Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

2010 елда эшләгән эшләргә авыл җирлеге башлыгының отчеты.
                                Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм чакырылган иптәшләр!
    Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы, Олы Шыңар авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка авыл җирлеге Советының 2010 нчы елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим ителә. Узган отчет елы үзенчәлекле, һәм чиста авыл хуҗалыгы белән шөгелләнгән авыл җирлеге буларак сонгы еллардагы иң авыр еллардан саналды. Чөнки үтә салкын, карсыз башланган кыш нигезендә су трассалары туңды, шунлыктан авылларыбыздагы су линиеларында күпләп аварияләр барлыкка килде һәм әлбәттә су туңу сәбәпле июнь аена кадәр халыкны су белән тәэмин итү өлешчә чикләнелде. Шулай ук коры, кызу килгән җәйдә авыл халкы тормышына өстәмә мәшәкатләр тудырды. Печән, салам кебек терлек азыгы хәзерләү, икенче икмәгебез булган бәрәнге үстерү төп проблемага әверелде. Халыкны, көненә 23 сәгать буе эшләп торган су куу насослары тулы күәтенә эшләп торуга да карамастан, эчә торган су белән тәэмин итү кыенлашты, чөнки күп хуҗалыклар бертуктаусыз, күптөрле кисәтүләргә дә карамастан яшелчә бакчаларына, уңыш алу ниятеннән су агыздылыр. Инде башланып киткән кыш декабрь ае буе яуган кар бураннары белән безне һәм кар чистарту техникаларын яңадан сынарга тотынды. Көчле өзлексез булган бураннардан соң әлбәттә иң беренче төп урамнар, социаль оешмалар, ферма, парк, заправка кебек беренчел кирәкле объект тирәләре кардан чистартылды. Кардан чистарту өчен өстәмә җайланмалар көйләнелде, тракторлар икешәр сменага бүленеп эшләделәр. Кар белән көрәшкә безнең авыл җирлегендә барлыгы бүенге көнгә 4 техника хезмәт күрсәтә. Кыскасы аномаль һава торышы барлык эшләрне эшләргә саграк карарга, кайвакыт кырыс һәм кискен карарлар кабул итәргә этрде. Ә хәзер әйдәгез, 2010 елдагы эшчәнлегебезне анализлап китик. Олы Шынар авыл жирлеге Советы 2010 ел дәвамында үзенең эшен уставка таянып, алдан төзелгән план нигезендә алып барырга тырышты. Ел дәвамында 13 мәртәбә гражданнар жыены уткәрелде, аларда 8 мәсьәлә каралды. 2010 елда 16 мәртәбә жирле үзидарә Советы утырышы уткәрелде. Утырышларда 34 мәсьәлә тикшерелеп карарлар кабул ителде. Утырышларда кабул ителгән карарларнын үтәлеше тикшерелеп барылды, бюджет оешмаларының эшчәнлеге анализланды. 2010 елда жирлек Советына 20 кеше гариза белән, 778 кеше төрле белешмәләр сорап мөрәжәгать итте. 91 кешене жирлек Советы башлыгы кабул иттеп, халык сорауларын унай хәл итәргә тырыштык. Авыл җирлегенә сорау белән мөрәҗагат итүче 91 кешенең 40ы, ягни барлык кабул ителгән кешенең 44%ы эшсезлек буенча учетка басу һәм самозанятост буенча төрле белешмәләр, киңәшләр алырга килгән кешеләр, 20 % кеше торак шартларын яхшырту мәсәләләре буенча һәм 11% кеше су мәсәләсе буенча кабул ителгән. Безнең авыл җирлегендә барлыгы 1 139 кеше исәпләнә. Шулардан 420е пенсионер, ягъни бу барлык халыкның 37е % тәшкил итә. Авыл җирлеге буенча 560 эш яшендәге кеше исәпләнә. Шулардан : 86 кеше бюдҗет сферасында эшли, 2се армия сафларында хезмәт итә, 1 кеше эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта тора, 3 кеше җәмәгат эшләренә тартылып эшли 52се студент, 416 кеше төрле оешмаларда эшли. Җирлек Советы гражданнарның тормыш-көнкүреш өчен мөһим әхәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү буенча эш алып баруны үз алдына максат итеп куйды. Жирлек биләмәсендә яшәүче 1 139 кешегә бүгенгесе көндә Олы Шыңарда 1 мәдәният йорты, Оетта 1 авыл клубы, 2 китапханә, 2 фельдшерлык-акушерлык пункты, Олы Шыңарда бер урта хәм Оетта 1 башлангыч мәктәп, Шыңар балалар бакчасы, 1 почта бүлеге, 1 сберкасса, 5 райпо кибете һәм ике шәхси кибет хезмәт күрсәтә. 2010 ел, Шыңар җирлеге тарихына, Оет авылында мәчет ачылу белән кереп калачак. Нихаять безнең Оет авылында да иман йорты булган мәчет үз ишекләрен ачты. Мәчетне төзүдә үзләреннән өлеш керткән барлык кешеләргә, һәм зур материаль ярдәм күрсәткән ООО "Саба” җәмгыятенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Хәзерге вакытта безнең Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылларында барлыгы 4 мәчет эшләп килә. Түәүбәгә килергә, дин сабагына өйрәнергә теләгән барлык кешеләргә дә мөмкинлекләр тудырылган. Авыл җирлегендә иң күп эш урыны бирүче һәм җирле бюдҗетны тулыландыручы эре оешма булып "Туган як” җәмгыяте тора. Оешмада барлыгы 108 кеше хезмәт куя. Коры килгән җәй авыл хуҗалыгы оешмаларының уңыш күрсәткечләренә дә нык үзгәрешләр кертте. Узган ел Шыңарда һәр бер гектардан 8 центнер гына уңыш җыйнап ала алдылар. Алдагы елда бу күрсәткеч 28.9 центнерга тигез иде. Күргәнегезчә отчет елында уңыш 1 гектардан 3.5 тапкырга кимрәк җыйнап алынды. Бер баш терлеккә 18.6 (29.1) центнер азык берәмлеге нигезендә тупас һәм сусыл азык хәзерләнде. Узган ел, 2009 ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү 73 тоннага артты һәм барлыгы 1 мең 450 тоннаны тәшкил итте. Бер сыерга уртача 5 577 кг сөт савылды. 2009 елда Шыңарлылар 805 центнер ит җитештерделәр. Җәй коры килү сәбәпле авыл хуҗалыгы оешмаларына кышка азык хәзеләү дә нык кыенлашты. Шуны истә тотып "Туган як” җәмгыятенә кышка азык туплау ниятеннән авыл җирлегендәге барлык бюдҗет оешмалары белән 6 тонна 400 кг. яфрак азык әзерләүдә булыштык. Шулай ук урманнан яфрак әзерләүдә Саба районнының налог инспекциясе, Федерал казначылык бүлеге, район финанс-бюдҗет палатасы һәм территориаль казначылык депортаменты хезмәткәрләре дә ярдәмгә килделәр. Шулай итеп күмәк көч белән барлыгы 32 тонна 100 кг. яфрак азык әзерләнде. Шулай ук биләмәдә икенче эре авыл хуҗалыгы оешмасы булып ООО "Саба” оешмасының 1нче номерлы "Сатыш” филиалы, "Оет” бригадасы тора. Бригадада барлыгы 61 кеше хезмәт куя. Узган ел Оетлылар һәр бер гектардан 3,77 центнер уңыш алдылар. Чагыштыру өчен алдагы елда бу күрсәткеч 40,9 цетнерга тигез иде. Бер баш терлеккә 20,7 (36,4) центнер азык берәмлеге нигезендә тупас һәм сусыл азык хәзерләделәр. Үткән ел, 2009нчы ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү 14.5 тоннага артты һәм 863.8 тонна булды. Бер сыерга уртача 5 759 кг сөт савылды, бу – 2009 елга карата 97 килограммга артык дигән сүз. 2010 елда Оет авылы терлекчеләребез 89.5 тонна ит җитештерделәр. 2009 ел белән чагыштырганда бу 1.5 тоннага артыгырак дигән сүз. Олы Шыңар урта мәктәбендә бүгенгесе көндә 147 укучы белем ала. Шуларның 63е Олы Шынардан, 64ы Кече Шыңардан, 15е Оеттан, 4се Чулпычтан, 1 се Сабайдан, барлыгы 5 авылдан килеп белем алалар. Оет, Чулпыч, Сабай авылы укучыларын мәктәпкә автобус алып килү һәм өйләренә кайтарып кую оештырылган. Укучыларга 2, югары категорияле, 14 - беренче категорияле һәм 4 - икенче категорияле, барлыгы - 26 педагог белем бирә. Урта мәктәптә гомуми штат саны 39 ны тәшкил итә. Урта мәктәптә уку елы дәвамында укучыларны кайнар аш белән тәимин итү оештырылган. Бер укучыны тукландыру 8 сум 93 тиенгә төшә, шуның 4 сум 63 тиене бюдҗеттан, 1 сум 12 тиене үзләре җитештергән продукция исәбеннән, әти - әниләрдән җыйналганы 10 сум 11 тиенне тәшкил итте. Ел дәвамында туклану өчен 253 мең 356 сум акча тотылган. Бинаны җылыту өчен 1 кв. метрга 24.41 куб.метр газ тотылып, барлыгы 273 мең 325 сумлык газ ягылган. Бер елга, 99 мең 902 кв.т , ягъни 309 мең 579 сумлык электр энергиясе сарыф ителде, бу бер кв. метрга 34,55 кв.т, ягъни 107 сум 09 тиен туры килә дигән сүз. Күргәнегезчә алдагы отчет елы белән чагыштырганда Олы Шыңар урта мәктәбендә электр энергиясе тотылышы 74 кв.т дан 99 кв.т га арткан. Бу күп электр тотылышы электр пичләре белән балаларга ашарга пешерү арту белән аңлатыла. Шулай итеп бер укучыны Олы Шыңар урта мәктәбендә 1 уку елы укыту өчен бюдҗеттан 52 мең 413 сум акча тотыла. 2010 елда Шыңар урта мәктәбенең 11нче сыйныфын 17 укучы тәмамлап чыкты. Бердәм дәүләт имтиханнарын 17 укучы да канәгатләнерлек билгеләренә тапшырып атестат алдылар. Аларның 4се мәктәпне көмеш медалгә тәмамлады, 8е югары уку йортына, 5се махсус уку йортына укырга кереп укуларын дәвам иттеләр һәм икесе эшкә урнаштылар. Агымдагы елда укучыларның фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда актив катнашып призлы урыннары яулаулары сөендерә. Бигрәктә укучылар физкультура (укытучысы Мөхәммәтгалиев Илдус), Татар теле һәм әдәбияты (укытучылары Гарипова Нәсимә) фәннәре буенча югары күрсәткечләр күрсәтәләр. Укучыларга килгәндә 10нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Гөлназ, 11 сыйныф укучысы Билалова Сөмбел, 10нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтгалиев Инсафлар берничә фән олимпиадаларында катнашып призлы урыннар алдылар. Уку һәм олимпиада күрсәткечләренә анализ ясаганда, яхшы укучыларның шулай ук олимпиадаларда актив катнашкан укучыларның мәдәният йортында үткәрелгән чараларда, җәмәгат эшләрендә һәм спортта да актив катнашуларын ассызыклап үтәсе килә. Кыскасы бер булган баладан барда була, ул барысына да җитешә дип әйтәсе генә кала. Оет башлангыч мәктәбендә барлыгы 3 класста 16 укучы белем ала. Аларга 2.5 штатта ике, беренче категорияле, бер 2нче категорияле укытучы белем бирә һәм 1,25 штатта 2 техник хезмәткәр хезмәт күрсәтә. 2009/2010 уку елында өлгереш 100%, сыйфат 60 % тәшкил итте. Ел дәвамында укучыларга өстәмә туклану өчен мәктәп яны бакчасыннан 4 180 сумлык яшелчә җыйнап алынды. Барлыгы 2 мең 565 сумлык, 826 кв.т электр энергиясе, 37 210 сумлык 9 мең 637 куб.метр газ ягылды. Бер кв.метрга 97.34 куб.метр, ягъни 375 cум 86 тиенлек газ туры килә. Шулай итеп Оет башлангыч мәктәбендә бер укучыны ел дәвамында укыту хөкүмәткә 42 мең 924 сумга төшә. Узган ел бу сан 45 мең 583 сумны тәшкил иткән иде. Олы Шыңар "Әллүки” балалар бакчасында 40 бала тәрбияләнә. Алар белән югары педагогик белемле ике, махсус урта педагогик белемле 4 педагог шөгелләнә. 2010 елда балалар бакчасы буенча тотылыш 1млн. 636 мең 246 сумны тәшкил итте. Ел буена 8 мең 100 бала көне булды. Уртача йөреш кышкы айларда 32 баланы, җәйге айларда 22 баланы тәшкил итте. Яшелчә бакчасында барлыгы 4 мең 742 сумлык яшелчә, җиләк җимеш үстерелде. Туклану өчен барлыгы 2010 елда 393 мең 961 сум акча тотылды, шуның 375 мең 474 сумы бюдҗеттан. Шулай итеп бер баланы тукландыру 48 сум 64 тиенгә төште, аның 46 сум, 35 тиене бюдҗеттан тотылды. Балалар бакчасында бер баланы ел дәвамында тәрбияләү бюдҗетка 58 мең 984 сумга төште. Әлбәттә, балалар бакчасы бюдҗетка күпме генә сумма гына төшсә дә, аның ни дәрҗәдә кирәклеген аңлатып бетерү мөмкин түгел. Балалар бакчада коллективка ияләнә, бер берсе белән аралаша һәм әлбәттә иң кирәге әти - әниләр эштә булганда профессионал яктан хәзерләнгән, ышанычлы белгечләр белән калалар. Балалар бакчасын тәмамлап, бала мәктәпкә кергәндә инде 10 эчендә мисаллар чишәргә, дөрес итеп җырларга, биергә өйрәнгән, рус телен өлешчә үзләштереп инглиз теле белән танышкан була. Ә менә өйдә генә торган бала күп нәрсәдән мәхрүм кала. Әти - әнинең вакыты аз, әби – бабайларның мөмкинлекләре чикле булганлыктан балага игтибар аз бирелә. Шунлыктан бала тәрбия, укыту программасы тәләпләреннән, психологик һәм физик яктан артта кала. Билгеле әзерлексез мәктәпкә укырга барган балага, мәктәп тормышына кереп китү нык авырлаша. Шуны истә тотып 2010 елда Оет авылының 6 әти - әнисе берләшеп, үзләренең балаларын Шыңар балалар бакчасына йөртә башладылар. Медицина өлкәсенә килгәндә бүгенге көндә Олы Шыңар фельдшер – акушерлык пунктында 1 штатта югары категорияле акушерка һәм 0.5 штатта беренче категорияле медсестра хезмәт куя. Оет авылы фельдшер – акушерлык пунктында 1 штата 1 хезмәткәр эшли. Фельдшер – акушерлык пунктларында ел дәвамында 9 900 кеше кабул ителде һәм 1 мең 724 авыруның өенә барып ярдәм күрсәтелде. 2010 елда медпунктта врачлар катнашында җирлектәге 53 тыл Ветераннарына медицина күзәтуе үткәрелде. 35 кешедән анкоцитологиягә анализлар алынды, 54 кешенең күз басымнары тикшерелде һәм 147 укучы медосмотр үтте. Флюрография тикшеренүенә килгәндә, флюрография үтәргә тиеш булган кешенең 24е бүгенге көнгә тикшерү үтми кала бирә. Аларның күбесе студентлар икәнен искә алып, мин шушында катнашучы студентларның әти - әниләреннән яңадан бер кат балаларыгызның флюрография үтәргә кирәклеген искә төшерер идем. Авыл җирлегендәге халык иң күп интеккән һәм дәвалауга авыр бирешә торган чирләр рәтендә йөрәк – кан тамырлары авырулары тора. Безнең авыл җирлегендә бу авырулар белән барлыгы 69 кеше учетта тора. Икенче иң күп кеше җафалана торган чир булып шикәр авыруы тора, бу чир белән барлыгы 32 кеше азаплана. Аннан кала психик авырулар белән 15 кеше, яман шеш авыруы белән – 13 кеше, ашказаны җәрәхәте авыруы белән – 14 кеше авырй. Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү җаваплы һәм үзенчәлекле тармак. Халыкның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруда, балаларны һәм яшләрне эстетик яктан, рухи яктан тәрбияләүдә клуб-китапханәләрнең, түгәрәкләрнең, гомумән, үзешчән сәнгатьнең йогынтысы зур. Ел дәвамында безнең җирлектә барлык культура һәм спорт мероприятияләре дә тиешенчә дәрәҗәдә үткәрелеп барыла. 2010 ел Бөек Җиңүнең 65 еллыгы һәм районыбызның 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында үткәрелгән иҗат – отчет концертлары белән башланып китте. Мәдәният йорты коллективы "Солдат – артистлар” дип аталган театраль күренеш белән уңышлы чыгыш ясадылар. Январь, февраль, март, апрель айларында авыл җирлегенә кергән барлык оешмалар арасында иҗат – отчет концертлары булып узды. Бу концертларда барлыгы 6 оешма чыгыш ясап, 200ләп үзешчән катнашты, 850 тамашачы карады. Мәдәният йорты каршында күптәннән эшләп килүче "Наза” фольклор коллективында аерым билгеләп үтү урынлы булаыр дип саныйм,. "Наза” коллективы 2010 елда Арча районында үткәрелгән "Иске Казан түгәрәк уеннында” катнашып җиңү яулаганнан соң Екатеринбург шәһәренә чакыру алдылар. Екатеринбург шәһәрендәге чыгыштан соң, шушы ук коллектив Казан шәһәрендә үткәрелгән "Этномириада” халыкара традицион ачык сәнгать конкурсында катнашып 3нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Ә инде "Наза” коллективының зурлар төркеме 3нче августан алып 15нче августка кадәр Венгриянең Бугац шәһәрендә , төрки халыкның 3нче корылтаенда "Тәбә пешерү йоласы” белән уңышлы чыгыш ясаулары безнең өчен зур горурлык булды. Шулай ук август ае ахырында Мәскәү шәһәреннән "Мир” телевидениесы килеп Кече Шыңар авылы чишмәсе янында "Наза” коллективы һәм авыл халкы катнашында Сабан туена бирнә җыю, йомырка тәбәсе пешерү кебек йолаларны төшереп китте. Гомумән алганда, Шыңар мәдәният йортында барлыгы ел дәвамында 214, Оет авыл клубында 193 мероприятия үткәрелде. Балаларның яраткан шөгелләре буенча Кече Шыңар мәдәният йортында барлыгы 12 түгәрәк, Оет авыл клубында 11 түгәрәк эшләп килә һәм аларга барлыгы 230 бала йөри. Төрле түләүле мәдәни чаралар үткәреп, 2010 елда Оет авылы китапханәсе 660 сум, Шыңар авылы китапханәсе 960 сум, Оет авыл клубы 3 мең 200 сум һәм Шыңар мәдәният йорты 13 мең сум күләмендә үзләренең бюдҗеттан тыш счетларына өстәмә керем керттеләр. Комуналь хезмәт күрсәтүгә килгәндә ел дәвамында авыл халкыннан коры көн күреш калдыклары, махсус чүп җыйнау өчен җайланылган машина белән җыйналып торды һәм эчә торган су белән тәэмин ителде. Коры калдыклар җыйнау өчен күрсәтелгән хезмәт өчен без 2010 елга 11 мең 174 сум халыктан җыйналып бетмәгән әҗәт белән кергән идек. Ел дәвамында 300 мең 683 сумлык хезмәт күрсәтелде һәм 311 мең 847 сум акча җыйнап алынды. Шулай итеп безнең коры калдыклар җыю хезмәтенә әҗәтләр калмады. Ә инде су белән тәэмин итүгә килгәндә ел башына җыйналып бетмәгән 4 мең 419 сум әҗәт белән кергән идек. Ел дәвамында су тоткан өчен халыкка 553 мең 75 сумлык хезмәт күрсәтелгән һәм аның 495 мең 431 сумы җыйнап алынган. Су тоткан өчен әҗәтләре җыйналган иптәшләрдән мин үз чиратымда тиешле түләүләрегезне үз вакытында түләүегезне сорар идем. 
 2010 елда демографик вәзгыятьтә кызганычка каршы уңай үзгәрешләр күзәтелмәде. 2009 ел белән чагыштырганда, яңа туган балалар саны 6 га артып, 12 сабыйны тәшкил итсәдә кызганычка каршы үлүчеләр саны туучылар саныннан 9 га күбрәкне тәшкил итте. Шулай итеп үлүчеләр Олы Шыңар авыл җирлеге буенча отчет елында 21 кеше булды. Агымдагы елның 1 январена биләмәдәге 344 хуҗалыкта 1 134 кеше яши. Димәк 1 гайлә уртача 3 кешедән тора. Олы Шыңар авыл җирлегендәге 1139 кешенең 574е, ягъни 51% хатын кызлар, 565е, ягъни 49 % ир – атлар. Ел дәвамында бары 1 генә никах рәсмиләштерелде, шул ук вакытта 1 никах таркалды. Бәби табучы әниләрнең Шыңар авыл җирлеге буенча иң яшенә 20 яшь булса, иң картына 39 яшь һәм бәби табучыларның уртача яше 26 яшьне тәшкил итте. Шунысы сөенечле, авыл җирлеге буенча ел дәвамында үз-үзенә кул салучылар күзәтелмәде.
Олы Шыңар авыл җирлегенең 2010 елда бюдҗеты керем ягының планы 4 млн. 298 мең 930 сумны тәшкил иткән иде. Үтәлеш 4 млн. 430 мең 462 сумны тәшкил итте. Бюдҗетның чыгым ягының планы 4 млн. 930 мең 831 сум иде, үтәлеш 4 млн. 923 мең 477 сумны тәшкил итте. Бюдҗетның керем ягының 81 процентын субвенцияләр белән дотацияләр тәшкил итә һәм нибары 19 процентын гына җыйналган налоглар тәшкил итте.
 Миллек өчен җыйнала торган налог 61 110 сумны гына, ягъни үзебезнең барлык керемнең нибары 7,4 % гына тәшкил итә. Чөнки миллек налогын бары 417 хуҗалыкның 133е генә түли, бу барлык хуҗалыкның 32% гына тәшкил итә. Инде авыл җирлеге буенча тулырак анализ ясасак 417 йортның 310 техник паспорт ясаткан, калган 107 хуҗалык БТИ да техник паспорт ясатмаган., ә инде регистрация үткәннәрен алсак алар бары 189 гына, ягни 45 % . Шуны онытмасак иде , хөкүмәт тарафыннан комуналь түләүләргә күрсәтелә торган субсидия бары дәүләт теркәве үткән йортларга гына бирелә. Йортка регистрация үткәрсәк Сез үзегезгә тиешле акчаны ала алыр идегез. 2010 елда безнең авыл җирлегендә 2 млн.839 мең 583 сумлык төрле социаль пособияләр түләнгән, шулар эченнән комуналь түләүләргә 1 млн. 125 мең 904 сумлык субсидия түләнелгән. Күргәнегезчә барлык йортларны регистрация үткәреп безнең авыл җирлегенә, бу инде сезнең гайлә бюдҗетына дигән сүз, өстәмә субсидия акчасы кертергә мөмкинлек барлыгын күрсәтә. Ел буена шәхси хужалыклардан 608 мең 569 кг. сөт жыйналды, (2009 елда 451 мең 921 литр иде, бу 2009 елда 156 мең 648 литрга күбрәк), хәм авыл халкына өстәмә 5 млн. 781 мең 405 сум күләмендә акча керде (2009 елда бу сан 3млн. 163 мең 47 сум иде, ягъни 2009 елда 2млн. 618 мең 358 сумга күбрәк. Шулай ук авыл халкы 2010 елда 68.20 цетнер, ит тапшырды, бу тагын авыл халкына өстәмә 1 млн. 23 мең сум керем дигән сүз. (2009 елда 1 млн. 620 мең сумлык, 108 цетнер ит тапшырылган булган). Отчет елында, авыл җирлегендә барлыгы 242 сыер малы исәпләнде, ә 2009 елда 210 сыер малы исәпләнә иде, бер ел эчендә 32 сыер малы артты, бу сыер малы артуны мин сыер саны арту белән түгел, ә сыер малының баш санын хуҗалык кенәгәсенә дөрес итеп язу белән аңлатыр идем. Авыл халкы арасында элек – электән үк мал санын яшереп калу, аның санын азайтып учетка алдыру сакланып калган. Отчет елында, шәхси хуҗалыкларга ел кору килү сәбәпле малларга азык хәзерләү авырлашу сәбәпле ярдәм итеп хөкүмәт тарафыннан безнең авыл җирлегенә 1 млн. 28 мең 531 сумлык субсидия бирелде. Ягъни халыкка 1млн 28 мең 531 сумлык 205 тонналык икмәк таратылды. Нәк менә шушы субсидияне таратканда качырылып калган сыерлар килеп чыкты да инде. Шунлыктан яңадан өстәмә исемлекләр булдырып, яңадан мал санының учетын алып өстәмә исемлекләр булдырырга туры килде. Инде гыйнвар ае башы белән үк хуҗалык кенәгәсенә яңадан үзгәрешләр кертү өчен мал санын алу үткәрелде, һәм ни кызганыч, бирелгән данныйларны барлый башлагач хаманда шул бер үк кешеләрнең малларын яздырмаулары билгеле булды. Аларны барлап яңадан шылтыратып барлый башлагач –" Без малны субсидиягә акча яки икмәк бирсәгез генә яздырабыз” - дигән җавап ишеттек. Халыкның яшәү рәвешен яңа транспорт чаралары алуда ачык раслый. Бер ел эчендә Олы Шыңар авыл җирлегендә 25 штук җиңел автомобиль сатып алынган. Бүген авыл җирлегендә барлыгы 132 берәмлек җиңел автомашина, 8 йөк машинасы һәм 4 трактор исәптә тора. Телефонлаштыруга килгәндә биләмәдә 5 таксафон халыкка хезмәт куя, барысы 191 телефон абоненты исәпләнә, бу 2 хуҗалыкка 1 телефон туры килә дигән сүз. Аракы куллануга килгәндә, ел дәвамында авыл кибетләреннән барлыгы 3 млн. 486 мең 900 сумлык, 29 мең 57 литр аракы продукциясе реализацияләнгән. Бу авыл җирлегендәге бер кеше башына 3 мең 60 сум, ягъни уртача 25 литр аракы туры килә дигән сүз. Ә инде аракыны куллану буенча авыллап анализ ясасак аракыны иң аз кулланучы авыл исемен Оет белән Чулпыч авылына биреп була. Алар бер җан башына бары 20 литр аракы гына кулланалар. Лидерлыкны, ягни иң күп аракы эчүче авыл исемен Олы Шыңарлылар били. Олы Шыңар авыл халкына, Түлешкә авылының 3 һәр даим аракы кулланучы кешесен дә кертеп санасак, алар 1 кеше башына 32 литр аракы чүмерергә сәләтлеләр. Кече Шыңар авыл халкы да спиртлы эчемлек куллануда артта калышмыйлар, алар бер кешегә 23 литр аракы эчеп бетерә ала алалар. Аракы куллануның нәтиҗәләре әлбәттә озак көттерми, ул башка бик күп җирләрдән килеп чыга. Мәсәлән 2010 елда җәмәгат урыннарында исерек килеш 36 кеше тоткарланып аларга карата административ беркетмәләр төзелгән, шулай ук руль артына 9 исерек адәм актыгы утырып йөрергә батырчылык иткәннәр. Билгеле алар машина йортү хокукларыннан колак кактылар. Ә табигатне пычыратучылар бөтенләй башка сыймый, мәсәлән: без быел Шыңарның авыл башыннан авыл җирлегенең чигенә кадәр булган дамба кырыйларын чүп – чардан 3 тапкыр җыештырдык. Анда барлыгы 84 пиво шешәсе һәм 324 аракы шешәсе җыйнап алынды. Бу безнең Сабага яисә Казанга исән сау барып кайтуны җуучы машина йөртүчеләрнең безгә калдырган бүләгәге. Ә инде җомга, шимбә көннәреннән соң, бәйрәмнәрдән соң клубның тирә юненнән җыйнап барган аракы, пиво шешәләреннең исәбе бөтенләй юк. Чөнки аны санап бетерергә бөтенләй мөмкин түгел. Атна саен якынча 2 капчык кыйбатлы аракы һәм пиво шешәсе җыйнап алына. Менә шуннан яшләрнең ни дәрәҗәдә акчалы һәм әти - әниләренең кич чыгып киткән үз балаларын контролдә тотулары күренеп тора. Ел дәвамында эшсез калган 14 кеше 58 800 күләмендә акча алып үзләренең кече бизнесларын, ягъни үзләренең хуҗалыкларында кече фермалар оештырып үз – үзләренә шөгел таптылар. Шулай ук 2010 елга авыл җирлеге Советы 5 кешегә җәмәгать эшләрендә эшләү өчен халыкны эш белән тэимин итү үзәгенә заявкалар бирде. Бу инде үз чиратында 5 кешегә вакытлыча эш урыны, хезмәт хакы һәм авыл җирлеге Советының иң авыр мәсәләләренең берсе булган, төрле җәмәгать эшләрен эшләтү өчен уңай чишелеш дигән сүз. Авылларыбызны төзекләндерүгә килгәндә, ел давамында авыл урамнарын грейдер белән тигезләп торган өчен Саба МППсына барлыгы 35мең 40 сум акча күчерелде. Кыш айларында авыл урамнарын кардан чистарттрып торган «Туган як» җәмгыятенә 6 мең 888 сум 21 тиен акча кучерелде. Хәзерге вакытта Олы Шыңар авыл җирлегендәге 5 авылда , 6 зират исәпләнә. Аларның 2010 елда җирләре үлчәнеп, кадастр паспортлары булдырылды һәм алтысының да җирләре дәүләт теркәве үтте. Җир үлчәгән хезмәт өчен бюдҗеттан 5 мең 451 сум акча тотылды. Төзекләндерүгә килгәндә, Оет авылында урнашкан күпер бик нык тузган иде. Отчет елында шушы күпергә тимер трубалар белән саклагыч ( перила) куелды, күпер кырыенда үскән агачлар киселелде. Бу эш өчен барлыгы 17 мең 577 сум акча тотылды. Олы Шыңар авылының күпере язгы ташу вакытында җимерелгән иде. Шушы күперне капиталь төзекләндерү өчен Милиорация оешмасына барлыгы Олы Шыңар авылының башкарма комитеты бюдҗетыннан 451 мең 790 сум акча күчерелде. Кече Шыңар авылы чишмәсенең йорты буялды, койма тотылды, тирә юне җыештырылып тәртипкә китерелде, Чулпыч авылының зират йорты буялды. Шулай ук отчет елында 208 мең 142 сумлык эш башкарылып Оет авылының клуб түбәсе алмаштырылды. 2010 елда барлыгы 20 эт атылды. Бу эш бюдҗетка яңадан 2000 сумга төште..... Авыл жирлегенә кергән 5 авылның 4 сендә урам утлары ел дәвамында яндырыла. 2010 елда урам уты яндырылган өчен 60 мең 797 кв.т. электр энергиясе тотылды хәм 186 мең 852 сум күләмендә акча түләнде, бу бер светильника (112шт. – 1 668сум; 542 кВт. туры килә. Утларны яндырып сүндерүче фоторелеләрне, таймерларларны, лампаларны ел дәвамында электросервис оешмасы көйләп, сафтан чыкканнарын алмаштырып тордылар хәм аларга бу хезмәтләре өчен 2010 елда барлыгы 48 мең 115 сум (электротовар – 14 553 сум, тех.хезмәт өчен – 33 мең 561 сум 76 тиен) акча түләнде. Шулай итеп безнең авыл җирлегендәге бер штук баганадагы светильникны тоту 2010 елда 2 мең 260 сумга төште. Тулырак информация №11 слайд буенча. Бүгенге көндә биләмәдә ике янгын сүндерү машинасы исәптә тора. Алар техник яктан төзек, ел дәвамында җылы гараҗ, янгын сүндерү әсбаплары ( рукава, янгын сүндерүченең махсус киеме, пожарный колонка) белән ягулык һәм шофёр белән тәимин ителгән. Ел дәвамында авыл җирлеге буенча 1, Кече Шыңар авылында Закировалар хуҗалыгында янгын чыгу очрагы теркәлде. Бары янгын сүндерүчеләрнең үз вакытында килеп җитүләре зур бәләдән коткарып калды. Әммә җәй коры килү сәбәпле, коры үлән, чүп сүндерергә янгын сүндерү машиналары 5 тапкыр выездга чыктылар. Алар: Чулпыч белән Оет арасындагы тау итәге, Шыңар авылына кергәндәге болынлык, Кече Шыңарның авыл башындагы коры елга, Олы Шыңар авыл башындагы коры елга һәм Олы Шыңар авылының Түлешкә авылы ягындагы көтүлек болыннындагы янгыннарны сүндерү итү өчен чыктылар. Өлкәннәребез белән дә тыгыз элемтә дә торабыз. Авыл җирлеге буенча барлыгы социаль караучы билгеләнгән 10 өлкән кеше, һәм аларга социаль хезмәт күрсәтүче 10 хезмәткәр бар. Биләмәдә барлыгы 420 пенсия алучы исәпләнә. Алар эченнән 345се картлык буенча, 40ы инвалидлык буенча, 7се караучысыз калганлыктан, 32се социаль пенсия алучы булып исәптә торалар. 2010 елда, Шыңар авыл җирлегендә уртача пенсиянең суммасы, 5 мең 854 сумны (5 435 сум 89 тиенне )тәшкил итте. Ел дәвамында, Олы Шыңар авыл җирлеге буенча 29 млн. 508 мең 796 сум күләмендә пенсия түләнелгән. Бу бер айга 2 млн. 459 мең 66 сум дигән сүз. Районның ярдәм фонды аша 2010 елда барлыгы 8 кешегә 21 мең 300 сум күләмендә акчалата ярдәм бүленеп бирелде. Шулай ук 7 пенсионерга район пенсия бүлеге аша 52 мең 275 сумлык 2 газ плитәсе һәм 5 газ котелы бүленеп бирелде. Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә 17 кеше сәләмәтлеген ныгыта алды. Аларның 3се балалар. Лесхоз картлар йортында Оет авылыннан 1 кешебез тәрбияләнә, аңарга инвалидлар көне унаеннан Оет КФХ житәкчелеге ярдәме белән кучтәнәч пакет тапшырылды. "Бөек җиңү” көне уңаеннан "Барс медио” компаниясе ярдәме белән 2 сугыш ветеранына 1 500 сумлык пакетлар һәм 6 500шар сумлык акчалата конвертлар бирелде. Хөкүмәтебезнең, мохтаҗ булган, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту турындагы Федераль программасы да безнең авыл җирлеген читләтеп үтмәде. Тиз арада Ветераннар барланып, аларның йорт, җир документлары эшләнелде һәм мохтаҗлыклары танылган сугыш Ветераннарына йортлар эшләнә башлады. Кыска гына ара эчендә Олы Шыңар авылында 4 йорт, Кече Шыңарда 3 йорт, Оет авылында шулай ук 3 йорт сафка басты һәм Түлешкә авылыннан 2, Олы Шыңар авылыннан 1 ветераныбыз Саба район үзәгендә төзелгән күп катлы йорттан фатирлы булдылар. Оет авылыннан һәм Олы Шыңар авылыннан берәр ветераныбыз Казан каласыннан фатир алырга теләкләре барлыгын белдерделәр, шулай ук Оет авылыннан яңадан 3 ветеранның бүгенге көндә кирәкле документлары җыеп тапшырылды. Барлыгы безнең авыл җирлегендә 2010 елда 10 Ветеран йорты төзелде һәм бу программадан 15 кеше файдаланды. Авылларда жәмәгать иминлеген тәэмин итү безнең төп бурычларның берсе булып тора. Шул максаттан узган отчет елының 14нче сентябрь көнендә милиция хезмәткәрләре катнашында Олы Шыңар авыл җирлегенең барлык оешмаларының җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә уздырылды. Анда укучыларның кич чыгуларын чикләү, кибетләрдә кичке сәгәттә аракы сатуларны контролгә алу, клубларда үтә торган чараларны мәктәп коллективлары белән берлектә оештыру кебек мәсәләләр каралды. Ләкин күпме генә профилактик чаралар үткәрергә тырышсак та, киңәшмәләр үткәрсәктә, шулай ук участковый белән һәрдаим спиртлы эчемлекләр кулланучыларны өйләренә барып барлап торырга тырышсак та 2010 елда җинаятләр саны бермә бер артты. Кылынган барлык хокук бозуларны мин бер кат анализлагач, күпчелек тәртип бозуларны безнең авыл җирлегенә кунакка килүчеләр башкарганын ачыкладым. Мәсәлән 11 җинаятнең 6сын читтән кунакка кайтучылар кылган. Алар мөгәен кунак булсаң тыйнак бул дигән әйтемне оныткан булса кирәкләр. Ә инде шул җинаятчеләрне, хулиганнарны кунак итеп кабул иткән хуҗаларга, мин үзегезгә килгән кунакның тәртибен контролгә алырга кушар идем. Чөнки ул килеп чыккан күңелсезлекләр сезгә дә, безгә дә күңелле түгел. Ә кунагыгызны тыя алмасагыз, Сезгә кунакка кайтуны бөтенләй тыегыз. Мәсәлән: кунаклар белән килеп чыккан күңелсезлекләргә Олы Шыңар авылы кунагының сотовый телефон, машина урлавын, Теләчедән Олы Шыңарга кунакка кайткан ир белән хатынның урам уртасында сугышуларын, Сатыш авылы кешесенең Оет авылында – Оет кешесен үтерәм дип янавын, Олы Шынарга кунакка кайткан Саба егетенең Шыңар мәдәният йорты тәрәзәләрен ватуын кертеп булыр иде. Шулай ук соңгы елларда безнең авыл җирлегендә сарык малын урлау киң колач алды. Исегездә булса 2009 елда корбан бәйрәме алдыннан, 2010 елда сабантуй алдыннан югалган сарыклар, миңа калса бәйрәм алларыннан хуҗа кешеләргә үзләренең малларының саклыгын икеләтә арттырырга тиешләр икәненә ишәрәли. Төрле хокук бозуларның артуына без нинди генә сәбәпләр китерсәктә, бу әлбәттә безнең өстән җаваплылыкны төшерми. Шуның өчен безгә барлык социаль оешмалар белән, авылыбызның имам хатиплары белән берлектә әле эшлисе дә эшлисе. Хөрмәтле авылдашлар һәм утырышта катнашучылар! Докладтан күренгәнчә, Олы Шыңар авыл җирлеге Советының һәм башкарма комитетның, 2010 елда башкарган эшләре аз түгел, ләкин хәл ителмәгән мәсьәләләр, проблемалар да җитәрлек. Чыгышымның ахырында 2011 елга куелган бурычларны үтәү, ягъни агымдагы елның уңайсызлыкларын мөмкин кадәр тормышка ашыру, җирлегебезнең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен бердәм көчебезне куярбыз дип Сезне ышандырып каласы килә. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (02.02.2011)
Просмотров: 828 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов