Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Всего материалов в каталоге: 59 Показано материалов: 11-20 |
Страницы: « 1 2 3 4 5 6 » |
Рационализаторлык, уйлап табу эшчәнлеге өлкәсенә сәләтле яшьләрне җәлеп итү – бүгенге инновацияле икътисадның, фәнни һәм югары технологияле тармаклар үсешенең мөһим шарты. Техник иҗатка тартылучы "яшь Кулибиннар” һәр мәктәптә, һәр сыйныфта диярлек бар һәм аларны күреп ала белергә,үсендерергә кирәк. Олы Шыңар авыл җирлегенә баргач та, техникага хирыс яшьләр белән кызыксынган идек, безгә X сыйныф укучысы Инсаф Мөхәммәтовны тәкъдим иттеләр. Инсаф газета буенча безгә "таныш” егет булып чыкты. |
Әйе, күңеле
сизә Сәмигулланың, ул аның
туган тиешле кеше булуын
чамалый һәм кайтыр алдыннан Иске Кодашка
килеп, абыстайны эзләп табалар,
кич буе сөйләшеп,
бик күп хатирәләрне яңарталар һәм
Зәйнәп әбине туган авылына
кунакка кайтырга күндерәләр. |
Өлкән сержант Фәйзерахман Габдерахманов җиде елдан соң, аяусыз үлемне җиңеп, ниһаять, туган җиренә кайта. Шул ук елны авылның чибәр кызы – минем булачак әнием Тәгъзимә белән никахлашалар, йорт-җир булдыралар. Бер-бер артлы дүрт балалары – кызлары мин, уллары Фарук, Фәнил, Фидаил дөньяга килә. Әтиебез туган колхозында кырчылык һәм урманчылык бригадирлары, ферма мөдире булды, соңрак ат та карады. |
...Зәйнәпне яхшы
һәм киң күңелле юлдашлары Иске Кодашка
алып кайтып, бер баерак
кешегә бала карарга
урнаштыралар. Үзенә
тапшырылган эшләрне үтә дә җиренә
җиткереп башкара ул. Кеше
баласын иркәләгәндә-юатканда
үзенең Олы Шыңарда
үксез булып калган Фәйзерахманы турында
ниләр уйлаганын, йөрәге ничек телгәләнгәнен ана кеше үзе
генә белә.
|
Башта
сүземне әбием Зәйнәптән башлыйм әле. Аның күргәннәрен
аерым әсәр итеп язарлык. Ул 1896
елда Олы Шыңар авылында туган. Зәйнәп
әбиемне 21 яшендә ун балалы
Ахунҗан байның олы улы
Габдерахманга кияүгә бирәләр. Әмма
аларга тигез һәм
бәхетле тормышта озак
яшәргә насыйп булмый. Габдерахман
бабайны беренче бөтендөнья
сугышына алалар. 1918 елда уллары
Фәйзерахман туа. Әмма
фронттагы әти кеше үзенең
нәсел дәвамчысын күрә алмый,
сугышта шәһит китә. |
Менә шундый якты ниятләр белән Олы Шыңарның данлыклы сәүдәгәре – Ахунҗан оныклары 2 июньдә Шәҗәрә бәйрәме уткәрде. Бу нәселнен тамырлары – киң тармаклы һәм бик тирән юл алган. Аларның һәммәсен дә туган якка, туган җиргә булган мәхәббәт, хөрмәт, сагыну һәм җирсү хисләре берләштерде. |
Иртәнге җиденче ярты. Әле әтәч кычкыра, әле эт өреп куя.Һавада кыр казлары тавышы. Кояш чыкмас борын урам чатлары балачага белән тулган. Төркем-төркем 3-12 яшьлек бәләкәчләр,кулларына аллы-гөлле матур пакетлар тотып, йорттан йортка кереп, йомырка җыеп йөри. Бу үзенчәлекле традиция бик борынгыдан килә. «Без дә шулай йомырка җыеп йөри идек», - дип исенә төшерә әбием. |
Авылларда тотрыклы нигезгә корылган гаиләләр Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы Дания Галимуллина җитәкләгән хатын-кызлар җәмәгать оешмасының игътибар үзәгендә. Оешма үзенең эшчәнлегендә үрнәк гаиләләр янәшәсендә сәламәт рухлы яшьләр тәрбияләүне максат итеп куя. Бүгенге заманда ата-ана йортында өч малайның үз гаиләсен корып,бергәләшеп яшәүләре сирәк очрый торган күренеш. Дөнья булгач, андый гаиләләр дә бар икән. Чулпыч авылында яшәүче Рәмзия белән Нәҗип Шәйхлисламовлар дүрт ул. Бер кыз үстергәннәр.Олы улары Фәнис Казан кызына өйләнеп,үз гаиләсен шәһәрдә корган. |
Узган отчет елы үзенчәлекле, һәм чиста авыл хуҗалыгы белән шөгелләнгән авыл җирлеге буларак сонгы еллардагы иң авыр еллардан саналды. Чөнки үтә салкын, карсыз башланган кыш нигезендә су трассалары туңды, шунлыктан авылларыбыздагы су линиеларында күпләп аварияләр барлыкка килде һәм әлбәттә су туңу сәбәпле июнь аена кадәр халыкны су белән тәэмин итү өлешчә чикләнелде. Шулай ук коры, кызу килгән җәйдә авыл халкы тормышына өстәмә мәшәкатләр тудырды. Печән, салам кебек терлек азыгы хәзерләү, икенче икмәгебез булган бәрәнге үстерү төп проблемага әверелде. Халыкны, көненә 23 сәгать буе эшләп торган су куу насослары тулы күәтенә эшләп торуга да карамастан, эчә торган су белән тәэмин итү кыенлашты, чөнки күп хуҗалыклар бертуктаусыз, күптөрле кисәтүләргә дә карамастан яшелчә бакчаларына, уңыш алу ниятеннән су агыздылыр. Инде башланып киткән кыш декабрь ае буе яуган кар бураннары белән безне һәм кар чистарту техникаларын яңадан сынарга тотынды. |
6 ноябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Укытучылар елы уңаеннан зур чара оешты-рылды. Ул көнне бирегә шушы мәктәптә берен-че хезмәт юлларын башлап, гомерләрен яшь бу-ынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган чын педагоглар жыйналды. Бер-берсе белән 20-З0ар ел күрешмәгән хезмәттәшләрнең очрашу-күрешү мизгелләрендәге хисләр ташкынын сөйләп-аңлатып булмый. |
|
|
Block title |
Block content |
|