хезмәт кешесе дә, бу чорда үзләренең хезмәтләрен һәм хәтта гомерләрен дә кызганмаган авылдашларыбыз да халкыбыз күңелендә мәңгелеккә сакланырга тиеш.

Айдар Гарипов.Олы Шыңар урта мәктәбенең тарих укытучысы.

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (19.03.2015)
Просмотров: 706 | Теги: Минск, Сталин, Сугыш, Шыңар, Оет, бөек ватан сугышы, Айдар Гарипов, Түлешкә, Афзал Шамов, Чулпыч | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов