Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

2012 елга авыл җирлегенең отчет доклады
Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм чакырылган иптәшләр! Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы, Олы Шыңар авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка авыл җирлеге Советының 2012 нче елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим ителә.
Узган 2012 ел үзенең мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тарих битләрен япты. Ел авыл халкы өчен унай шартлары белән халыкта яхшы тәэсир калдырды, аллага шөкер, мал-туарга ашату өчен печән, икмәк житәрлек, ашарга үзебезнең бәрәңге бар. Эшчеләргә вакытында хезмәт хакы, пенсионерларга пенсия бирелде. Халык мал асрап, үзеннән арткан продукцияне сатып, тормышын алып бара. Ике атна саен Казан каласында үткәрелгән авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәләрендә үзе җитештергән товарларын авыл җирлеге советына китереп биреп, авыл халкына сату мөмкинлегедә тудырылды. Бүгенге көндә Олы Шыңар авыл җирлегендә 418 хуҗалыкта барлыгы 1094 кеше яши. Авыллап алганда Олы Шыңарда 412, Кече Шыңарда 378, Оетта - 231, Чулпычта 67, Түлешкәдә 6 кеше яши. Шуның эченнән җирлек буенча ирләр - 552, хатын-кызлар – 542, 7 яшькә кадәр балалар саны - 63, укучылар -157, студентлар - 53. Хуҗалыклар санына килгәндә Олы Шыңарда 140 хуҗалыктан 131 хужалыкта кеше яши, Кече Шыңарда 140 хуҗалыкның 121ендә кеше яши, Оетта 99 хужалыктан 79 ында кеше яши, Чулпычта 34 хуҗалыкның 25 ндә кеше яши һәм Түлешкәдә 6 хуҗалыкның өчесендә кеше яши. Кеше яшәми торган йорт саннары җирлек буенча - 60 йорт. 12 тулы булмаган гаилә, шуларда 17 бала тәрбияләнә, 23 күп балалы гаилә бар, аларда 63 бала тәрбияләнә. Бәби алып кайта алырдай хатын-кызлар - 98 (18-35 яшькә кадәргеләр). Биләмәдә ярдәмчесез, ялгыз, балалары булмаган 17 пенсионер яши. Бу төр категориядәге кешеләргә 5 социаль хезмәткәр һәм 12 өлкән кешегә 1 медицина хезмәткәре беркетелгән. Авыл җирлеге буенча 1 опекунга алынган бала исәптә тора. Биләмәдә барлыгы 411 кеше пенсия ала, шуның эченнән 334 картлык буенча, 35е инвалидлык, 9 гаилә тәрбиячесен югалтканга пенсия ала. Биләмә буенча 2 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 7 инвалид бала бар, тыл ветераннары 76. Җирлек буенча уртача пенсия күләме 7 мең 263 сум тәшкил итә. 2012 елда барлыгы авыл җирлеге буенча таратылган пенсиянең суммасы – 35 млн. 821 мең 116 сумны тәшкил итте. Отчет елында "Ана капиталы” сертификаты 6 анага бирелде. Авыл җирлеге Советына яңа гаилә төзүләрен сорап 6 гариза теркәлде. Авыллап алганда Олы Шыңарда 2, Кече Шыңарда 3, Оетта 1 пар. 2011нче елда 8 бала дөньяга килгән булса, 2012 елда – 9 бала дөньяга аваз салды. Кече Шыңарда 5 бала - (4 малай, 1 кыз), Олы Шыңарда 2 бала (2 малай), Оетта 2 (2 малай). Шушы гаиләләр эченнән беренче балаларын алып кайтучы - 4 гаилә, икенче баласын - 1 гаилә, өченче баласын табучылар 2012 елда 4 гаилә. Биләмәдә 15 кеше вафат булды. Вафат булган кешеләр арасыннан эш яшендәге 1 кеше, калган 14е өлкән кешеләр. Авыллап санаганда Кече Шыңарда - 5 кеше, Олы Шыңарда – 6 кеше, Оетта – 4 кеше. Безнең авыл җирлеге башкарма комитетының бюдҗетының 2012 елда тотылыш ягы 4млн. 444 мең 215 сум булды. Үзебезнең кергән керемнәр: Керем төреЕллык планыҮтәлеш%
Подоходный налог208 766312 391150
Бердәм авыл хуҗалыгы налогы2 000146 405
Мөлкәт налогы64 00093 265146
Җир налогы390 000405 887105
Җирләрнең аренда түләве2 20018 722
Мөлкәтләрнең арнеда түләве 394 сум
Җир сатудан кергән керем2 700132 644
калганнар 2 974
БАРЛЫГЫ669 6661 млн. 112 мең 681166
Авыл жирлеге Советы утырышлары даими рәвештә уздырылып, эшлисе эшләребез, проблемаларыбыз, алга таба бурычлар куелып, тиешле карарлар кабул ителеп, контрольгә алып барылды. Барлыгы ел дәвамында 20 утырыш үткәрелеп, көн тәртибендә 27 мәсьәлә каралды. Учреждение житәкчеләре белән һәрдаим киңәшмәләр үткәреп, эшләнгән эшләргә анализ ясалды, алга бурычлар куелды. Авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр гражданнарның гомуми жыелышларында карала. Барлыгы 5 гражданнар жыелышы үткәрелде. 2012 нче елның гыйнвар аенда 2011 елда эшләгән эшләргә отчет ясалды, ә алдагы жыелышларда авылларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү һәм җәйге чорга янгынга каршы көрәш чараларының торышы, гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру турындагы мәсьәләр каралды, тиешле карарлар кабул ителде. Авыл җирлеге Советына үзләренең төрле эчтәлектәге сораулары һәм мөрәҗәгатьләре белән 69 кеше мөрәҗагать итте, 49 язмача гариза кереп, жаваплар кәнагатьләндерелде. Үткән ел биләмәдә Бөек Жинүнең 67 еллыгы унаеннан ветераннарны хөрмәтләп тантаналы митинг һәм укучылар көче белән концерт оештырылды, соңыннан чәй табыны әзерләнде. Чәй табынын оештыруа "Туган як” оешмасы ярәм итте. Ә cугыш ветераннарына акчалата конвертлар, ирләре сугышта үлгән тол хатыннарның барысынада күчтәнәч пакетлар әзерләргә "Барс Медиа” компаниясе иганәчелек итте. Авыллардагы обелискларга яз көне өлешчә косметик ремонт үткәрелде, төзелеш материаллары алу өчен 3 мең 412 сум акча тотылды. һәм агымдагы елда Оет авылында мәктәп төзелеше уңаеннан сүтелеп торган обелискны 2013 елның җиңү бәйрәменә яңадан торгызырбыз дип планнаштырабыз. Халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан ел буена субсидияләр түләнеп килә (ЕДВ, пособия, компенсацияләр). Ул үткән ел барлыгы – 1 029 кешегә, 3 млн 058 мең 665 сум күләмендә түләнгән. Шулай ук төрле авыр хәлдә калган 14 кешегә 41 мең 094 сум күләмендә материаль ярдәм бирелгән. Районның пенсия бүлеге аша 6 өлкән яштәге кешегә газ котелы һәм 4 кешегә газ плитасы алып кайтып бирелде. Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгенә, ел дәвамында Олы Шыңар авыл җирлегендәге сәләмәтлекләре какшаган өлкәннәргә тернәкләнү өчен 26 кешегә лимит бирелгән иде, әмма анда безнең җирлектән барысы 35 кеше ял итеп, сәләмәтлекләрен ныгыта алды. Авыл җирлеге буенча урамнарны яктырту утлары 112 урында куелган. Урам утлары өчен материалларга 2012 елда 9 мең 679 сум акча күчерелде, техник хезмәт күрсәтү өчен 33 562 сум акча тотылды. Урам утлары өчен 2012 елда 61 мең 552 квт энергия сарыф ителеп, 202 мең 785 сум акча күчерелде. Бу 1 лампочкага 550 квт энергия туры килә дигән сүз. Авыл җирлегендәге 1 урамны яктырту лампасын тоту бюдҗетка 2 мең 197 сумга төште. Отчет елында Олы Шыңар авылы Кооператив урамының урта мәктәп каршына һәм фельдшер акушерлык пунктына юлны балалар аркылы чыгу урынына юл билгеләре урнаштырылды. Бу эш өчен авыл җирлеге бюдҗетыннан 25 мең 208 сум акча тотылды. Урам юлларын кардан чистарту өчен "Туган як” җәмгыятенә 23 мең 275 сум акча күчерелде. Алар һәрдаим урамнарны кардан чистартып торалар. Халык тарафыннан юлларга кар түгү очраклары күп. Карны юлга чыгармавыгызны, бу гадәтне бетерүегезне сорыйм. Тимершык – Шыңар авто юлында җәй буе ремонт эшләре алып барылды. Таулы урыннар, борылышлар киселеп, юл киңәйтелде. Тулаем алганда 59 млн 90 мең сумлык эш башкарылып Шыңар – Тимершык юлының 8 км 370 метры яңадан эшләнде. Агымдагы елда чиста су программасы буенча безнең җирлектә дүртенче авылда су кертү эшләре тамамланды. Бүгенге көндә Чулпыч авыл халкы гомуми бәясе 3 млн. 560 мең сумлык яңа су линиесеннән су белән тәэмин ителә башлады. Шулай ук 2012 ел тарих битләренә Оет авылындагы барлык бюдҗет оешмаларын бер түбә астына сыйдырган җәмәгәт үзәге төзелә башлау белән истә калачак. Нык таушалган башлангыч мәктәп бинасы, фелдшер акушерлык пункты, спорт зал, авыл клубын берләштергән бинаның бүгенге көндә стенасын өю эшләре бара. Коммуналь хужалык эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне җиткерәсем килә. Ел дәвамында халык эчә торган су белән өзлексез тәимин ителеп, айга ике тапкыр халыктан көн күреш калдыклары җыйналып торды. Шушы хезмәтләр өчен отчет елында: суга 466 мең 482 сумлык хезмәт күрсәтелеп 457 мең 486 сум җыйнап алынды. Коры көн күреш калдыкларын җыйнау хезмәте өчен 324 мең 285 сумлык счетлар таратылып 347 мең 456 сум акча җыйнап алынды. Торак комуналь хуҗалыгы каршында булган бурыч 10 мең 725 сум. Биләмәне җыештыру яздан башланып ул көз буена дәвам итә. Айга 2 тапкыр чүпне җыярга машина килсә дә, чүпне ( пакет, тирес, яна торган резин, кәгаз, пластик калдыкларын Кече Шыңар авыл читендәге, үләт базы янындагы чүплеккә ташлау очраклары булып тора. Нәкъ менә шушы чүплекне төяп ташып түгү, күмү безгә үткән ел 13 мең 807 сумга төште. Инде агымдагы елда булган төзелеш материаллары калдыкларын казып куелган чокырга гына салып яндырып китүегезне сорар идем. Ә күп еллар чүплек урыны булган урынны без быел чәчүлек басуы итербез дип планнаштырабыз. Иптәшләр экология инспекторларыннан һәм полиция хезмәткәрләреннән зур суммадагы штрафлардан котылу өчен безгә булган чүпләрне төрләргә аерып, яна торганын хуҗалыкта ук яндырып, чери торганын тирестә черетеп, янмый, череми торганнарын комуналь хуҗалык машинасына төяп озатырга ияләнергә кирәк. Быелдан башлап санксияләнмәгән чүплеккә пакет, пластик кебек көнкүреш калдыклары түксегез җазага тартылачаксыз. Шулай ук авыл башларындагы төзелеш материалларын, агачларыгызны, утыннарыгызны, ташларыгызны язга чыгу белән жыештыруыгызны сорыйм. Олы Шыңар авыл башы сонгы елларда хәйран тәртипкә килде, әммә кече Шыңарның су башнясы тирәсе һәм Оет авылының хуҗалык бакчалары артындагы төзелеш материаллары һәм техника калдыклары белән хәйран эшлисе бар әле. Теләче һәм Саба район банкларыннан авыл хуҗалыгы кредитын 2012 елда 20 кеше, 4 млн 020 мең сум күләмендә алды. Шуннан 6 кеше техника алу өчен, 13 кеше – абзар төзү өчен һәм 1 кеше умарта алу өчен кредит рәсмиләштерде. 2012 елда да халыкны эш белән тәимин итү үзәгенә 2 кеше учетка басты һәм эшсезлекне киметү буенча чыгарылган программа нигезендә 58 800 сум акча алып бер кеше йон оекбашлар бәйләү буенча үзенең эшен башлап җибәрде. Зиратларыбызның чисталыгын, төзеклеген өлкәннәребез һәм авыл халкы даими рәвештә кайгыртып тора. Бу - яз һәм көз айларында үтә торган өмәләрдә күренеп тора, яше-карты бергәләшеп өмәләр ясала, ауган агачлар киселә, яндырыла, чүпләр түгелә, иске чардуганнар яңартыла. Үзегез күргәнегезчә Чулпыч авылының сонгы елларда агачлары нык корыды. Һәм шул уңайдан Чулпыч авылының зиратында 5 тапкыр өмә үткәрелде. Бу өмәләрдә кызганычка каршы гел бер үк кешеләр катнашты, алар арасыннан иң активлар булып Зиннатуллин Илдус һәм Мубараков Рамилләрне атап үтәсем килә, алар үзләренең көчләрен һәм вакытларын бу изге эштә кызганмадылар. Әле 2005 елда гына Кече Шыңар авылының зират коймалары ремонтланган иде. Әммә узган ел кар басып, җирдалары хәйран гына урында череп ауды. Шуның өчен үткән ел өлкәннәр белән киңәшеп, авыл халкыннан һәр бәлигъ булган кешедән 500әр сум акча җыйнап алу турында килештек. Мондый эшләр башкару өчен җыелган акчаларны салырга авыл җирлеге буенча "Шыңар” фонды оешты. Ак Барс банкында аның үз счеты булдырылды. Мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләр, читтә яшәүче авылдашлар шушы счетка үз өлешләрен кертә ала. Бүгенге көнгә "Шыңар” фондында 126 мең 033 сум акча бар. Шул сумма эченнән: үзара салым итеп Олы Шыңар авылыннан - 13 мең 950 сум, Кече Шыңар авылынна – 9 мең 750 сум, Оет авылыннан – 8 мең 100 сум, Чулпыч авылыннан – 1 мең 650 сум акча җыйналды. "Туган як” җәмгыятеннән урта мәктәпкә спорт кирәк – яраклары алу өчен 6 мең 800 сум күләмендә иганәчелек ярдәм акчасы керде. Кече Шыңар авылының зират коймасын эшләү өчен авыл халкыннан – 72 мең 700 сум, Кече Шыңар авылы мәчетеннән зират коймасын эшләргә 11 мең 500 сум акча керде. Шулай итеп зират коймасын эшләү өчен бүгенге көнгә 84 мең 200 сум акчабыз бар. Дөрес бу акча гына озынлыгы 1 километр булган Кече Шыңар авылының зират коймасын тимердән эшләү өчен җитмәячәк. Шунлыктан авыл халкы бердәм тотынмаса, җыелган акча белән генә әллә кая барып булмый, бу күләмле эш диясем килә. Шулайук Олы Шыңар авылының авыл уртасында булган чишмәгә аерым тукталып үтәсем килә. Бу чишмәнең йорты бик нык тузган иде. Һәм отчет елында чишмәнең йорты сүтелеп, якын тирәсендәге аерым чыккан вак сулар барысы бергә җыелып каптаҗ ясалды, чишмәнең йорты матур итеп эшләнде, тротуар салынып, яктырткыч фонарлар куелды, якын тирәсе чистартылып матурланды. Бу эшләрне нигездә Олы Шыңар авылыннан Гарифуллин Илшат белән Гилметдинов Рафис башкардылар. "Туган як” җәмгыяте һәрдаим техника белән булышлык күрсәтте. Шулай итеп Олы Шыңар авыл чишмәсендә 2012 елдан, 312 мең сумлык эш эшләнеп өр яңадан үзгәртелде, бу сумманы тулаем Олы Шыңардан бертуган Гараевлар күтәрделәр. Биләмәдә иң күп эш урыны биреп торучы авыл хуҗалыгы оешмасы булып "Туган як” оешмасы тора. "Туган як”та барысы 163 кеше эшли, терлек саны 1 734 не тәшкил итә, шулардан 530ы савым сыеры. Чәчүлек жирләре 2867га исәпләнә, 1га 20.3 ц уныш жыйнап алынды. Җәмгыяттә уртача хезмәт хакы 9 мең 646 сумны тәшкил итә, хәм ул айныкы айга түләнеп барыла. Пай җиренә түләүгә килгәндә "Туган як” оешмасы 1 пайга 1 мең 725 сум белән түләүне планнаштырды. Хәм 1 пайга 1 мең 100 сум күләмендә, икешәр центнер ашлык белән исап хисап ясалды. Калган суммага киләчәктә хисап ясалачак. Авыл җирлеге буенча игенчелек белән шөгыльләнә торган 2 фермер хуҗалыгы бар. Аларның берсе Олы Шыңар авылында ИП "Галиуллин”, икенчесе Оет авылында КФХ "Нурмиев”. Галиуллин хуҗалыгында 2 трактор, 1 комбайн исәпләнә. Отчет елында уңыш һәр гектардан 38 ц җыйнап алынды. Барлык җирләре 48 га.ны тәшкил итә. 2012 елда Галиуллин кредитка печән төргәкләү җайланмасы алды. "Нурмиев” хуҗалыгы 30 га. җирдән файдаланып, гектарыннан 15 ц. уңыш җыйнап алды. Хуҗалыкта 1 трактор исәпләнә. Отчет елында 1 Т-40 тракторы сатып алды. Пайчылары белән Нурмиев 1 пай җир өчен 2 рулон печән һәм 2ц. ашлык белән расчет ясады. Җир хужаларына басуларда чүп үләне үстермичә, чәчү әйләнешен дөрес файдаланып мул уңыш жыюларын, үзләренә тиешле отчетларын район статистика бүлегенә вакытында биреп барырлар, дип ышанасы килә. Жирлектәге шәхси хужалыкларда 5 авылга 534 баш мөгезле эре терлек бар (шунын эченнән 250 сыер малы), 274 баш сарык, 13кәҗә, 17 баш ат, 1756 кош-корт, 280 баш умарта бар. Жирлек буенча сыер малын 166 хуҗалыкта тоталар. Шулардан 101 хуҗалык 1 баш сыер, 50 җуҗалык – 2 баш сыер малы, 13 гайлә - 3 сыер малы һәм 2 гайлә 5 баш сыер тоталар. Алар Кече Шыңар авылыннан Рахматуллин Рүзәл белән Гайнанов Илдуслар хуҗалыгы. Биләмәдә барлыгы 167 автомашина, 17 трактор, һәм 1 комбайн исәпләнә. Шәхси хуҗалыклардан 2012 елда 652 мең 900 кг. сөт җыйналды. Җыйналган сөт өчен халыкка 6 млн 529 мең сум акча таратылды. Уртача исәпләгәндә 1л сөтнең бәясе 10 сумны тәшкил итә. Иң күп сөт бирүчеләр Файзуллин Мәксүд һәм Хаҗиев Канифләр булды. Шәхси хуҗалыкларның сыер малларына хөкүмәт тарафыннан узган ел 175 мең 440 сум акча алып кайтып тараттык. Безнең җирлектә йорт-җирне рәсмиләштерү эше дә уңышлы гына дәвам итә. Бүгенге көнгә барысы 342 йортның 322 техник документлар эшләнеп, дәүләт теркәве үткән, 20 йорт әлегә дәүләт теркәве үтми кала бирә, бу мәсьәләгә игътибарлы булып, быел эшне башларсыз дип ышанып калам. Күп балалы гайләләрне җир кишәрлекләре белән тэимин итү федераль законы нигезендә Олы Шыңар авыл җирлегендә 2012 елда урта мәктәп артында ике урам барлыкка китерелеп барлыгы 23 күп балалы гайләнең 21енә 10ар сутый җир биреледе. Шушы җир кишәрлекләрен үлчәп, кадастр паспортлары ясату өчен 50 000 мең сум күләмендә акча күчерелде. Торак шартларын яхшырту өчен сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарыннан 2012 елда 5 гариза теркәлеп, аларның мохтаҗлыклары танылды һәм Чулпыч авылында 1 йорт салынды, Оет авылыннан 1 ветеран Саба район үзәгеннән фатир, 1 ветеран Казан каласыннан фатир, 1 ветеран Саба район үзәгендә йорт салдырды. Шулай ук Олы Шыңар авылыннан "Маяк” комбинатындагы аварияне бетерүдә катнашкан 1 кешебезнең торак шартларын Саба район үзәгеннән йорт сатып алып яхшыртылды. Безнең биләмәдәге халыкка бер почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Ул ай саен халыкка пенсия, пособие, вакытлы матбугат, субсидияләр тарата. Газ, электр, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен акча жыйный. Вакытлы матбугатка язылу 653 данәдә башкарылды. Биләмәдә Олы Шыңар авылында 1 урта мәктәп бар, мәктәптә 2011-2012 нче уку елында барысы 143 укучы укып, аларга 26 педагог белем бирде. Узган уку елында 9 укучының 2се алтын алтын медаль белән тәмамлады. Укучыларның бүгенге көндә 5се югары уку йортында укуларын дәвам иттәләр, 2 укучы белемнәрен урта профессиональ уку йортларында дәвам иттеләр, 1се армия сафларында хезмәт итә һәм 1 се үзебезнең "Туган як” оешмасында хезмәт юлын башлап җибәрде. Бердәм дәүләт имтиханнарына килгәндә 2012 елда нәтиҗәләр алдагы уку елына караганда яхшырак булды. Мәсәлән: рус теленнән 12 балга, математикадан 9 балга, физикадан 11 балга, җәмгыяттән 16 балга артык баллар җыелды. Мәктәптә түгәрәкләр саны барысы 11, анда 175 бала шөгыльләнә. Төзекләндерүгә килгәндә уку елында гомуми бәясе 29 000 сумлык буялар алынып түшәмнәр буялды һәм 5000 сумлык туалетларга плиткалар алып ябыштырылды. Мәктәп яны тәҗрибә бакчасында 34 мең 627 сумлык продукция җитештерелде. Урта мәктәпнең еллык бюдҗеты 10 млн. 957 мең 757 сумны тәшкил итте. Шуның эченнән хезмәт хакы өчен – 5 млн. 956 мең 307 сум тотылды, электр энергиясе өчен 339 мең 848 сум, газ ягулыгы өчен – 304 мең 210 сум, җир налогы өчен 77 мең 203 сум, туклану өчен 455 мең 740 сум акча тотылды. Бер укучыны ел дәвамында укыту 76 мең 628 сумга төште. Оет башлангыч мәктәбендә 12 бала белем ала. Аларга 5 педагог белем бирә. Башлангыч мәктәпнең еллык бюдҗеты 1 млн. 008 мең 813 сумны тәшкил итте. Шуның эченнән хезмәт хакы өчен 612 мең 176 сум, туклану өчен 37 мең 912 сум, газ ягулыгына 27 мең 294 сум, электр энергиясенә 56 мең 349 сум акча тотылды. Үзләре җитештергән продуциянең суммасы 2 мең 799 сумны тәшкил итте. Оет башлангыч мәктәбендә 1 укучыны ел дәвамында укыту 84 мең 067 сумга бәяләнде. Олы Шыңар "Әллүки” бакчасында 36 бала тәрбияләнә. 8660 бала көне булып , уртача йөреш 33 көн булды. Аларга 13 хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Шулар эченнән 4 тәрбияче, 6 кече тәрбияче һәм 1 музыка тәрбиячесе. Балалар бакчасының еллык бюдҗеты 2 млн. 334 мең 692 сумны тәшкил итте. Шуның эченнән хезмәт хакы түләүгә 1 млн. 177 мең 160 сум, туклану өчен 585 мең 49 сум, электр энергиясенә 66 мең 191 сум, су тотылышына 6 мең 740 сум, газ ягулыгын компенсацияләү өчен 61 мең 397 сум акча тотылды. Үзләре көче белән җитештерелгән продукциянең бәясе 2 мең 508 сум. Ата аналардан ел дәвамында 300 мең 073 сум взнос җыйналды. Бер баланы ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияләү өчен 66 705 сум акча тотылды. Халыкка 2 авылда 2 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пунктлары унайлы, жылы биналарга урнашкан, халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Медпунктларда махсус белемле кадрлар эшли. Медицина хезмәткәрләре белемнәрен даими рәвештә яңартып торалар. Халыкка сату өчен кирәк булган медикаментлар аптекадан алып кайтыла. Оет мед.пунктында 2012 елда барлыгы 62 мең 355 сумлык дару, ә Шыңар ФАПында 396 мең сумлык халыкка дару сатылды. Оет фельдшер-акушерлык пунктына 2012 елда 2 мең 834 кеше мөрәҗагат итеп, 583 авыруның өенә барып хезмәт күрсәтелгән. Шыңар фельдшер-акушерлык пунктына 4 748 кеше мөрәҗагат итеп, 702 кешенең янына барып медицина хезмәте күрсәтелде. 1,5 яшькә кадәрле балаларга өстәмә туклану өчен бирелә торган сөт продуктларын без алып кайтып бирәбез. Биләмәдә халыкка мәдәният хезмәтен 1 авыл клубы, 1 мәдәният йорты һәм 2 китапханә күрсәтә. Мәдәният хезмәткәрләре белән ел дәвамында күп төрле мәдәни чаралар үткәрелеп торылды, һәр бәйрәм, һәр тантана аларның катнашыннан башка үтми. Һәрвакыт зона ярышларында катнашып киләләр. Отчет елында Шыңар мәдәният йортының котельнаясына 431 мең 664 сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Анда ишек, тәрәзә, газ котелы, су куу насослары, электр чыбыклары, алмаштырылып, бүлүче стеналар сүтелеп, буялды һәм агартылды. Ел дәвамында Шыңар клубында 224 мероприятия үткәрелеп 12 000 сум үзләре өстәмә табыш алдылар, бу акчага алар ноутбук сатып алдылар, шулай ук мәдәният йортына 3 мең 990 сумлык фотоаппарат сатып алынды. Оет авыл клубында ел дәвамында 197 төрле чаралар үткәрелде, 11 түгәрәк эшләп 60 кеше йөри. Клубның үзләре тапкан өстәмә табышы 1 400 сумны тәшкил итте. 2012 елда клубка 6 мең 880 сумлык музыка үзәге һәм 5 мең 190 сумлык фотоаппарат алынды. Шыңар китапханәсендә интернетка тоташтырылган 2 компьютер бар, 18 төрдә газета журнал килә, еллык китап бирелеш 13 782 китапны тәшкил итеп йөреш 7 956 булды. Түләүлә хезмәттән 720 сум керем керде. Оет китапханәсендә 0.5 штатта 1 китапханәче эшли. Китапханәнең 257 укучысы бар, ел буе 6 359 китап бирелде, 4518 кеше килде. Түләүле хезмәт 660 сумны тәшкил итте. Бу акча төрле чаралар үткәргәндә бүләкләр алу өчен файдаланылган. Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү буенча 2 шәхси кибет, 5 райпо кибете эшли. Хәзер безнең кибетләргә икмәк Саба һәм Шәмәрдән пекарняларыннан кайта. Кибетләрдә көндәлек куллану товарлары, халыкның соравы буенча даими рәвештә яңартылып тора. Кибет хуҗаларына әйтәсе килгән сүзем шул: кибетләрнең эчке һәм тышкы чисталыгы, матурлыгы сезнең кулда. Халыкны үзегезгә тартып тору өчен иренмичә, кулдан килгәннең барын да эшләргә кирәк. Спорт ярышларын үткәрүгә килгәндә бигрәктә авыл җирлегендә хоккей, көрәш, бастебол һәм мини футбол уеннары актив үтә. 2012 елда район һәм авыл җирлекләрендә үткәрелгән спорт чараларында катнашу өчен 80 000 сум акча тотылган. Моның эчендә транспорт чыгымы, спортчыларга бирелгән командировочный, район сабантуена менгән чабышкы һәм җигүле атларга бирелгән акчалар керә. Шулай ук отчет елында 50 000 сум күләмендә спорт инвентарь алынды. Мондый спорт чаралары уздыру яшь буынга һәм мәктәп балаларына сәламәт һәм нык булып үсәргә этәргеч ясый. Җирлектә һәр бәйрәмгә карата да кичәләр һәм концертлар оештырыла. "Нәүрүз”, Җиңү бәйрәме, Балаларны яклау көне, Сабантуй, Республика көне, Аналар көне, Өлкәннәр көне, Яңа ел бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә. 2012 елда пенсионерлар белән дә күп төрле ярышлар булды. Ярышларда катнашкан Олы Шыңар авылынна Ахметов Рафаэл абый, Зянов Рамазан абый, Кече Шыңардан Гарипова Сәрия апа, Тимергалиева Сәвия апа һәм Чулпычтан Мубаракова Фидания апаларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шулай гел актив булып яшәгез. Отчет елында шәхси хуҗалыкларда янгын очрагы теркәлмәде, 1 очрак "Туган як” хуҗалыгының әзерләнгән саламнары яну очрагы теркәлде. Биләмәдә Шыңар авылында ЗИЛ -131 базасында 1 янгын сүндерү машинасы һәм Оет авылында ГАЗ – 66 маркалы 1 янгын сүндерү машинасы бар. Алар икеседә төзек, ягулык һәм шофер белән тәимин ителгән, җылы гараҗда сакланалар. Алга таба төп борчыган мәсьәлә булып авыл эчендәге юллар кала. Безнең планнар 2013 елда Кече Шыңар авылында үзебезнең бюдҗеттан мөмкин булганча Ленин урамына вак таш түшәү тора. Хөрмәтле авылдашлар, алга таба барлык эшләнәсе эшләр, сезнең белән берлектә, уртак фикергә килеп эш алып барганда гына эшләрне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм һәм ышанып калам. Һәр барчагызның гаиләсенә иминлек, тынычлык, сәламәтлек телим. Еллар тыныч, имин булсын. Чыгышны тыңлап утыруыгыз өчен рәхмәт.
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (24.01.2013)
Просмотров: 909 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов