Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Авылларыбыз яме - тәртиптә.
  Сонгы елларда, Олы Шыңар авыл җирлеге Советы, үз биләмәсендә хокук бозуларны, җинаятләрне булдырмас өчен, төрле профилактик чаралар үткәрүгә зур игътибар бирә. Авыллар тәртибе белән матур һәм моңа ирешү җирле мәсьәләләрнең берсе. Шул максаттан быел да гыйнвар аенда ук Саба районы эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлесе белән берлектә, авыл җирлегендәге җинаятләрне, төрле хокук бозуларны булдырмау һәм профилактика чаралары үткәрү буенча Советның махсус планы кабул ителде. Шушы план нигезендә, җирлек Советының елык эшчәнлегенә багышланган җыенда Олы Шыңар участок вәкаләтлесе, милиция капитаны Фатахов Д.Т. 2008 елда башкарган эшләренә хисап тотып, җәмәгать урынында аек булмаган килеш йөргәннәре өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылучыларны халык алдында исем – фамилияләре белән атап үткән иде. Мин моны бик тәэсирле чара дияр идем. Эчүчелек белән шөгыльләнүчеләрне авылдашлары каршында оялту, кем әйтмешли, эссе табага бастыру, бу юнәлештә максатка ирешергә ярдәм итәр иде. Шулай ук берничә участок милиционеры һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә авыл клубларында үткәрелә торган кичке дискотекаларны контрольгә алу да зур нәтиҗә бирә. Практика күрсәткәнчә, кайбер яшьләр мәдәният йорты каршында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артында килеп, үзләренчә масаеп йөрергә яраталар. Төнге рейдларда деҗурлык итүче юл – патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан тоткарлансалар, гаепләрен тиз таныйлар. Бер авыз пешкәч өреп капкан кебек, хәзер мәдәният йорты каршында кәеф – сафа корып йөрүчеләр күзгә күренеп сирәгәйде. Авыл җирлеге биләмәсендәге торак пунктларда тәртип булдыру максатыннан мәктәпләрдә, ата - аналар җыелышларында һәм укучылар белән атналык очрашуларда даими очрашып, яшьүсмерләр белән әңгәмәләр үткәрү, аларның фикерләрен тыңлау да традициягә керде. Эшне план нигезендә алып барабыз. Шул нигездә Совет утырышының чираттагысы Кече Шыңар мәдәният йортында, авыл җирлеге депутатлары, Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиянең җаваплы серкәтибе Билалов Р.М., участок вәкаләтлесе Фаттахов Д., авыл җирлегендәге барлык оешма җитәкчеләре, җәмәгать иминлеге милициясе начальнигы Хабибрахманов И.Ф, Саба районы эчке эшләр бүлегенең бәлигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор Зәкиев И.Т., катнашында үткәрелде. Биләмәдәге төрле хокук бозуларны булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактика чараларының үтәлеше тикшерелде. Утырышта катнашучылар яшьүсмерләрне тәрбияләү, тайгак юлга басудан йолып калу проблемаларына мөнәсәбәтле рәвештә фикер алыштылар. Авыл җирлеге советында бу мәсьәләдә җаваплы кешеләргә яңа йөкләнмәләр билгеләнеп, алга таба тырышлыкны тагын да артырырга кирәклеге ассызыкланды. Инде 2009 ел үзенең ахырына якынлашып килгәндә эш нәтиҗәләрнә кайбер анализлар ясасак, хисап чоры дәвамында үткәрелгән профилактика чараларының файдасы күзгә ташлана. Әйтик, быелның тугыз аенда биләмәдә авыр һәм аеруча җинаять фактлары теркәлмәде. Чагыштыру өчен 2007 елда барлыгы 7 җинаят кылынган булса, 2008 елда бары 2 генә җинаят кылынды, ә инде 2009 елның 9 аенда куркыныч саналмаган бер генә җинаять эше ачылган. Шулай ук административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 20.21нче маддәсе нигезендә, ягъни җәмагәть урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен җаваплылыкка тартылучылар да бермә - бер кимү ягында. Мәсәлән: 2007 елда барлыгы 45 кешегә административ беркетмә төзелгән булса, бу сан 2008 елда 26га кадәр кимегән. Шул ук вакытта юл хәрәкәте иминлеге линиясе буенча караганда, күрсәткечләр без теләгәнчә түгел әле. Әйтик, быел алты автомобиль йөртүче аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланып, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Моны, алда язганымча, юл – патруль хезмәте инспекторларының кичләрен мәдәният йортлары тирәсенә ешрак килеп чыгулары нәтиҗәсе дип тә саныйм. 2008 елда андый бер генә очрак теркәлгән булган. Шулай ук быел Олы Шыңар авыл җирлеге бтләмәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен тоткарланучылар да 100дән (2008 елда 87 очрак булган) артты. Без авыллар тәртибе белән матур дияргә яратабыз, һәрьяктан үрнәк торак пункты булдыру өчен тырышлык куябыз. Шул максаттан план нигезендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә җирлек биләмәсендә санитар чисталык булдыру буенча да ел дәвамында күләмле эш алып барыла. Моңа дәлил булып 2008 елга караганда шушы өлкәгә кагылышлы рәвештә, ягъни урамга чүп ташлаган, юынтык сулар түккән өчен төзелгән беркетмәләрнең 12гә артуы тора. Әмма һәряклап үрнәк, югары культуралы торак пунктлар булдыруда эшләр уңайга барса да, күңелне борчыган проблемалар җитәрлек әле. Дүрт мәчете, икешәр спорт залы, ике мәдәният учагы булган Олы Шыңар авыл җирлегендә, буш вакытны әнә шуларда уздырыр вакытта, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрүчеләрнең булуы бик кызганыч. Аларның уртача яше кырыктан узганлыктан, төрле үгетләүләрнең, профилактика чараларының йогынтысы әлегә бик сизелми. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, диләр бит. Шулай да проблемага кул селтәргә һ ич ярамый. Кырыктан соң да акылга утыручылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлаучылар турында ишетеп торабыз. Әнә шундыйлар үрнәге, алга таба да Совет тарафыннан күреләчәк йогынтылы чаралар көткән нәтиҗәне бирми калмас.
                                      Рөстәм Заһидуллин, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы.
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (28.11.2009) | Автор: Glavapocelenya
Просмотров: 615 | Теги: проблемы села.провонарушении, сабинское РОВД, Хабибрахманов Илшат, Прокуратура сабинского района, Закиев И, Фаттахов Данил, милиция | Рейтинг: 2.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов