Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

АЛТЫН КӨЗДӘ - АЛТЫН ТУЙЛАР...

    Шушы исемдәге кичәне ел саен зурлап үткәрү мәдәният йортында традициягә кереп китте.50 ел бергә гомер кичергән,авыл халкына үрнәк яшәү рәвеше күрсәткән иң мөх- тәрәм  кешеләребезне җыябыз без бу көнне. Быел да алар 5 пар:

-         Гарифуллин Нурсәет,Гамбәрия

-         Закиров Җиһангир,Флүрә

-         Шәйхетдинов Нуретдин,Фәниянур

-         Хаҗиев Равил,Дания

-         Гатиятуллин Рәхимулла,Галия.

 Әйе,50 ел бергә гомер кичереп,кайгы-хәсрәтләрне,авырлыкларны бергә күтәреп,сабыр итеп,хезмәт яратып,бер-берсенә терәк булып яшәгән бу гаиләләр.

         Тантаналы котлау өлешеннән соң сәхнәне алтын парларга,аларның балаларына бирдек.Нинди генә матур теләкләр,җылы сүзләр ишетмәде алар бу көнне үзләренең балаларыннан,оныкларыннан,оныкчыкларыннан,туганнарыннан.Араларында артистлар, җырчылар,биючеләр  дә бик күп.Әти-әниләре алар өчен горурлык хисе кичереп,күз яшь- ләрен сөртеп утырдылар.

       Менә сүзне алтын парлар алды.Алар һәммәсе дә гади җир кешеләре.Боларда нык, какшамас иман,корыч характер.Тормыштан сабак,гыйбрәт ала- ала яшәлгән. “Кырыс язмыш белән көрәшергә бик үк җиңел булмаса да,бирешмәдек.Елатырга теләсә - көлдек, бәреп екса җырлый-җырлый күтәрелдек”,-дип сөйләделәр алар.

        Котлаулар күп булды бу көнне.Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы  Рөстәм Фидаи- левич үзенең котлау чыгышыннан  соң тормыштан алынган мәзәк хәл сөйләп һәркемне  елмаерга мәҗбүр итте.Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Олег Фазылҗанов һәм аның тормыш иптәше,Түбән Кама  яшьләр театры артисткасы Алсу Хаҗиева исә кичәбезнең алтын ноктасы булдылар.Дания апа һәм Равил абыйлар балалары һәм кияүләре белән хаклы горурлана алалар.

       “Тәүфыйк – ярты бәхет,”- ди халкым.Балаңны бәхетле итеп күрәсең килсә,тәүфыйклы итеп тәрбиялә,димәк.”Ни чәчсәң,шуны урырсың”,- дибез.Дөрес.Бүгенге бу алтын гаилә- ләрнең уңыш җыйган чорлары,ә уңышлары мул,куанычлы!”, - дип тәмамлады сүзне, кичәне алып баручы Әлфия Шәйдуллина.

 

                                                                                  Фәридә Садыйкова

                                                                                             3.10.09.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (22.10.2009)
Просмотров: 681 | Комментарии: 1 | Теги: Гарифуллин Нурсәет, Алсу Хаҗиева, Түбән Кама яшьләр театры, ГамбәриӘлфия Шәйдуллина, Олег Фазылҗанов | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов