Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Авылда тантана

                                               Авылда тантана

Аз гомер түгел ул чирек гасыр. Ә шул вакыт эчендә авыл шартларында үзешчән коллетивны яшәтә, мәшәкатьтэн һич арынмас халыкны иҗатка тарта алу тагын да мактанырлык эш.

  ...Ул вакыттагы Кече Шыңар авылы клубы мөдире Альберт Вафинның Казанда махсус курста укып кайтып, безне туплап, биюгә өйрәткән мизгелләр  дә хәтердә әле. Бию хирыслыгын күпләргә күчерә алды ул. Хирыслык дигәне үземдә дә көчле иде: башка хезмәткә күчкән һәм гаилә корып, әти кеше булгач та озак еллар ташламады бию коллективын. Шыңарлыларның төрле смотрлар барышында, республика телевидениесе чыгышларында аның белән очрашып трдык. Бүген иң куанычлысы – шундый энтузиастларның (А,Вафин, Г.Галәвин, Н. Нигъмәтҗанов һ.б) башлаган эшнең сүнеп калмавы. Район үзешчән сәнгатендә бию – шыңарлыларның, кем әйтмешли, “визит карточкасы” булып калды. 1970 елда район мәдәният йортына 16 кеше составында сокланырлык биюләр күрсәтелде. Бүген инде пенсиядәге укытучы Х. Бәширов, биш бала атасы Р. Әхмәтов, Л. Гәрәева, Р. Кыямова, З. Зарипов, Ф. Вафин, З. Кадыйров, М. Садриев һәм башкалар бар иде бу составта. Аннан соң да инде күп төрле иҗат смотрлары, фестивальләр уза торды. Шыңар үзешчәннәре аларда һәрвакыт җиңүчеләр булдылар.

   Авыл яшьләренең шулай биюгә тартылып яшәве үсеп килүче буынга да йогынты ясамый калмады, әлбәттә. Мәктәп укучылары өлкән сыйныфларда үзләре дә алар янәшәсенә баса килделәр. Ә менә Әлфия Билалова урта мәктәпне тәмамлагач, профессиясен дә бию белән бәйләргә теләп, Алабуга мәдәният училиәесына укырга керде. Әлфиянең белгечлек алып кайтуына 10 елдан артык гомер узып китте инде.  

Шул чорда күпме яшьләр иҗади рухлану белән яшәмәгән дә, сәхнәгә күтәрелеп авылдашларын матур-матур биюләр белән шатландырмаган.

-         Г. Вафина, И. Билалов, Зөбәрҗәт һәм Фирдия Рәхмәтуллиналар, Р. Зарипова, Р.Шакирова, А. Газизовлар составында беренче тапкыр сәхнәгә чыгарган биюләр минем өчен аеруча кадерле, ди - Ә. Билалова иҗат биографиясе башланган чорны хәтеренә төшереп.- Дөрес, аннан соңгылары иҗат газапларсыз гына тамашачы хөкеменә чыгарылмаган. Әйтик, узган ел азагында гына район үзешчәннәренең Казандагы иҗат отчет концерты программасындагы биюләр һәр үзешчәннең сәнгатькә булган мәхәббәте, тырышлыгы белән сәхнәгә күтәрелделәр.

Әлеге уңышлы чыгышлар белән рухланулы бию коллективы шушы көннәрдә үзенең 25 еллык юбилеен бөтен авыл халкы катнашында, олы тантаналык белән билгеләп үтте. 350 урынлы тамаша залында басып торучылар да күп иде бу көнне. Хәер, залдагыларны тамашачы дәрәҗәсендә генә бәяләү һич тә урынлы түгел. Аларның күпчелеге кайчандыр шушы коллективның иҗат көче булып саналган ич.

  Кичә барышында дәртле биюләрне җыр, тальян моңы алмаштырды, узган хатирәләр яңарды, тәбрик сүзләре әйтелде. “Оет” колхозы рәисе урынбасары И. Һадиев, Олы Шыңар авыл Советы рәисе Г. Гарипов, урта мәктәп директоры И. Мөхәммәтгалиев чыгышларында яңа иҗат уңышларына рухландыручы теләкләр яңгырады, колхоз идарәләре исеменнән шактый суммада акчалата бүләкләр тапшырылды. Авылның Шәйхелислам Хаҗиев, Рәшит Гайнанов, Хөсәен Хәсәнов кебек тальянчылары башкарган халкыбыз моңнары тантанага бик табигый үрелә. Бию коллективында катнашучыларның күпчелеге җырга осталар. Илһам Билалов, Рәлиф Шакров, Рәис Яхин, Фәридә Тимергалиева һәм башкаларның чыгышлары ошбу кичә барышында да тамашачылар күңеленә хуш килде.

 Коллетив ветераннары Хаҗи ага Бәширов, Альберт Вафинның очынып-очынып биюләрен зал алкышлап тәбрикләде. Зөлхия Фәттәхова да моннан ун ел элек башкарган биюләрен төгәл хәтерли икән. Менә аларны коллективның бүгенге көндәге йөзен билгеләүче яшьләр группасы алмаштыра. Г. Зарипова, Р. Фәттәхова, Ф. Тимергалиева, К. Сөләйманова, Р. Шәрипова, И. Сәхипова кебек биюгә гашыйк кызларга инде берничә группа алмаш әзерләнгән.  Мәдәният йорты хезмәткәрләре моңа “ачкычны” бакча яшеннән үк табып бик дөрес эшлиләр. Әнә шул нәниләр башкаруындагы биюләрне карагач, коллективның киләчәге тагын да өметлерәк булуына ышаныч ныгый. Тантанага махсус килгән район администрациясенең мәдәният бүлеге мөдире Газинур Мөбәрәков әлеге хисләрне уртаклашып болай диде:

-         Без Шыңар мәдәният йорты бию коллективының иҗат уңышлары белән чын мәгънәсендә куанып яшибез, бүген исә аның алдагы көнен дә күзаллый алдык. Шуңа да киләчәк юбилей тантаналарына ныклы өметтә калырга мөмкин.

Газинур Зиннурович аннары бию коллетивына район администрациясенең Мактау грамотасын, истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Район мәдәният йорты методисты Рәйсә Имамиева чыгышын да тамашачылар җылы каршыладылар.

 Үзешчән коллективның юбилей тантанасы тәмамланганда инде төн уртасы авышуга карамастан, тамашачы залы бушаганы сизелмәде. Күрәсең, шыңарлыларда республика күләмендә танылган биючеләрне үз итү, гомуми куанычлары итеп күрү тойгысы бик көчле.

                                                                              (Н. Нигъмәтҗанов.1993нче ел.)

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (10.07.2009) | Автор: Glavapocelenya
Просмотров: 515 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов