Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Чәчәкләр дөньясына сәяхәт

                                                                 Чәчәкләр дөньясына сәяхәт.

Безнең әйләнә-тирәбез ул үзе бер сихри, серле дөнья. Ул иксез-чиксез гүзәллек дөньясы. Шул гүзәллекнең серләрен балаларга да күрсәтү, өйрәтү максатыннан без, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчесе, “Чәчәкләр дөньясына сәяхәт” дигән темага “Могҗизалар кыры” үткәрдек. Кичәбез кызыклы сораулар, җыр, биюләр белән үрелеп барды. Чыннан да, һәрбер җәй тарихи вакыйгадай ачык, кызыклы һәм кабатланмас булып күңел битләренә язылып калырга тиеш бит ул. Җәй!!! Ул үзенең чәчәкләре, җиләк-җимешләре, кызыклы вакыйгалары, ә иң мөһиме озы-ы-ын каникулы белән кадерле. Чәчәкләр... “Алар бит изге Җир-ананың сөекле кызлары, уллары”,- дигән бит Муса Җәлил.

                         Болында күп матур чәчәкләр,

                         Барысы да татлы хуш ислеләр,

                          Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,

                          Нәкъ сезнең үзегез кебекләр.

Кичәбез барышында укучыларның табигатьне яратулары, чәчәкләр дөньясы белән таныш булулары һәм аларны үзләренең дә үстерүләре ачык күренде. Алар чәчәкләр турында бик күп җырлар, шигырьләр дә беләләр икән.

                              Мин кычкырам:

-         Саумы, җәй, - дип.                                 Җиләкләр пешеп өлгергән,

Җәйнең авызы ерылган,                         Бал җыя алма, чия.

Аллы-гөлле чәчәкләргә                           Чәчәкләр табигать бизәге,

 Җәй мөһере сугылган.                             Бар хәят аны сөя!

Балалар, табигатьне, андагы гүзәллекне саклагыз! Агачлар, чәчәкләр үстерегез! “Матурлык дөньяны коткарыр” – шуны онытмагыз!Кичәбез шул сүзләр тәмамланды,һәм кичәбезнең җиңүчесе – чәчәкләр патшасы билгеләнде.

                                                  (“Могҗизалар кыры” 9июнь көнне Мәдәният йортында үткәрелде.)

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (06.07.2009)
Просмотров: 705 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов